Каларипаятту (Калариппаятт дип әйтелә) ул стиль буларак көньяк Һиндстанда (Төньяк Малабар), Кералада килеп чыккан сугыш сәнгате.[1] Калари сүзе беренче мәртәбә Тамил Сангам әдәбиятында очрый (якынча безнең эрага кадәр 300 елдан безнең эрадан соң 300 елга кадәр)[2] бу сугышу кырын да, көрәшү аренасын аңлата торган төшенчә. "Калари татт" сүзе хәрби батырлыкны аңлата, шул ук вакытта "калари кожай" сүзе сугышта куркакны аңлаткан.[2] Сангам эрасының һәрбер сугышчысы регуляр хәрби өйрәтелү узган. Бу дөньяда һаман да булган иң борынгы сакланып калган хәрби системаларның берсе.[3] Ул башта Кераланың төньяк һәм үзәк өлешләрендә һәм Тамил Надуның көньяк өлешләрендә практикаланган.

Стильләр

үзгәртү

Каларипаяттуның өч варианты бар, алар һөҗүм итү һәм саклану үрнәкләре буенча аерылып тора.

Калариның өч мәктәбе бар.

Алар: 1) Араппа кайи 2) Пилла Танги 3) Ватта тирипп

Тарихы

үзгәртү

Көньяк Һиндстанда иң элек хәрби сәнгатьләр турында шәһадәтнамәсе якынча безнең эрага 3-енче гасырдан безнең эраның 2-нче гасырга кадәр булган Сангам әдәбиятында очрый. Аканануру һәм "Пуранануру" Сангам эрасында сөңгеләр, кылычлар, калканнар, җәяләр һәм силамбамнарны куллануны тасвирлый. "Калари" сүзе "Пурам"да (225, 237, 245, 356 шигырьләрдә) һәм "Акам"да (34, 231, 293 шигырьләрдә) очрый, анда ул сугыш кырын да, бәрелеш аренасын да тасвирлый. "Калари татт" сүзе хәрби батырлыкны, ә "калари кожай" сүзе сугышта куркакны аңлаткан.[2] Сангам эрасында һәр сугышчы хәрби өйрәтелү узган.[4] Алар максатка ату, филдә һәм атта йөрүне өйрәнгәннәр. Алар периодның бер яки күбрәк коралларында махсуслашканнар, шуларга сөңге ("вел"), кылыч ("вал"), калкан ("кедахам"), җәя һәм ук ("вил амбу"). Сангам чорының сугышу техникалары каларипаяттуның беренче алдан килүчеләре булган. .[5] Санскрит әдәбиятында "Силаппадиккарам"га сылтамалар 2-енче гасырга карый. Бу силамбам персоналына караган, чит илләрдән килгәннәр аларга бик мохтаҗ булганнар.[6][7]

Патанджалиның Йога Сутраларыннан элементлар һәм шулай ук "ната" биюләреннән бармак хәрәкәтләр сугыш сәнгатьләренә кертелгән булган.[8] Көньяк Азия сугыш стильләрнең берничәсе йогага, биюгә һәм сәнгатькә бәйле. Каларипаяттуда кайбер биюгә охшатып ясалган спарингларны бию дип әйтергә була.[9] Һәм каларипаяттуны белгән катакали биючеләре башкалардан остарак дип саналган. Кераланың Көньяк өлешеннән Велакали сәнгатендә Махабхарата эпосыннан борынгы бәрелеш сәхнәләрен сурәтләү өчен Каларипаятту элементларын комбинацияли. Соңгы унъеллыкларга кадәр, чхау биюе сугыш сәнгате белгечләре тарафыннан гына биелгән. Кайбер традицион Һиндстан бию мәктәпләре программасына һаман сугыш сәнгатьләре керә.

Каларипаятту үзенең хәзерге формасына 6-нчы гасырга кадәр үскән, ул вакытта Чера династияләре һәм Чола династияләре арасында сугышлар периоды булган.[8][9] Каларипаяттуга сугулар, тибүләр, көрәш, алдан куелган формалар, сугыш коралары белән эшләү һәм дәвалау методлары керә.[9] Төбәк юрамалары Кералада географик торышы буенча классификацияләнә; боларга Төньяк Малабардан Төньяк стиль керә, эчке Кераладан Үзәк стиль һәм Тхирувитанкурдан көньяк стиль. Төньяк каларипаятту элегант һәм сыгылучан хәрәкәтләргә, бәрү сызыгыннан китүләргә, сикерүләргә һәм кораллар белән шөгыльләнүләргә нигезләнгән, шул ук вакытта көньяк "Ади Мурай" стиле беренче чиратта буш кул белән сугышуга һәм нокталарга басуга нигезләнгән. Ике системада да эчке һәм тышкы концепцияләр кулланыла. Төньяк Каларипаяттуда кайбер сыгылучанлык ысуллары Керела бию формаларында кулланыла[9] һәм сугыш сәнгатен яхшы белгән Катакали биючеләр башка башкаручылардан остарак дип санала. Кайбер традицион Һинд дине мәктәпләрендә каларипаятту һаман күнегүләргә керә.

Ведик хәким Агастья Көньяк каларипаяттуның, силамбамның һәм Варма калаиның (төрле авырулар өчен нокталарны кулланып дәвалану системасы)[9]

Яңарыш

үзгәртү

Каларипаяттуга җәмәгать кызыксынуының яңарышы 1920-енче елларда Талассерида башланган, бу Көньяк Һиндстанда традицион сәнгатьләрнең янә ачылуының дулкыны өлеше булган. Һәм 1970-енче елларда дәвам иткән, бу дөньякүләм сугыш сәнгатьләренә кызыксыну артуның өлеше булган.[10]Калып:Page needed Ул төрле фильмнарда бар, мәсәлән, Thacholi Othenan (1964), Aromalunni(1972), Ondanondu Kaladalli (Kannada) (1978), Oru Vadakkan Veeragatha (1989), Asoka (2001), The Myth (2005), The Last Legion (2007), Manasara (2010), Urumi (2011), Commando (2013), Bajirao Mastani (2015), Baaghi (2016), Veeram (2016). Башка каларипаятту турында фильмнар да бар.

