Төп менюны ачу

Танзаниядә Һинд дине

Стоун Таунда Һинд дине гыйбадәтханәсе

Танзаниядә Һинд диненең беренче шәһадәтнамәләре безнең эраның 1-енче меңьеллыгына карый, ул вакытта Көнчыгыш Африка һәм Һинд субконтиненты арасында сәүдә булган. [1] Бу сәүдәгәрләрнең күбесе Гуҗараттан, Декканнан (хәзер Махараштра) һәм Тамил Чола империясеннән килгән. Һинд дине тарафдарларының кечкенә авылларының археологик шәһадәтнамәләре Занзибарда, Суахили яры өлешләрендә, Зимбабведа һәм Мадагаскарда бар.[1]

Пью Тикшерү Үзәге фаразлавынча Танзаниядә 2010 елда якынча 50 000 Һинд дине тарафдары бар.[2]

ТарихыҮзгәртү

Һинд дине тарафдарларының Һиндстан һәм Африка турында борынгы сәүдә искә алына, бу Набонидус вакыты, ул вакытта Вавилон глобаль сәүдә хабларының берсе иде.[3] Борынгы заманда, Һинд дине тарафдарлары сәүдә генә итәләр иде, сәяси системага катышмый иде һәм Һиндстанга кайта иде. Һинд дине тарафдарларының кечкенә авыллары безнең эраның беренче меңьеллыгында булган, күбесенчә көнчыгыш Африкада, яр буйлап һәм сирәк очракларда кыйтганың эчендә. Борынгы Һинд текстларында "Ваньямвези" яки "ай кешеләре" турында әйтелә, бу төшенчә Танзаниядә һаман да Ньямвези кешеләрен атау өчен кулланыла.[3] Африканың көнчыгыш ярына килгән һәр төп мөсафир Һинд дине тарафдарлары сәүдәгәрләре барлыгын күргән - Занзибарда, Килвада, Момбасада, Малиндида һәм Мозамбикта. Васко да Гама бер Африкада яшәүче Гуҗарати Һиндусы белән Африкадан Һиндстанга сәфәрен алып барырга дип килешкән.[3] Бу туганлык һәм регуляр сәүдәгә ел фасылында Көнчыгыш Африкадан Һиндстан ярымутравына искән җирләр булышкан, һәм елның икенче фасылында кире якка агымнар булышкан.[4]

Һинд дине тарафдарлары вегетарианнар һәм рәхимле буларак мәгълүм булганнар. Алар яхшы сәүдә, сыйфатлы продуктлар һәм Занзибарга һәм башка Африка җәмәгатьләренә акча биреп торганга күрә мул тормыш яшәгәннәр, әмма традицион рәвештә диннәрен, иҗтимагый һәм мәдәни тормышларын шәхси эш буларак караганнар.[3][5] Танзаниягә беренче зур үзгәреш Шигый Ислам (Исмәгыйли) үтеп керүгә бәйле, ул вакытта Мөселманнар һәм Оман Гарәпләре Һиндстан Һиндлеләре белән ярышканнар һәм Мөселманнар динне тарату кампаниясен башлаганнар. Икенче зур үзгәреш Танзаниядә 16-ынчы гасырда булган, ул вакытта колониаль империяләр һәм Христианлык килгән.[6]

Колониаль эра вакытында, Европа рәсмиләреннән соң,[7] Һинд дине тарафдарлары Танзаниядә икътисади яктан иң уңышлы этник төркем булган.[8] Британия колониаль эрасы беткәч, Һиндстан Һиндулары эзәрлекләнгән булган һәм күпләр Танзаниядән Европага һәм Һиндстанга күчкән.[9]

Танзаниядә Аруша янында иң югары актив янартауларның берсе Меру тавы дип атала, бу Һинду мифологиясеннән тау эпонимы хөрмәтенә.

Хәзерге Танзаниядә Һинд динеҮзгәртү

 
Дар әс-Сәлам, Могоро Юлы, Шри Сваминараян Гыйбадәтханәсе

Һинд дине Танзаниядә азчылык, аны 30 000 тирәсе кеше тота (1996), бу кыйтганы да Занзибарны да керткән сан. Тарафдарларның күбесе Һинд-Танзания (бигрәк тә Гуҗарати) чыгышлы.

Танзаниядә Пью Тикшерү Үзәге фаразы буенча 2010 елда якынча 50 000 Һинд дине тарафдары булган.[2]

Һинд диненә кергән башка традицияләр арасында, Гуҗараттан Сваминараян Танзания һәм Кениядә актив бхакти мәктәбе булып тора.[10] Һинд дине гыйбадәтханәләре Дар-әс-Сәламдә нигезләнгән булган, Һинд дине гыйбадәтханәләре урнашкан урамның исеме Прамукх Свами урамы дип атала башлаган. Сваминараян гыйбадәтханәләре Дар-әс-Сәламнан башка шәһәрләрдә төзелгән, мәсәлән, Занзибарда, Арушада һәм Мошида.[11] Танзаниядә булган башка Һинд дине мәктәпләренә Йога һәм Веданта керә. Танзания Һинд дине тарафдарлары арасында Брахма Кумари, Сатья Саи Баба һәм Халыкара Кришна Аңы Җәмгыяте тарафдарлары да бар. Дивали һәм башка Һинд дине фестивальләрен Танзания Һинд дине тарафдарлары бәйрәм итәләр.

