Филиппиннарда Һинд дине

Һинд диненең Филипинда озын тарихи тәэсире булган моны күптән түгел булган археологик һәм башка шәһадәтнамәләр күрсәтә. Болар арасында 1989 елда табылган Лагуна Бакыр Пластинкасы Язмасы, аны 1992 елда Санскрит сүзләре белән Кави әлифбасы (Паллава әлифбасы) язмасы икәнен ачыклаганнар.[1] Филипиннарның башка өлешендә 1917 елда табылган алтын Агусан сыны шулай ук Һинд диненә карый. Шулай да, хәзерге вакытта, бу дин беренче чиратта иммигрант Һинд дине җәмгыятенә карый, гәрчә илнең күпчелек өлешләрендә традицион дини ышануларда көчле Һинд дине һәм Буддист йогынтылары бар.

Тарихы үзгәртү

 
Көньяк-көнчыгыш Азиядә Һинд диненең таралышы.
 
1989 елда табылган Лагуна Бакыр Пластинкасы Язмасында (өстә) безнең эраның 9-ынчы гасыр ахырында, 16-ынчы гасырда Европа колониаль империяләре килгәнчегә кадәр, мөгаен Индонезиядә Һинд дине аша Филипиннарга Һиндстан мәдәният йогынтысы булган.

Көньяк-көнчыгыш Азиянең архипелаглары Һинду Тамил, Гуҗарати һәм Индонезия сәүдәгәрләре йогынтысы астында булган, мөгаен, Малай-Индонезия утраулары портлары аша Индонезия сәүдгәрләре аша. Һинд диннәре, мөгаен Һинд дине белән Буддизмның катнашмасы Филипинн архипелагына 1-енче меңьеллыкта Индонезия Шривиджая патшалыгыннан килгән. Археологик шәһадәтнамәдә фараз ителгәнчә Һиндстаннан Филипиннарга борынгы рухи фикерләрнең алмашуы дәлиле буларак 1,79 килограммлы, 21 карат алтыннан Агусан Алиһәсе тора (Кайчак аңа Алтын Тара дип эндәшәләр), ул Минданаода 1917 елда давыл һәм су басу аның урынын күрсәткәч табылган булган.[2] Бу сын хәзер Чикагода Табигый Тарих Кыр Музеенда тора, һәм ул 13-енчедән 14-енче гасыр башы белән дата куела.

1920 елда Батавиядән Доктор Ф.Д.К. Бош өйрәнүе буенча, ул аның җирле Минданао эшчеләре ясаган дип ышанган, алар иртә Маджапахит чорның Нганджук сурәтеннән копия ясаганнар - бары тик җирле сәнгать остасы кулда тотылган аерып торучы атрибутларны башкачарак сурәтләгән. Сурәт Шайвизмга карый һәм "Бутуан" ("фаллус"(лингам)) исеме белән туры килә.

H. Otley Beyer, 1947[3]

Хуан Франсиско фараз иткәнчә алтын Агусан сыны Явадагы (Бхайрава) Шива-Будда традициясенең Шакти Алиһәсе булырга мөмкин, ул традициядә Шиваның дини аспекты Ява һәм Суматрада булган Буддизмдагы кебек үк карала. Хәзерге Төньяк Агусан һәм Бутуан шәһәрендә булган Бутуан патшалыгында Һинд дине җирле Лумад табигать табынулары белән бергә төп дин булган. Шулай ук Себу патшалыгының Тамил патшасы турында язмалар бар.[4] Палаван утравында, Табон мәгарәләреннән башка артефакт, ул Вишну атлана торган кош Гаруданың сурәте. Табон Мәгарәләрендә табылган нәзек Һинду сурәтләре һәм алтын артефактлары Көньяк Вьетнамда Меконг Дельтасында Ок Экодан табылганнарга бәйләнеше бар.[5] Бу археологи шәһдәтнамәләр Һиндстан һәм Филипиннар арасында һәм Вьетнамның яр буе һәм Кытай арасында махсус тауарларның актив сәүдәсе булуны фараз итә. Әлегә кадәр табылган алтын зәркән әйберләренә балдаклар, кайберәүләре изге Нанди үгезе белән - тоташтырылган боҗралар, язмалы алтын табаклар, Һинд дине ходайлары белән алтын пластинкалар.[5][6] 1989 елда Лагуна де Бэй янында Лумабанг Елгасы авызында ком приискында эшләүче эшче Вава, Лумбанда бакыр пластинканы тапкан.[2] Бу ачышны галимнәр хәзер Лагуна Бакыр Пластинка Язмалары дип атыйлар. Бу безнең эраның 9-ынчы гасырга карый торган, Филипинда табылган иң элек мәгълүм язма документ, аңа 1992 елда антрополог Антун Постма дешифрация ясаган.[1] Бакыр пластинка язмалары Тагалог кешеләрнең Явадагы Меданг Патшалыгы, Шривиджая империясе һәм Һиндстанның Һинд-Буддист патшалыклары белән бәйләнеш булганын фараз итәргә мөмкинчелек бирә. Гарәпстаннан килгән сәүдәгәрләр тарафыннан Ислам кертелгәч, илдә Һинд дине бөлгән, шуннан соң Испаниядән Христианлык килгән.[2] 1-енче меңьеллык һәм аңа кадәр Филипиннар тарихы турында күп мәгълүм булганга бу актив тикшерү өлкәсе.

