Эйреда Һинд дине
Төньяк Ирландиядә Һинд дине турында мәгълүмат өчен Төньяк Ирландиядә Һинд дине мәкаләсен карагыз.
Ирландиядә (Ирланд телендә үзатамасы буенча: Эйреда) Һинд дине процент нисбәте буенча иң тиз үсүче диннәрнең берсе. Шуңа да карамастан илдә теркәлгән гыйбадәтханәләрнең саны күп түгел.
Демография
үзгәртүЕл | Сан | Артыш |
---|---|---|
1991 | 953 | - |
2002 | 3099 | +225,2% |
2006 | 6082 | +96,3% |
2011 | 10688 | +75,7% |
2016 | 14300 | +33,8% |
2016 ел Ирландия Халык Санын алу Ирландиядә 14300 яшәүче Һинд дине тарафдарын язган, бу халыкның 0,30%-ы. 2011 елда Ирландия Халык Санын Алуы Ирландиядә 10688 яшәүче Һинд дине тарафдарын игълан иткән, бу халыкның 0,23%-ы. Бу 2002 елда Ирландиядә Һинд дине тарафдарларының саннарыннан өч мәртәбә күбрәк булган (шул вакытта 3099 Һинд дине тарафдары язылган булган) һәм 1991 елда Һинд дине тарафдарларыннан 11 мәртәбә күбрәктән артык.[1][2][3]
2011 ел халык санын алу буенча, Һинд дине тарафдарларының саны Методистлардан (6842, 5318-гә азрак) күбрәк булган.[4] Һинд дине шулай ук Буддизмны (8703, 2187-гә артык) узып киткән, бу аны Ирландиядә зурлык буенча 8-енче дин иткән (динен күрсәтмәгәннәр һәм динсезләрдән башка).[5]
2016 ел халык санын алу буенча, Һинд дине 34%-ка артып 14 000 кеше санын узып киткән, бу Исламнан да тизрәк булган (шул ук период эчендә 29%-ка үсеш).[6] Һинд дине хәзер халыкның 0,3%-ын тәшкил итә, ул 25 ел эчендә ун мәртәбә үскән (1991 ел халык санын алуыннан бирле 2016 ел халык санын алуга кадәр). Һинд дине хәзер 7-енче иң зур дин, Иллечеләрдән алда.[3]
Һинд дине гыйбадәтханәләре
үзгәртүБиредә Ирландиядә мәшһүр Һинд дине гыйбадәтханәләре исемлеге китерелгән.
Донегал
үзгәртүДонегал Графлыгында гыйбадәтханәләр:
- Hindu Temple and Indian Community Centre, Letterkenny, Co. Donegal[7]
Дублин
үзгәртүДублинда гыйбадәтханәләр:
- Hare Krishna Cultural Centre (ISKCON), Dublin 1.[8]
- Vinayaka Temple, Kingswood, Dublin 24.[9]
- Sarva Sampradaya Hindu Temple Ireland (HCCI), Lucan, South Dublin.[10]
Меатх
үзгәртүМеатх Графлыгында гыйбадәтханәләр:
- B.A.P.S. Swaminarayan Sanstha, Enfield, County Meath.[11]
Шулай ук карагыз
үзгәртүИскәрмәләр
үзгәртү- ↑ Patsy McGarry (2012-03-30). Ireland remains overwhelmingly Catholic. Irishtimes.com. 2015-06-02 тикшерелгән.
- ↑ https://www.researchgate.net/publication/249058598_Changing_religions_in_the_Republic_of_Ireland_19912002
- ↑ 3,0 3,1 http://www.cso.ie/en/media/csoie/releasespublications/documents/population/2017/Chapter_8_Religion.pdf
- ↑ Census 2011 – Religion in Ireland | FaithinIreland. Faithinireland.wordpress.com. 2015-06-02 тикшерелгән.
- ↑ An Phriomh-Oifig Staidrimh : Central Statistics Office : The Is Ireland : Highlights from cEnhsus 2011, Part 1 (PDF). Cso.ie. 2015-06-02 тикшерелгән.
- ↑ http://www.ibtimes.co.in/ireland-census-hinduism-outpaces-islam-become-one-fastest-growing-populations-722290
- ↑ INDIAN COMMUNITY CENTRE - Letterkenny, Co. Donegal. әлеге чыганактан 28 February 2012 архивланды. 30 August 2017 тикшерелгән.
- ↑ History - Krishna Ireland Dublin Temple (en). әлеге чыганактан 2017-11-23 архивланды. 30 August 2017 тикшерелгән.
- ↑ Ireland Ananda Sidhi Vinayaka Temple. 30 August 2017 тикшерелгән.
- ↑ Essence of Hinduism | Hindu. Hindu.ie. 2015-06-02 тикшерелгән.
- ↑ BAPS Shri Swaminarayan Mandir. әлеге чыганактан 2013-06-11 архивланды.