Бали каста системасы

Бали каста системасы Һинд каста системасына охшаш иҗтимагый оешу системасы.

Балиның дүрт кастасы:

Касталарның Һиндстанның дүрт варналарына (шудра, вайшья, кшатрия, брамин) охшашлыгына игътибар итегез. Джефф Льюис һәм Белинда Льюис раслаганча, хәзергегә кадәр Балида дүрт каста булган, әмма "бик көчле җәмәгать чишелеш табу һәм үзара бәйлелек традициясе" белән.[2] Дүрт каста түбәндәгечә Soedra (Шудра), Wesia (Вайшьялар), Шатриялар (Кшатрийялар) һәм Брахмана (Брамин).[3]

19-ынчы гасыр галимнәре, мәсьәлән, Кроуфорд һәм Фридрих фараз иткәнчә Бали каста системасының килеп чыгышы Һиндстанныкы булган, әмма Һелен Крис раслаганча Брумунд шикелле Балига килгән һәм торган галимнәр раслаганча аларның кыр өйрәнүләре "кабул ителгән Һинд килеп чыгышы"на каршы килгән.[4]

Дүрт каста әгъзалары төрле касталарга мөрәҗәгать итәр өчен Бали теленең төрле дәрәҗәләрен кулланалар. Урта Бали теле гадәттә очрашканда кастасы мәгълүм булмаган кешеләр белән сөйләшү өчен кулланыла. Катнашучыларның каста статусы мәгълүм булгач, һәрберсенә мөрәҗәгать өчен тиешле тел кулланыла.

Хәзерге вакытта каста системасы күбрәк дини корылмаларда кулланыла, шул вакытта аскы касталар Брахман кастасы әгъзаларын (Пенданаларны) церемонияләрне үткәрергә сорыйлар. Голландия колония елларыннан һәм соңрак Индонезия бәйсезлегеннән соң, каста системасы әгъзаларының икътисади рольләрендә аермалар әкренләп бетә, чөнки дәүләт каста системасына нигезләнгән мөнәсәбәтләрне тыя.
Явада һәм Балида күпчелек Кшатрия гаиләләре Маҗапаһит төшүе һәм күпсанлы Ява сугышларыннан соң юкка чыккан. Күпчелек Бали Кшатриялары килеп чыгышын 500 ел элек хөкем иткән Дэва Агунг Патша гаиләсеннән дип әйтәләр. Башта Кшатрия булганнарның кайберәүләре, мәсьәлән, Арья Дамардан килеп чыккан дип әйткәннәр Весиа статусына төшерелгәннәр, шулай итеп Балида бары тик Дэва Агунгтан килеп чыкканнар гына Кшатрийя дип танылалар.[5]

1950-енче һәм 1960-ынчы еллар арасында Балида традицион каста система яклылар һәм аңа каршылар арасында конфликтлар булган. Соңгыларның күпчелеге PKI - Индонезия Коммунистлар Партиясе белән бәйле булганнар, ул 1965-1966 ел Индонезия үтерүләре дәвамында рәхимсез басылган булган.[6][7]

Бали каһине.

Шулай ук карагыз үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. https://books.google.com/books?id=8bW8WB-GrOYC&pg=PA53
  2. Jeff Lewis; Belinda Lewis (2009). Bali's silent crisis: desire, tragedy, and transition. Lexington Books. pp. 56, 83–86. ISBN 978-0-7391-3243-2. https://books.google.com/books?id=yuNMcfJHeyUC. 
  3. Geoffrey Robinson (1995). The Dark Side of Paradise: Political Violence in Bali. Cornell University Press. p. 32. ISBN 0-8014-8172-4. https://books.google.com/books?id=m3Gfir3Ju70C. 
  4. Helen M. Creese (2016). Bali in the Early Nineteenth Century. BRILL Academic. pp. 305 with footnotes. ISBN 978-90-04-31583-9. https://books.google.com/books?id=tQpRDAAAQBAJ&pg=PA305. 
  5. https://books.google.com/books?id=GcAAANXuMVwC&pg=PA159
  6. Vickers, Adrian (1995), From Oey, Eric (Editor) (1995). Bali. Singapore: Periplus Editions. pp. 26–35. [[Махсус:Китап чыганаклары/[[[{{{lc}}}|просмотр]]] [[{{fullurl:{{{lc}}}|action=edit}} править]] [[{{fullurl:{{{lc}}}|action=history}} история]] [[{{fullurl:{{{lc}}}|action=watch}} следить]] [обновить]|ISBN 962-593-028-0]].
  7. Taylor, Jean Gelman (2003). Indonesia: Peoples and Histories. New Haven and London: Yale University Press. p. 358. [[Махсус:Китап чыганаклары/[[[{{{lc}}}|просмотр]]] [[{{fullurl:{{{lc}}}|action=edit}} править]] [[{{fullurl:{{{lc}}}|action=history}} история]] [[{{fullurl:{{{lc}}}|action=watch}} следить]] [обновить]|ISBN 0-300-10518-5]].