Мадхубани/Митхила рәсем сәнгате

Мадхубани сәнгате (яки Митхила сәнгате) Һиндстан һәм Непалның Митхила төбәгендә гамәлдә. Рәсемнәр бармаклар, таякчыклар, пумалалар, каләмнәр һәм шырпы таяклары белән табигый корымнар һәм пигментлар кулланылып ясала һәм күзне тотучы геометрик калыплар белән җәлеп итә. Махсус чаралар өчен ритуаль эчтәлек бар, мәсәлән, туу яки өйләнү, һәм фестивальләр, мәсәлән, Һоли, Сурья Шасти, Кали Пуджа, Упанаяна, Дурга Пуджа өчен.

Чыганаклар үзгәртү

Мадхубани рәсеме/Митхила рәсеме традицион рәвештә Һиндстан һәм Непалның Бихарның Митхила төбәгендә төрле җәмәгатьләр хатын-кызлары тарафыннан барлыкка китерелгән рәсем сәнгате һәм гади генә сөйләгәндә Митхила рәсеме яки Мадхубани рәсеме дип атала. Мадхубани шулай ук ул рәсемнәрнең экспорт үзәге булып тора.[1] Бу рәсем төбәктә киң гамәлдә булган стена сәнгатенең өлеше; соңгы вакытта кәгазьдә һәм киндердә ясау Мадхубани тирәсендәге авыллар арасында килеп чыккан һәм бу соңгы үсешләрдә ул "Мадхубани Сәнгате" атамасының "Митхила Рәсеме" белән беррәттән куллануына китергән."[2]

Рәсем традицион рәвештә алачыкларның яңа штукатуркаланган балчык стеналарына һәм идәннәренә ясалган, ләкин хәзер алар шулай ук тукымада, кулдан ясалган кәгазь һәм киндердә ясала.[3] Мадхубани рәсемнәре порошоклы дөге пастасыннан ясала. Мадхубани рәсемнәре компакт географик төбәккә бәйле һәм осталыклар гасырлар аша тапшырылган булган, эчтәлек һәм стиль күбесенчә шул ук булып калган. Мадхубани рәсемендә шулай ук ике үлчәнешле сурәтләр кулланыла һәм буяулар үсемлекләрдән алына. Шулай ук охра һәм лампа корымы тәңгәл килгән рәвештә кызгылт-көрән һәм кара төсләр өчен кулланыла.

Мадхубани рәсемнәрендә күбесенчә борынгы эпослардан кешеләрне һәм аларның табигать һәм Ходайлар белән бәйләнешләре күрсәтәләр. Табигый объектлар, мәсәлән, Кояш, Ай, һәм дини үсемлекләр, мәсәлән, Туласи шулай ук киң ясала, паштша якыннары һәм өйләнүләр кебек иҗтимагый чаралар белән беррәттән. Гадәттә бернинди дә урын буш калмаган; буш урыннар чәчәкләр, хайваннар, кошлар һәм хәтта геометрия билгеләре белән тутырыла. Традицион рәвештә, рәсем Митхила Төбәгендә бер буыннан икенчесенә тапшырыла торган осталыкларның берсе булган иде, күбесенчә хатыннар тарафыннан.[4] Ул Митһила буйлап оешмаларда һаман практикалана һәм саклана. [5] Дарбһангада Калакрити,[6] Мадхубанида Вайдехи, Мадхубани даирәсендә Бенипатти һәм Рантида Грам Викас Паришад Мадхубани рәсеменең төп үзәкләрнең берсе, бу борынгы сәнгатьне исән булып яшәткән.


Стильләр үзгәртү

Мадхубани сәнгатенең биш аермалы стиле бар, атап ук әйткәндә, Бхарни, Катчни, Тантрик, годна һәм кохбар. 1960-ынчы елларда Бхарни, Качни һәм Тантрик стильләр күбесенчә Брахман һәм Каяштх хатыннары тарафыннан ясалган, алар Һиндстанда һәм Непалда "югары каста" булып тора. Аларның темалары күбесенчә дини булган һәм алар рәсемнәрдә Ходайлар һәм Алиһәләрне, флора һәм фаунаны сурәтләгәннәр. Түбән каста вәкилләре рәсемнәрендә көнкүреш тормыш аспектларын һәм символларын, Раджа Шайлеш (авыл сакчысы) хикәясен һәм башка күп нәрсәне сурәтләгәннәр. Әмма хәзерге вакытта Мадхубани сәнгате глобальләшкән сәнгать формасы булып киткән, шулай итеп төбәк рәссамнарның эшләрендә каста системасына карап аерма юк. Алар бар биш стильдә дә эшлиләр. Мадхубани сәнгатенә халыкара һәм ил эчендә кызыксыну бар.

Рәссамнар һәм бүләкләр үзгәртү

Мадхубани рәсеме 1969 елда рәсми тануга ия булган, шул вакытта Сита Дэви Бихарның дәүләт бүләген кабул иткәч рәсми танылуга ия булган. 1975 елда Һиндстан Президенты Падма Шри бүләген Джагамба Дэвига биргән, һәм Мадхубани янындагы Джитварпур авылыннан Сита Дэвига Милли Бүләк биргән.[7] Сита Дэви Падма Шрины 1981 елда алган. Сита Дэви шулай ук Бихар Ратна тарафыннан 1984 бүләкләнгән һәм Шилп Гуруга 2006 елда. 1984 елда Ганга Дэви Падма Шри бүләген алган.[8][9] Махасундари Дэви Падма Шрины 2011 елда алган. Баува Дэви, Ямуна Дэви, Шанти Дэви, Чано Дэви, Биндешвари Дэви, Чандракала Дэви, Шаши кала Дэви, Лила Дэви, Годавари Дутта һәм Бхарти Даял шулай ук Милли Бүләк алганнар.[10][11][12] Чандрабхушан, Амбика Дэви, Маниша джага шулай ук Милли Бүләк бирелгән.

Галерея үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

Шулай ук карарга мөмкин үзгәртү

Тышкы сылтамалар үзгәртү

  1. Madhubani Painting. Abhinav Publications (30 September 2017).
  2. Carolyn Brown Heinz, 2006, "Documenting the Image in Mithila Art," Visual Anthropology Review, Vol. 22, Issue 2, pp. 5-33
  3. Krupa, Lakshmi. Madhubani walls (4 January 2013). 5 февраль 2014 тикшерелде.
  4. Know India: Madhubani Painting. India.gov.in. 2013-09-21 тикшерелгән.
  5. [2] 2020 елның 30 ноябрь көнендә архивланган. Калып:Dead link
  6. Kalakriti Mithila painting - Wikimapia.
  7. Padma Shri. Padma Shri (2015). әлеге чыганактан 15 November 2014 архивланды. 11 November 2014 тикшерелгән.
  8. Jyotindra Jain (1989). «Ganga Devi: Tradition and expression in Madhubani painting». Taylor and Francis Online 3 (6). DOI:10.1080/09528828908576213.
  9. Padma Awards. Ministry of Home Affairs, Government of India (2015). әлеге чыганактан 15 November 2014 архивланды. 21 July 2015 тикшерелгән.
  10. Madhubani painting – Upendra Thakur – Google Boeken. Books.google.com. https://books.google.com/books?ei=9EtXTa_7FcOBlAetnrSuBw&ct=result&id=huLqAAAAMAAJ&dq=Madhubani+painting&q=1970#search_anchor. Retrieved 2013-09-21. 
  11. Tripathi, Shailaja. Madhubani beyond the living rooms (22 November 2013). 3 февраль 2014 тикшерелде.
  12. Art that subverts (26 August 2013).