Париджата сүзе (Санскрит телендә: पारिजात), – Һинд мәрҗән агачына карый, төнлә чәчәк атучы мәрҗән жасмины, яки хуш ис. Әмма Parijāta дип язылып һәм әйтелеп (Санскрит телендә: परिजात) ул килеп чыккан, алынган яки тулаем үсеш алган дигәнне аңлата.[1]Һинд динендә күк "Париджата агачы" галәм агачы булып тора, аның хуҗасы Индрани һәм ул күк һәм җир арасында үстерелә, бу агач "Кальпаврикша" буларак мәгълүм ул теләнгән барлык әйберләрне дә бирә дигән ышаныч бар.[2] Бу агачны Мандара агач белән тәңгәлләштерәләр. Бхагавата Пурана, Вишну Пурана һәм Махабхаратадан белеп булганча, Самудра мантханның катлаулы процессы дәверендә Галәм океанының беренчел сулары "Париджата агачы"н өч кыйммәтнең берсе буларак биргән, бу агач Меру Тавы өстендә җәннәт бакчасында чәчәк аткан һәм Һинд мәрҗән агачы белән тәңглләштерелгән булган, аны Индра җир өслегенә шытып чыкканчы һәм хуш ис таратканчы үзенеке дип игълан иткән.[3][4]Кришна "Париджата чәчәге"н Индраның җәннәтеннән урлаган дип ышаныла, хатыны Сатьябхаманың үтенече буенча Кришна "париджата агачы"н Индраның "Нандана-вана"сыннан төпләгән һәм аны Дваркага алып килгән.[5]Һинд дине астрологиясендә "Париджата" сүзе Планетар Диспозиторга нигезләнгән Раджа йогага карый. Бу Париджата йога планетар комбинациясе билгенең Ходаеның Лагна (Менүче) Ходае алып торса һәм Лагна Ходаеның диспозиторы аның урынын алып торганы икесе дә, яки бу ике Ходай шуларның урыннарын алып торган Навамса ходайлары "лагна-кедра"ның "кендра" яки "трикона"сында күтәрелү билгеләрендә булганда була. Парашара раслаганча, Париджата йога белән алкышланган шәхес сугышлар белән кызыксына торган, көчле ихтиярлы, максатчан, куркусыз, уңышлы, йомшак йөрәкле, гафу итүче һәм юмарт, Дхарма һәм Кармага ышанучы, милекнең горур иясе һәм тормышның уртасы һәм ахырында патша тормышын алып бара торган була.[6][7] Париджата йога ул Парвата йога һәм Кахала йоганың комбинациясе. Гаутама Будда бу Йога белән алкышланган булган.

Кришна һәм Сатьябхама Индраның Париджата агачын урлыйлар.

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Sanskrit-English Dictionary. Spokensanskrit de.. http://spokensanskrit.de/index.php?tinput=pArijAta&direction=SE&link=yes&choice=yes. 
  2. Encyclopedia of Ancient Deities. Routledge. p. 373. https://books.google.com/books?id=sEIngqiKOugC&pg=PA373&dq=parijata&hl=en&sa=X&ei=hqf-VNK-PIyeugTil4GwDw&redir_esc=y#v=onepage&q=parijata&f=false. 
  3. Anita Nair. Why the Parijata Tree came Down to Earth. Penguin. https://books.google.com/books?id=XUQnAgAAQBAJ&pg=PT13&dq=parijata&hl=en&sa=X&ei=JKb-VI37OI6GuASI5YHICQ&redir_esc=y#v=onepage&q=parijata&f=false. 
  4. the Handbook of Tibetan Buddhist Symbols. Serindia publications. p. 193. https://books.google.com/books?id=-3804Ud9-4IC&pg=PA193&dq=parijata&hl=en&sa=X&ei=JKb-VI37OI6GuASI5YHICQ&redir_esc=y#v=onepage&q=parijata&f=false. 
  5. Michael Charles Baltutis. The Festival of Indra. Proquest. pp. 61, 78, 79, 82. https://books.google.com/books?id=SoEIwRq67iEC&pg=PA85&dq=parijata&hl=en&sa=X&ei=yKb-VIKMCcKSuAT0woKwBw&redir_esc=y#v=onepage&q=parijata&f=false. (үле сылтама)
  6. Bṛhat Parāśara Horāśāstra 2002 Ed.. Manoj Pocket Books. p. 190. "Sloka 41&42" 
  7. B.V.Raman. Three Hundred Important Combinations. Motilal Banarsidass. p. 70. https://books.google.com/books?id=RAifaE52xPwC&printsec=frontcover&dq=Parijata+Yoga&hl=en&sa=X&ei=hbntUofTEuyM7Aa3i4CgCQ&ved=0CDQQ6AEwAQ#v=onepage&q=Parijata%20Yoga&f=false.