Ашви́ннар (санскр. अश्विन) (ашвин- «ат иясе, атны тыючы, җайдак», икелек санында ашвинау) яки Ашвини Кумарлар — "Ригведа"да илаһи игезәк-җайдаклар, Сурьяның Вивасвата формасындагы болытлар Алиһәсе Саранья уллары. Алар таң атуны һәм Кояш баюның символлары булган Ведик Ходайлар. Алар таң ату алдыннан алтын арбада пәйда булалар һәм кешеләргә байлык китерәләр, бәлалардан һәм авырулардан арындыра. Алар - Ходайларның табиблары һәм Аюрведа медицинасы яклаучылары. Аларны "Ригведа"да Насатья дип атыйлар (икелек санында "насатйау" "юмартлар, файдалылар"), соңрак Насатья дип игезәкләрнең берсен атадылар, икенчесен Дасра дип атадылар ("якты бүләк"). Популяр этимологиядән чыгып, Насатья исеме "на+асатйа "ялганчы түгел" = "чын". «Махабхарата»да Панду патшасының хатыны Мадри үз улларын Ашвиннарга багышлый һәм Накула һәм Сахадева дигән игезәкләрне тудыра, алар соңрак Кунти уллары белән беррәттән Пандавлар буларак мәгълүм булдылар.

Ашвиннар "Ригведа"да 376 мәртәбә искә алына[1].

Жорж Дюмезиль Ашвиннар һәм Грек Диоскурлары һәм Скандинавия Фрейр һәм Ньёрд игезәкләре арасында параллель үткәрә, аларны өченче иҗтимагый функция - муллык һәм иминлек чагылышы дип саный. Бу барлык илаһи игезәкләрнең мифологик образлары, Дюмезиль фикеренчә гомуми Һинд-Европа вакытыннан ук килә.

Шулай ук карагыз үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Аларга 57 гимн багышланган: 1.3, 1.22, 1.34, 1.46-47, 1.112, 1.116-120, 1.157-158, 1.180-184, 2.20, 3.58, 4.43-45, 5.73-78, 6.62-63, 7.67-74 8.5, 8.8-10, 8.22, 8.26, 8.35, 8.57, 8.73, 8.85-87 10.24, 10.39-41, 10.143.