Хәзерге заманда Һинд дине үзгәртү

Соңгы вакытта дин үсә. Һинд диненең чын тарафдарлары күбесенчә җирле халыкларны керткән җәмәгатьләр белән чикләнгән, шулай ук экспатриатлар җәмгыятьләре һәм бу дингә яңа күчкән кешеләрдән тора. Төрле Халыкара Кришна Аңы Җәмгыяте төркемнәре бар, шулай ук Һинд дине шәхесләре һәм Сатья Саи Баба һәм Парамаханса Йогананда кебек төркемнәр бар. Һинд диненә нигезләнгән йога һәм медитация шулай ук популяр.

Фольклор, сәнгатьләр һәм әдәбият үзгәртү

Филипино мәдәниятендә күп мәсәлләр һәм хикәяләр Һинд сәнгате белән бәйле, мәсәлән маймыл һәм ташбака хикәясе, болан һәм әкәм-төкәм чабышы (әкрен һәм тотрыклы чабышны ота), һәм бөркет һәм тавыклар хикәясе. Моңа охшаш рәвештә, Филипиннарның төп эпослары һәм халык әдәбияты Махабхаратада һәм Рамаянада чагылган төп темаларны, асылларны һәм фикерләрне күрсәтә.[7]

Хуан Р.Франсиско һәм Жозефин Акоста Пасрича дигән Индологлар буенча Филипиннарга Һинд дине йогынтылары безнең эрага кадәр 9-ынчыдан 10-ынчыга кадәр гасырларда килгән.[8] Маранао халкының Рамаяна Эпосыннан Патша Равананың юрамасы ул "Махарадиа Лавана".[9]

Тел үзгәртү

16-ынчы гасырда Испан колониализмы була башлагач, Филипиннар ябык илгә әйләнгән һәм Көньяк-көнчыгыш Азия илләре белән мәдәни контактлар чикләнгән булган, ябылмаган булса. 1481 елда Атакай Сикст IV рөхсәте белән Испан Инквизициясе башланган һәм Испан Империясендә барлык католик-булмаганнар куылган булганнар яки "сораштырылырга дучар ителергә тиеш булган" (алар аларның элеккеге диннәреннән баш тартканчы җәзаланырга тиеш булган). Маниланың 1571 елда янә нигезләнгәненнән соң, Филипиннар Испания Патшасына буйсынганнар һәм Яңа Галисия (Мексика) Архиепискпобы Микронезиянең Бөек Инквизиторы булган һәм 1898 елга кадәр Протестантларга, Буддистларга, Һиндуларга һәм Мөселманнарга каршы актив булган. Латин Америкасы һәм Африка белән очрактагы кебек еш көчләп башка дингә күчерүләр булган һәм Чиркәү хөкүмәтенә буйсынмау Папага каршы һәм Испания Таҗына каршы фетнә буларак каралган һәм шуның өчен үлем җәзасы каралган. Филипиннар телләренә лингвистик йогынты зур булган. Түбәндә кайбер алынмалы төшенчәләр, алар еш Санскрит теленнән алынган Буддист яки Һинд дине концепцияләре булган.[10]

