Кхаджрана Ганеша Гыйбадәтханәсе

Кхаджрана Ганеша Гыйбадәтханәсе Индорда Ходай Ганешага багышланган дини сәфәр үзәге. Холкар династиясе хөкем сөрүе вакытында төзелгән.

Гыйбадәтханә
Кхаджрана Гыйбадәтханәсе
Кайсы дини агымга карый Ганапатья культы
Кхаджрана Гыйбадәтханәснең Бинасы.

Тарихы үзгәртү

Бу гыйбадәтханә 1735 елда Рани Ахилья Баи Холкар тарафыннан төзелгән булган. Тугърылар гыйбадәтханә тирәли йөриләр һәм эшләре уңышлы тәмамлансын өчен Ходай Ганешага дога кылыр өчен җеп бәйлиләр. Пот буада 1735 елда табылган булган һәм буадан чыгарылган булган һәм 1735 елда Маратха Империясенең Холкар династиясенең Ахильябаи Холкар тарафыннан гыйбадәтханә нигезләнгән булган. Гыйбадәтханәнең борынгы сынын төшендә биредәге Пандит Мангал Бхатт күргән дип әйтелә. Бу төштән соң патшабикә Ахилья Баи Холкар потны казып чыгарган һәм куйган. Пот алынган урында буа бар, ул нәкъ гыйбадәтханә каршында. Монда дога кылганнан соң барлык теләкләр чынга аша дигән ышаныч бар. Күпсанлы тугърылар Чәршәмбе һәм Якшәмбе көннәрендә җыелып ихтирамнарын күрсәтәләр һәм дога укыйлар.

Гыйбадәтханәнең адресы: (Khajrana Ganesh Mandir Office Khajrana Rd, Khajrana Indore, Madhya Pradesh 452016) [1]

Үсеше үзгәртү

Кечкенә алачыктан гаять зур корылмага кадәр, гыйбадәтханә еллар буена бик үсеш алган.[2] Гыйбадәтханә Һиндстаннан тыш шулай ук мәшһүр. Гыйбадәтханәгә регуляр рәвештә акча, алтын, бриллиантлар һәм башка асыл бизәкләрне иганә итеп бүләк итәләр.[3] Гарбхагриханың капкасы, тышкы һәм өске стеналары көмештән ясалган һәм анда төрле бәйрәмнәр сурәтләнгән. Ходайның күзләре бриллиантлардан ясалган, аларны Индорның бер эшмәкәре бүләк иткән.[4]

Искәрмәләр үзгәртү