Техникасы

үзгәртү
 
Жасмин Симхалан адымнарны һәм торышларны башкара

Каларипаятту техникасы ул адымнар (Чувату) һәм торышлар (Вадиву) комбинациясе. Чувату турыдан-туры мәгънәдә "адымнар"ны аңлата, болар сугыш сәнгатендә нигез адымнар. Вадиву турыдан-туры мәгънәдә "торышлар" дигәнне аңлата, болар Каларипаятту өйрәтүенең нигез хасиятләре. Хайваннар буенча аталып алар гадәттә сан буенча сигез була. Торышларны исемнәре генә аерылып тормый, аларны куллану һәм аңлату турында төрле осталар төрле фикердә. Бу техникалар стильгә карап аерылып тора.[9]

 
Kalaripayattu performance 3
 
Kalaripayattu performance 2
 
Kalaripayattu performance 1
 

Мармашастрам һәм массаж

үзгәртү

Оста сугышчылар каршы чыккан кешене дөрес "мармам"ларга (тормыш өчен әһәмиятле нокталарга) басып хәлдән чыгарырга яки үтерергә мөмкин дип раслана. Боларны иң өмет күрсәтүче һәм дәрәҗәле шәхесләр укыта, дөрес булмаган куллану булмас өчен. Мармашастрам мармам белемен ассызыклый һәм шулай ук марма дәвалау өчен кулланыла ("мармачикитса"). Бу марма дәвалавы системасы Агастья хәким һәм аның өйрәнчекләренә карый, ул "сиддха вайдхьям" дип атала. Мармамнарның иң беренче искә алуы "Риг Веда"да очрый, монда Индра Вритраны "марман"га ваджра белән һөҗүм итеп җиңгән.[11] Марманнар турында мәгълүматлар шулай ук "Атхарва Веда" да очрый.[5][12] Сушрута (як. б.э.к. 6-нчы гасыр) Сушрута Самһитасында кеше тәненең 107 виталь ноктасын идентификацияләгән һәм билгеләгән.[13] Бу 107 ноктаның 64-е тиешенчә йодрык яки таяк белән сукканда леталь дип төркемләнә.[8] Сушутраның эше Аюрведа медицина дисциплинасының нигезен формалаштырган, ул төрле Һиндстан сугыш сәнгате белән беррәттән укытыла.[8]

Кеше тәне турында өйрәнү нәтиҗәсендә Һиндстан сугыш осталары традицион медицина һәм массаж өлкәсендә белгечләр булып киткән. Каларипаятту осталары практика вакытында яраланган мышцаларны дәвалау өчен һәм физик сыгылучанлыкны арттырыр өчен медицина майлары белән (ужичил) массажы ясыйлар. Мондый массажлар гадәттә "тирумал" дип атала һәм сыгылучанлыкны арттыру өчен бирелгән уникаль массаж "катча тирумал" дип атала. Каларипаяттуда Аюрведадан алынмалар күп.

Шулай ук карагыз

үзгәртү

Искәрмәләр

үзгәртү
  • Kalarippayattu training "[1]", Master of Asian Martial Arts

Шулай ук укырга мөмкин

үзгәртү

Тышкы сылтамалар

үзгәртү

Искәрмәләр

үзгәртү
  1. Super User. Kalaripayattu History. kalaripayattubangalore.com. әлеге чыганактан 2018-01-05 архивланды. 2018-03-11 тикшерелгән.
  2. 2,0 2,1 2,2 Suresh, P. R. (2005). h tp://www.kalaripayattu.org/Sangam polity. Bombay: Asian Publishing House.
  3. Internet Archive Wayback Machine. discoverychannel.co.uk.
  4. Subramanian, N. (1966). Sangam polity. Bombay: Asian Publishing House.
  5. 5,0 5,1 Zarrilli, Phillip B. A South Indian Martial art and the Yoga and Ayurvedic Paradigms. University of Exeter.
  6. Raj, J. David Manuel (1977). The Origin and the Historical Development of Silambam Fencing: An Ancient Self-Defence Sport of India. Oregon: College of Health, Physical Education and Recreation, Univ. of Oregon. pp. 44, 50, & 83. 
  7. Sports Authority of India (1987). Indigenous Games and Martial Arts of India. New Delhi: Sports Authority of India. pp. 91 & 94. 
  8. 8,0 8,1 8,2 8,3 J. R. Svinth (2002). A Chronological History of the Martial Arts and Combative Sports. Electronic Journals of Martial Arts and Sciences.
  9. 9,0 9,1 9,2 9,3 9,4 9,5 Zarrilli, Phillip B. (1998). When the Body Becomes All Eyes: Paradigms, Discourses and Practices of Power in Kalarippayattu, a South Indian Martial Art. Oxford: Oxford University Press. ISBN 978-0-19563-940-7. 
  10. Zarrilli 1992
  11. Mariana Fedorova (1990). Die Marmantheorie in der klassischen indischen Medizin.
  12. Subhash Ranade (1993). Natural Healing Through Ayurveda (p. 161). Passage Press. Utah USA.
  13. G. D. Singhal, L. V. Guru (1973). Anatomical and Obstetrical Considerations in Ancient Indian Surgery Based on Sarira-Sthana of Susruta Samhita.