Танзаниядә Һинд дине гыйбадәтханәләре исемлегеҮзгәртү

 
BAPS Сваминараян Гыйбадәтханәсе, Дар-әс-Сәлам

Танзаниянең берничә шәһәрендә Һинд дине гыйбадәтханәләре бар, алар иҗтимагый һәм мәдәни эшчәнлекне оештыралар.[12]

  • BAPS Шри Сваминараян Мандиры, Аруша
  • ИСККОН Аруша Үзәге, Аруша
  • Һинд дине гыйбадәтханәсе, Баронго юлы, Букоба
  • Шри Сваминараян Мандиры, Морогоро юлы, Дар-әс-Сәлам
  • BAPS Шри Сваминараян Мандиры, Прамукх Свами юлы, Дар-әс-Сәлам
  • Шри Санатан Дхарма Сабха гыйбадәтханәсе, Прамукх Свами урамы, Дар-әс-Сәлам
  • Шри Шанкарашрам гыйбадәтханәсе, Прамукх Свами урамы, Дар-әс-Сәлам
  • ИСККОН Дар-әс-Сәлам Үзәге, Мәсҗед урамы, Дар-әс-Сәлам
  • Һинду Гыйбадәтханәсе, Килима Урамы, Моши
  • Һинду Мандал Гыйбадәтханәсе, Станция Урамы, Морогоро
  • Шри Санатан Дхарма Мандир, Мванза
  • BAPS Шри Сваминараян Мандиры, Мванза
  • Шакти Гыйбадәтханәсе, Занзибар

ИскәрмәләрҮзгәртү

Тышкы сылтамаларҮзгәртү

  • 1,0 1,1 Constance Jones and James D. Ryan, Encyclopedia of Hinduism, [[Служебная:Источники книг/[[[{{{lc}}}|просмотр]]] [[{{fullurl:{{{lc}}}|action=edit}} править]] [[{{fullurl:{{{lc}}}|action=history}} история]] [[{{fullurl:{{{lc}}}|action=watch}} следить]] [обновить]|ISBN 978-0816073368]], pp. 10-12
  • 2,0 2,1 Table: Religious Composition by Country, in Numbers Pew Research Center (2012)
  • 3,0 3,1 3,2 3,3 W.H. Ingrams (1967), Zanzibar: Its History and Its People, [[Служебная:Источники книг/[[[{{{lc}}}|просмотр]]] [[{{fullurl:{{{lc}}}|action=edit}} править]] [[{{fullurl:{{{lc}}}|action=history}} история]] [[{{fullurl:{{{lc}}}|action=watch}} следить]] [обновить]|ISBN 978-0714611020]], Routledge, pp. 33-35
  • K.N. Chaudhuri (1985), Trade and Civilisation in the Indian Ocean: An Economic History from the rise of Islam to 1750, Cambridge University Press, [[Служебная:Источники книг/[[[{{{lc}}}|просмотр]]] [[{{fullurl:{{{lc}}}|action=edit}} править]] [[{{fullurl:{{{lc}}}|action=history}} история]] [[{{fullurl:{{{lc}}}|action=watch}} следить]] [обновить]|ISBN 978-0521285421]]
  • Prabha Bhardwaj, Hindus Stand Strong In Ancient Tanzania Hinduism Today (1996)
  • Claude Markovits (2008), The Global World of Indian Merchants, 1750–1947: Traders of Sind from Bukhara to Panama, Cambridge University Press, [[Служебная:Источники книг/[[[{{{lc}}}|просмотр]]] [[{{fullurl:{{{lc}}}|action=edit}} править]] [[{{fullurl:{{{lc}}}|action=history}} история]] [[{{fullurl:{{{lc}}}|action=watch}} следить]] [обновить]|ISBN 978-0521089401]], pp. 10-79
  • Беренче Бөтендөнья Сугышына кадәр Германия колониаль империясе вакытында да, һәм шулай ук Беренче Бөтендөнья Сугышыннан соң Танзаниядә Британия хөкем сөрү вакытында да
  • G. Oonk (2006), South Asians in East Africa (1880-1920) with a Particular Focus on Zanzibar: Toward a Historical Explanation of Economic Success of a Middlemen Minority, African and Asian Studies, Volume 5, Issue 1, pages 57 – 90
  • A. Keshodkar (2010), Marriage as the Means to Preserve ‘Asian-ness’: The Post-Revolutionary Experience of the Asians of Zanzibar, Journal of Asian and African Studies, 45(2), pp. 226-240
  • Raymond Brady Williams (1984), A New Face of Hinduism: The Swaminarayan Religion, Cambridge University Press, [[Служебная:Источники книг/[[[{{{lc}}}|просмотр]]] [[{{fullurl:{{{lc}}}|action=edit}} править]] [[{{fullurl:{{{lc}}}|action=history}} история]] [[{{fullurl:{{{lc}}}|action=watch}} следить]] [обновить]|ISBN 978-0521274739]]
  • List of Hindu temples outside India#Tanzania
  • Organization 2016 елның 4 март көнендә архивланган. Hindu Council, Tanzania