Бхагавад-гита Музее

Бхагавад-гита Музее, рәсми рәвештә Бхагавад-гитаның диорама музее,[1] шулай ук Беренче Америка Трансценденталь Күргәзмәсе буларак мәгълүм, ул Көнбатыш Лос Анджелеста, Калифорниядә урнашкан мультимедиа сәнгать музее. Ул 1977 елда нигезләнгән һәм Бхагавад-гитаның фәлсәфәсен сурәтли һәм аның хуҗалары Халыкара Кришна Аңы Җәмгыяте (ИСККОН).

Тарихы үзгәртү

 
"Тереклек иясенең ышанычлы булмаган халәте" диорамасы

Бхагавад-гита Музее 1930-ынчы еллар уртасында Бхактисиддханта Сарасвати ясаган диорама күргәзмәсе белән илһамландырылган, анда Кришна аңына багышланган уннарча диорамалар бар. 1973 елда Сарасватиның өйрәнчеге Халыкара Кришна Аңы Җәмгыяте нигезләүчесе Бхактиведанта Свами Прабхупада Нью-Йорк гыйбадәтханәсеннән Майяпур, Һиндстанга өйрәнчекләр төркемен җибәргән, алар диорама курчак ясауны өйрәнсен өчен.[2] Унбиш ай өйрәнгәннән соң төркем кайткан һәм Лос Анджелес урынында курчакларны ясау башланган, музей соңыннан 1977 елда ачылган.[2] Музей Көнбатыш Лос Анджелеста урнашкан, Кулвер Шәһәре белән чик янында, анда күпсанлы Кришнаитлар халкы яши.[3]

Үз вакыты өчен музей бик яхшы җиһазланган булган: күргәзмәне синхронизацияләү өчен компьютер ясалган булган, күргәзмәдә яктырту, 16-трек тавыш системасы, күп фильм проекторлары һәм слайд проекторлары һәм махсус визуаль эффектлар.[2] Яңа сәнәгать дәрәҗәсе проекторлары һәм яңа яктырту эффектлары 1984 елда урнаштырылган булган.[4] Шулай да, бу чыгымлы булган һәм эксплуатация проблемалары булган.[4][5] 1999 елдан башлап музей яңартылган булган һәм 2001 елда яңа каты җисем электроникасы күрсәтү идарәсе белән янә ачылган.[5] Соңрак яңартулар 2010 елларда булган һәм музей янә 2016 елда ачылган.[4]

Күргзмәләр үзгәртү

 
"Үзгәрүче Тәннәр" диорамасы

Күргәзмә унбер диорамадан тора. Чын зурлыктагы диярлек курчаклар традицион Һиндстан курчак ясау материалларыннан ясалган, мәсәлән, бамбук, дөге саламы, төрле балчыклар, һәм дөге кабыгы, традицион төзү, ахырына җиткерү һәм кием кию техникалары кулланган.[2][6] Шундый диорамалар бар:[7]

  • "Кереш — Бхактиведанта Свами Прабхупада һәм Бхагавад-гита"
  • "Сәхнәне урнаштыру"
  • "Тәннәрне алмаштыру"
  • "Тереклек иясенең тотрыксыз халәте"
  • "Тормыш юлын сайлау"
  • "Хәкимнәрнең тигез карашы"
  • "Кришнаның Трансценденталь Манифестацияләре"
  • "Ходайның Универсаль Формалары"
  • "Туу һәм Үлемнәр Океаны"
  • "Ходай Чайтаньяның Санкиртан Фестивале"
  • "Голока — Рухи Патшалык"

Башка хезмәтләр үзгәртү

Музей вегетариан ашамлыклары тәкъдим иткән ресторан янында урнашкан һәм бүләкләр кибете бар.[3][5]

Кабул итүе үзгәртү

1977 елда, ачылган елда, музейга массакүләм мәгълүмат чаралары игътибарын җәлеп иткән, бигрәк тә Эдди Адамсның Санта Моника Таулары фонында Топанга Каньонында "Тәннәрне Алмаштыру" күргәзмәсенең фотографиясе өчен.[8] Сурәт йөзләрдән артык газетларда булган һәм Associated Press-ның 1977 ел китабында булган. Ул Милли Матбугат Фотографлары Ассоциациясе һәм "Популяр фотография" тарафыннан 1978 Америка Фотограф Сурәтчеләрнең Халыкара Фотография Күргәзмәсе өчен.[9]

Музей LA Weekly тарафыннан 2011 елда "Лос-Анжелесның иң яхшы сәнгатьләр һәм күңел ачу урыннары" арасында булган.[6] and in 2012 as one of "10 Oddball L.A. Museums Worth Seeing".[10] 2013 елда CBS Los Angeles Фломберг аны "мавыктыргыч һәм белем бирүче" дип һәм "һәм бу күп дәрәҗәдә дөрес аңланмаган дин турында өйрәнү өчен әһәмиятле ысул" дип әйткән.[3] Atlas Obscura Obscura Day 2015 елда музейны керткән.[11] 2017 елда CBS Los Angeles музейны "Лос Анджелеста очрашу өчен иң яхшы Музейлар"га керткән һәм "Кришнаитлар дөньясына экзотик адым" дип атаган.[12]

Искәрмәләр үзгәртү

Тышкы сылтамалар үзгәртү

  1. Diorama-museum of Bhagavad-gita Home Page. ISKCON. 9 February 2018 тикшерелгән.
  2. 2,0 2,1 2,2 2,3 (July 1, 1977) «F.A.T.E. – the First American Theistic Exibition – Back To Godhead». Back to Godhead 12 (7): 16–23. Проверено 8 February 2018.
  3. 3,0 3,1 3,2 The Bhagavad-Gita Museum: Tour This Fascinating And Educational Museum (ингл.), CBS Los Angeles (8 July 2013). 8 февраль 2018 тикшерелде. 2018 елның 11 март көнендә архивланган. архив күчермәсе, archived from the original on 2018-03-11, retrieved 2018-03-24 
  4. 4,0 4,1 4,2 History of the Museum. ISKCON (12 May 2017). әлеге чыганактан 2018-02-04 архивланды. 8 February 2018 тикшерелгән.
  5. 5,0 5,1 5,2 Hare Rama, Diorama, Los Angeles Times (8 July 2001). 8 февраль 2018 тикшерелде.
  6. 6,0 6,1 Best Donation-Only Path to Enlightenment: Bhagavad-gita Museum | Best of L.A. 2011: Your Key to the City, LA Weekly (October 7–11, 2011). 8 февраль 2018 тикшерелде.
  7. Dioramas. ISKCON (13 May 2017). 8 February 2018 тикшерелгән.
  8. Muster, Nori J. (1996). Betrayal of the spirit: my life behind the headlines of the Hare Krishna movement. Urbana: University of Illinois Press. p. 21. ISBN 9780252065668. https://books.google.co.il/books?id=Dw3-xD05wnoC&pg=PA21. 
  9. Jayapataka Swami gets Indian citizenship, Back to Godhead (January 1979). 9 февраль 2018 тикшерелде.
  10. 10 Oddball L.A. Museums Worth Seeing, L.A. Weekly (March 7, 2012). 8 февраль 2018 тикшерелде. архив күчермәсе, Archived from the original on 2018-03-17, retrieved 2018-03-24 
  11. Obscura Day 2015: Bhagavad-gita Museum (en). Atlas Obscura. әлеге чыганактан 2018-03-11 архивланды. 9 February 2018 тикшерелгән.
  12. Best Museums For Dates In Los Angeles (ингл.), CBS Los Angeles (12 February 2017). 9 февраль 2018 тикшерелде.