Мо́ши (ингл. Moshi) — Танзаниядәге шәһәр. Килиманджаро өлкәсенең административ үзәге булып тора. Халык саны-143 799 кеше (2002 елгы халык санын алу мәгълүматлары буенча)[1].

Моши
Сурәт
Дәүләт  Танзания
Нәрсәнең башкаласы Килиманджаро[d]
Административ-территориаль берәмлек Килиманджаро[d]
Сәгать поясы UTC+03:00
Халык саны 144 739 (2002)
Диңгез дәрәҗәсе өстендә биеклек 830 метр
Мәйдан 59 км²
Рәсми веб-сайт moshimc.go.tz
Харита сурәте
Карта
 Моши Викиҗыентыкта

Моши һәм Килиманджаро күренеше.

Географиясе үзгәртү

Шәһәр илнең төньяк-көнчыгышында урнашкан. Кениның чигеннән алыс түгел.

Халкы үзгәртү

2002 елгы халык санын алу мәгълүматларына караганда, халык саны-143 799 кеше. Шул ук вакытта халыкның тотрыклы үсеше күзәтелә: 1978 елда шәһәрдә 52 046 кеше яши, 1988 елда — 96 838 кеше[1].

Мәғариф үзгәртү

Шәһәрдә берничә университет һәм колледж урнашкан: Стефано Моша исемендәге университет [2],Килиманджар христиан медицина көллияте, Мвенге көллияте[3], Моши Кооперация һәм эшкуарлык көллияте[4], Африканың Кыргый табигатьне өйрәнү көллияте, Халыкара Моша мәктәбе[5], Килиманджар клиник-тикшеренү институты[6],, Килиманджар фармакология мәктәбе [7] һәм башкалар.

Күңел ачу һәм ял итү үзгәртү


Ага Кһан Роадта Аруштан ерак түгел Ухуру шәһәр паркына капка.
2015 елдан Ухуру паркы янында, Аруш Роад һәм Ага Кхан Роад кисешүендә, эре сәүдә үзәге ачылды.
Аруш Роад ягыннан Ухуру паркына икенче керү юлы бар, шунда ук Каливның Тай кухнясы рестораны да урнашкан.
Шәһәр үзәгендә, Аруш Роад һәм Селус Стрит урамнары киселешендә, Юнион кофеясы урнашкан.
Шәһәр тирәләрендә, якынча бер сәгатькә якын машинада юл, кофе плантацияләре һәм 50 метр биеклектәге Матеруни шарлавыгы бар.
Моши һәм Килиманджаро халыкара аэропорты арасында Чемкның кайнар чыганаклары урнашкан.
Шәһәр янында, Кениябелән чиктәш җирдә Чала күле урнашкан.

Туризм үзгәртү

Килиманджаро вулканына якын урнашуы сәбәпле, туристик өлкә бик тиз үсеш ала һәм туристларны күбрәк җәлеп итә. 2013 елда килучеләр саны 30 000 кешегә җиткән. Мондый шартлар чит ил инвестицияләре һәм шәһәрнең тотрыклы үсеше өчен уңай мохит тудыра.

2014 елдан Моша шәһәрендә Altezza Travel рус сөйләшүче туристлык компаниясе эшли.

Искәрмәләр үзгәртү

  1. 1,0 1,1 Tanzania. City Population. әлеге чыганактан 2012-09-01 архивланды. 2011-10-24 тикшерелгән.
  2. About SMMUCo. SMMUCo Web Site. әлеге чыганактан 2012-09-01 архивланды. 2011-10-24 тикшерелгән.
  3. MWUCE. Mwenge University College of Education. әлеге чыганактан 2012-09-01 архивланды. 2011-10-24 тикшерелгән.
  4. Main Page. Moshi University College of Co-operative and Business Studies. әлеге чыганактан 2012-09-01 архивланды. 2011-10-24 тикшерелгән.
  5. Welcome. International School Moshi, Tanzania. әлеге чыганактан 2012-09-01 архивланды. 2011-10-24 тикшерелгән.
  6. Kilimanjaro Clinical Research Institute. Academic Centre for Evidence Based Health Interventions. әлеге чыганактан 2012-09-01 архивланды. 2011-10-24 тикшерелгән.
  7. Kilimanjaro School of Pharmacy. Saint Luke Foundation. әлеге чыганактан 2011-08-26 архивланды. 2011-10-24 тикшерелгән.

Сылтамалар үзгәртү