Төп менюны ачу

Кафир Кот ((Урду телендә - کافرکوٹ); Пушту телендә: کافر کوټ; шулай ук Кафиркот дип языла) Мианвали һәм Кундиан шәһәрләре янында Хайбер Патунхвада, Дера Исмаил Хан Районында урнашкан Һинд дине гыйбадәтханәләренең борынгы хәрабәләре. Кафир Кот 5 гыйбадәтханә хәрабәләреннән һәм урынны саклаучы зур форт хәрабәләренннән тора. Кафир Котны еш "Төньяк Кафир Кот" дип атыйлар, "Көньяк Кафир Кот", көньякка 35 километрда, Билот шәһәре янында урнашкан.
1915 елның Мианвалиның район Gazetteer-ы буенча Кафиркот хәрабәләре (һәм якындагы Мари хәрабәләре) "Зур әһәмиятле һәм борынгылык Һинд дине цивилизациясе күрсәткече".[1] Аның координаталары :32°30'0N 71°19'60E[2]

Гыйбадәтханә
Кафир Кот
Kafir Kot , کافرکوٹ
Кафир Кот Гыйбадәтханәсе
Кафир Кот Гыйбадәтханәсе
Төбәк / район Дэра Исмаил Хан районы, Хайбер Пахтунва
Нигезләнгән VII гасыр

ТасвирламасыҮзгәртү

Хәрабәләр районның төньяк-көнбатышта ике форттан тора, алар Хасор Сыртының аскы киртләченә беркетелгән районының төньяк-көнбатышында һәм анда Чашма дамбасы янында Инд елгасын күреп була. Берсе Кундадан берничә миляда урнашкан икенчесе Билот янында.[1]

Мианвалиның район Gazetteer-ы буенча:

Бу фортлар бик борынгы һәм кызыклы. Аларның төп хасиятләре булып тышкы яклаучы стена тора, ул таш тупас блоклардан тора, кайберәүләре бик зур һәм берникадәр дәрәҗәдә кисеп бизәлгән кечкенә Һинд дине гыйбадәтханәләренә охшаган биналар төркемнәре. Алар кызыклы итеп поралы соры таштан төзелгән, бу таш якындагы калкулыкларда ул юк, ул әйтелгәнчә Хушалгархтан бөтен юлы елга буйлап алып киленгән булган. Фортлар өлкәсе әһәмиятле өлкә булып тора һәм аларда шактый зур гарнизон тотылган булырга мөмкин. Аларга бәйле бердәнбер риваятьләрдә аларда соңгы Һинду раджалар Тил һәм Бил яшәгән дип әйтелә; әмма хөкемдарларның барлык эзләре хәзер югалган.

УрнашуыҮзгәртү

Билот Форты Билот Шәриф шәһәрчегенә якын урнашкан икенче форт һәм Пакистанда Дера Исмаил Ханнан 55 км да урнашкан. Ул борынгы Һинду Форты булган, аның эчендә мәшһүр гыйбадәтханә булган. Форт вакыт узу белән җимерелгән булган, әмма гыйбадәтханә һаман тора.

Музей тупланмаларыҮзгәртү

Урыннан потлар һәм архитектура компонентлары Пакистан һәм бөтен дөнья буйлап таралган. Пакьстаннан тыш Кафир Коттан иң зур тупланмаларның берсе Британия Музеенда.[3]

Форт Билотның һәм торучы гыйбадәтханәнең сурәтләре
Һинд дине гыйбадәтханәләрнең манзарасы  
Гыйбадәтханәнең якыннан күренеше  
Гыйбадәтханәдә берникадәр реставрация эше үткәрелгән булган  
Гыйбадәтханәнең стеналары поралы таштан  
Стеналарда һәм түшәмнәрдә нәзек эш  
Гыйбадәтханәнең өстендә баскычлар ачык өскә юнәлтә  
Гыйбадәтханәнең өске катыннан манзара  
Сакланган гыйбадәтханә бүлмәләрнең берсе  

ИскәрмәләрҮзгәртү

Тышкы сылтамаларҮзгәртү