Панчагавья, яки панчагава (pañcagava) — сыердан алынган биш төп продуктның: сөт, йогурт, гхи мае, сидек һәм тиреснең атамасы.[1] Панчагавья Һинд динендә зур дини әһәмияткә ия, Һинд дине ритуаль практикаларда һәм Аюрведада киң кулланыла. Һинд дине тарафдарлары панчагавья элементларын Муртиларга тәкъдим итәләр һәм шуннан соң аларны прасад итеп кабул итәләр. Сыер тиресе ашлама буларак киң кулланыла. Киптерелгән тирес шулай ук ягулык итеп кулланыла. Сыер тиресеннән штукатурка — яхшы теплоизолятор.[2][3]

Шулай ук панчагавья косметик кремнар, лосьоннар, йөз битлекләре, сабын, шампунь, бальзамнар, күз тамчылары һәм юу матдәләре ясау өчен кулланыла.[1]

Шулай ук карагыз үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. 1,0 1,1 Now, VHP deploys cow to fight UPA regime //The Hindu, 7 March 2012
  2. Dhama K. et al., Panchgavya (Cowpathy): An Overview, International Journal of Cow Science, 2005:vol 1:issue 1
  3. Arvind Kumar (1 January 2005). Environment & agriculture. APH Publishing. pp. 65. ISBN 9788176489218. https://books.google.com/books?id=E7pjZDNbmT4C&pg=PA65. Retrieved 25 March 2011.