Тагалог үзгәртү

 
Шиваны Натараджа буларак тасвирлаучы сын.
  • budhî "аң" Санскрит бодхи теленнән
  • bathala "bhattara – Һинд дине Шива Ходае" Санскрит телендәге Бхаттара сүзеннән алынган
  • dalita "газапланучы" Санскрит телендәге dharita сүзеннән
  • dukhâ "ярлылык" Санскрит dukkha сүзеннән
  • guró "укытучы" Санскрит guru сүзеннән
  • sampalataya "ышану" Санскрит sampratyaya сүзеннән
  • mukhâ "бит" Санскрит mukha сүзеннән
  • lahò "тотылу"(астрономия), "юкка чыгу" Санскрит rahu сүзеннән
  • maharlika "аксөяк" Санскрит mahardikka сүзеннән
  • saranggola "очычучы елан" Санскрит layang gula сүзеннән (Малай теле аша)
  • asawa "ир/хатын" Санскрит свами сүзеннән
  • bagay "әйбер" Тамил "vagai" сүзеннән
  • Tala Санскрит тара сүзеннән
  • puto, традицион дөге татлы әйбере, Тамил puttu сүзеннән (Малай теле аша)
  • pitaka, акча янчыгы, Санскрит кәрзинне аңлаткан pitaka сүзеннән

Капампанган үзгәртү

  • kalma "тәкъдир" Санскрит karma сүзеннән
  • damla "илаһи закон" Санскрит dharma сүзеннән
  • mantala -"сихри формулалар" Санскрит mantra сүзеннән
  • upaya "куәт" Санскрит upaya сүзеннән
  • lupa "бит" Санскрит rupa сүзеннән
  • sabla "һәрбер" Санскрит sarva сүзеннән
  • lawu "тотылу"(астрономия) Санскрит rahu сүзеннән
  • Galura "гигант бөркет" Санскрит garuda сүзеннән
  • Laksina "көньяк" (фамилия) Санскрит Дакшин сүзеннән
  • Laksamana/Lacsamana/Laxamana "адмирал" (фамилия) Санскрит lakshmana сүзеннән

Чебуано үзгәртү

  • budaya "мәдәният" Санскриттан; boddhi, "яхшылык" һәм dhaya, "куәт" комбинациясе
  • balita "яңалыклар" Санскрит varta сүзеннән
  • baya "куркыныч янаганда берәүгә кисәтү" Санскрит bhaya сүзеннән
  • diwata "Алиһә" Санскрит devata сүзеннән
  • gadya "фил" Санскрит ''gajha'' сүзеннән
  • puasa "ашаудан тыелу" Санскрит upavasa сүзеннән
  • saksí "шәһит" Санскрит ''saksi'' сүзеннән

Таусуг үзгәртү

Ибанаг үзгәртү

  • karahay Кытай вокына охшаш таба, Санскрит karahi сүзеннән
  • tura "язарга" дигәнне аңлатучы сүз Санскрит sutra сүзеннән килеп чыккан, бу әдәбиятны яки язманы аңлата
  • kapo мамык сүзе, Санскрит kerpas сүзеннән килеп чыккан

Күп Филипин телләрендә уртак сүзләр үзгәртү

  • sutlá "ефәк" Санскрит sutra сүзеннән
  • kapas "мамык" Санскрит kerpas сүзеннән
  • naga "аждаһа" яки "елан" Санскрит nāga сүзеннән

Шулай ук карагыз үзгәртү

Әдәбият үзгәртү

Тышкы сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. 1,0 1,1 Postma, Antoon. (1992), The Laguna Copper-Plate Inscription: Text and Commentary, Philippine Studies, 40(2):183–203
  2. 2,0 2,1 2,2 Golden Tara 2014 елның 2 ноябрь көнендә архивланган. Government of the Philippines
  3. H. Otley Beyer, "Outline Review of Philippine Archaeology by Islands and Provinces," Philippine Journal of Science, Vol.77,Nos.34 (July–August 1947),pp. 205–374
  4. Juan Francisco (1963), A Note on the Golden Image of Agusan, Philippine Studies vol. 11, no. 3 (1963): 390—400
  5. 5,0 5,1 Anna T. N. Bennett (2009), Gold in early Southeast Asia, ArcheoSciences, Volume 33, pp 99–107
  6. Dang V.T. and Vu, Q.H., 1977. The excavation at Giong Ca Vo site. Journal of Southeast Asian Archaeology 17: 30–37
  7. Maria Halili (2010), Philippine History, ISBN 978-9712356360, Rex Books, 2nd Edition, pp. 46–47
  8. Mellie Leandicho Lopez (2008), A Handbook of Philippine Folklore, University of Hawaii Press, ISBN 978-9715425148, pp xxiv – xxv
  9. Manuel, E. Arsenio (1963), A Survey of Philippine Folk Epics, Asian Folklore Studies, 22, pp 1–76
  10. Archived copy. әлеге чыганактан 21 June 2015 архивланды. 2015-08-12 тикшерелгән.