Шри Вирамакалиамман Гыйбадәтханәсе

Шри Вирамакалиамман Гыйбадәтханәсе (Тамил телендә: ஸ்ரீ வீரமாகாளியம்மன் கோவில்); Гадиләштерелгән Кытай иероглифлары белән: 维拉马卡卡拉曼庙) ул Сингапурның көньяк өлешендә Кече Һиндстан уртасында Һинд дине гыйбадәтханәсе. Шри Вирамакалиамман Гыйбадәтханәсе Һинд дине Алиһәсе Калига багышланган, бу Шактиның ярсулы чагылышы һәм Шиваның хатыны, Парватига багышланган. Кали Бенгалиядә гел популяр булган, хезмәтчеләр бу гыйбадәтханәне 1881 елда төзегәннәр. Гыйбадәтханә эчендә Калиның сурәтләре аны баш сөякләре гирляндасы кигән килеш һәм корбаннарының эчәкләрен өзә торган итеп күрсәтелгән, һәм шулай ук тынычрак моментлары да күрсәтелгән.
Бина Көньяк Һиндстан Тамил халкы гыйбадәтханәләре стиленда төзелгән ул Тамил Надуда киң таралган, бу Бенгалиядә Төньяк-көнчыгыш Һиндстан Кали гыйбадәтханәләреннән аерыла, анда аңа табыну бик киң таралган әмма гыйбадәтханәнең стиле аерылып тора.

Гыйбадәтханә
Шри Вирама Калиамман гыйбадәтханәсе
ஸ்ரீ வீரமாகாளியம்மன் கோவில், 维拉马卡卡拉曼庙
Ил Сингапур
Кайсы дини агымга карый Кали Алиһәсенә табыну
Бина төре Дравид архитектурасы

Гыйбадәтханә ресурслары белән тиешлечә кулланмау үзгәртү

Иганә Комиссиячесе гыйбадәтханәнең рәисен Шивакадачамны, элеккеге рәисен Р Селвараджуны, һәм Ратха Кришнан Селвакумарны урыннарыннан азат иткән. Бу чекны имзалаучылар һәм түләүләрне хуплаучылар булган өчәү сызылмаган чекларда 1,5 миллион $ чыгарганнан соң эшләнгән булган. Боларның 45 чекы - тулаем алганда 227 000 $ - процедураларның максатлы кабул итүчеләре исемнәре өчен чыгарылмаган булган. Тикшерү шулай ук Ратха идарә комиссиясе хуплавыннан тыш 350 000 $ кредит алган һәм кредит бирүчеләрнең язу килешүләре булмган икәнен ачыклаганнар. Кул акчаларын һәм кредит процедуралардан түләүләр гыйбадәтханә язмаларында шулай ук дөрес теркәлмәгән булган.[1]

Искәрмәләр үзгәртү

Тышкы сылтамалар үзгәртү