Җаганнатха Даса Бабаджи

Джаганна́тха Да́са Ба́баджи (санскр. (IAST) Jagannātha Dāsa Bābājī; 17761894) — Гаудия-вайшнавизм изгесе. Ул рухи кабул итүне Вриндаваннан Җагадананда Госвамидан алган, ә соңрак бабаджи рухи кабул итүен Мадхусадана Дас Бабаджидан алган. Аның шәхси мисалы күп гаудия-вайшнавизм тарафдарларын илһамландырган. Бхактивинода Тхакур аны "барлык тугрылыларның баш командиры" дип атаган.

Җаганнатха Дас Бабаджи сурәте (якынча.1890)

Җаганнатха Даса Бабаджи Бангладешта урнашкан хәзерге Тангаил даирәсендә, кечкенә бәңгәл авылында туган. Аның туган елы турында бердәм фикер юк. Гадәттә 1750 елдан 1800 елга кадәр төрле даталар күрсәтелә.

1880 елда Җаганнатха Даса Бабаджи беренче мәртәбә Бхактивинода Тхакурны очраткан һәм аның шикша-гурусы (гуру-остазы) булган. Җаганнатха Даса Бабаджи рухи кабул итүне шулай ук Бхагавата Даса Бабаджига һәм Гауракишора Даса Бабаджига биргән, соңгысы өйрәнчек итеп Бхактивиноданың улын Бхактисиддханта Сарасватины кабул иткән. Яшь Бхактисиддханта, үзенең астрономия фәне буенча күп мәгълүматы булу белән мәшһүр, Җаганнатха Даса Бабаджи үтенече буенча вайшнав календарен төзегән, анда ул вайшнав изгеләрнең килү һәм китү көннәрен кертеп бөтен мөһим көннәрне күрсәткән.

Җаганнатха Даса Бабаджи тормышының соңгы көннәрен Вриндаван һәм Навадвип изге урыннарында үткәргән, анда ул бхаджан һәм джапаны башкарып, Радха һәм Кришнага табынган. Аның Чайтанья Махапрабхуга тугрылыклы булуы һәм Бхактивинода Тхакурга һәм Гауракишора Даса Бабаджига гаудия-вайшнав тәгълиматы өлкәсендә сабак бирүләре аның гаудия-вайшнав гуру-парампарасында әгъзалары арасында урынын беркеткән.

Шулай ук карагыз үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү

 

Бу мәкалә тулысынча яки өлешчә төп нөсхәсе Рус Википедиясендәге «Джаганнатха Бабаджи» мәкаләсе нигезендә ясалды.
Авторлар исемлеген төп мәкаләнең үзгәртүләр тарихы битеннән карый аласыз.