Два́р(а)ка (гөҗ. દ્વારકા, һинди द्वारका, ингл. Dwarka, Dvarka, Dwaraka, Dvaraka) — Һиндстанның Гөҗәрат штатындагы Джамнагар даирәсендәге шәһәр һәм муниципаль оешма. Гарәп диңгезе яр буенда Катхиавар ярымутравының көнбатышында урнашкан. Санскрит телендәге әдәбиятта башка атамасы да китерелә - "Дваравати". Дварака Һиндстанның иң борынгы шәһәрләренең берсе һәм Һинд диненең җиде изге шәһәрләрнең берсе булып тора. Монда Кришна Ходаеның иң танылган гыйбадәтханәләрнең берсе Дваракадиша гыйбадәтханәсе урнашкан. Махабхарата һәм Пураналар буенча Дварака борынгы Дварака патшалыгының башкаласы булган. Кришнаның китүеннән соң Дварака диңгез төбенә төшкән дип сөйләнә.
2001 ел бөтен Һиндстан ел язмасы буенча Дварка халык саны 33614 кеше булган, шуларның ирләре 53% булган, хатын-кызлар - 47% булган. Өлкән кешеләрнең язу сәләте 64% булган, бу урта Һиндстан дәрәҗәсеннән (59,5%) югарырак. Ирләр арасында язу сәләте 72% булган, хатын-кызлар арасында - 55%. Халыкның 13%-ы 6 яшькә кадәрге балалар булган.

Дварка
Карта
Ил Һиндстан
Координатлар 22°14'25"тн, 68°58'7"кнч
Телефон коды 2892

Сылтамалар үзгәртү

 

Бу мәкалә тулысынча яки өлешчә төп нөсхәсе Рус Википедиясендәге «Дварка» мәкаләсе нигезендә ясалды.
Авторлар исемлеген төп мәкаләнең үзгәртүләр тарихы битеннән карый аласыз.