Минданао (ингл. Mindanao) — Филипин утраулар төркеменең көньяк өлешендә урнашкан утрау. 21,968,174[1] (2010) кеше яши. Мәйданы — 97 530 км².

Минданао
Philippinen mindanao boot ph06p73.jpg
...хөрмәтенә аталган FETCH_WIKIDATA
Халык саны 21 968 174 (2010) Edit this on Wikidata
Сәгать кушагы UTC+08:00
Җәгърафия
Моның өлеше Минданао Edit this on Wikidata
АТБ Минданао
Ил Филипин
Мәйдан 97,530 квадрат километр
Сулык Филипин диңгезе, Сулавеси, Сулу диңгезе, Минданао
Координатлар 7.5°N 125°E Edit this on Wikidata

ТарихҮзгәртү

Раҗаһнатлар һәм Һинд-Буддачылык патшалыкларыҮзгәртү

 
Минданао утравының борынгы Испан харитасы.

Филипин тарихының классик чорында (900-1521) Минданао халкына Индонезия һәм Малайзиядән Һинд дине һәм Буддачылык зур йогынты ясаган. Һиндләшкән абугида язулары, мәсьәлән Кави һәм Байбайин Сулавеси һәм Ява аша кертелгән булган һәм саронг (малонг яки патадьонг буларак мәгълүм), пудонг, турбан, ефәк һәм батик һәм икат туку һәм буяу ысуллары кертелгән булган. Бу чордан табылган артефактларга алтын киннара, Алтын Тара һәм Ганеша кулоны керә. Бу мәдәни эзләр Минданаодан Висаяс һәм Лузонга үтеп кергә, әмма шуннан соң югалган булганнар яки 16-ынчы гасырда Испаннар килгәннән соң бик үзгәртелгән булган. Һинд дине - Буддачылык мәдәни инкыйлабы утрауның яр буе даирәләрендә иң көчле булган, әмма утрауның асаба халкының анимист ышануларына һәм йолаларына кертелгән булган. Тулысынча Һинд дине патшалыгы Бутуан Раҗаһнате Кытай язмаларында 10-ынчы гасырда салым түләүче буларак күрсәтелгән булган, ул Бутуанның төньяк-көнчыгыш яры буенда концентрацияләнгән булган.[2] Маранао халкының Даранген эпосын шул чорга карый һәм Рамаянаның иң тулы асаба юрамасы булып тора. Магуинданаоларның шул вакытта көчле Һинд дине ышанулары булган.

Минданао мөселман автономияле районыҮзгәртү

Төп мәкалә: Филипинда ислам

Филипинның күпчелек мөселманнары Минданао утравында, Сулуда(ингл.) һәм Палаванда яши. Минданао мөселман автономияле районы (ММАР) — Филипинның күбесенчә мөселманнар яши торган өлкәләрдән торган регионы: Басилан (Исабела шәһәреннән кала), Ланао-дель-Сур, Магуинданао, Сулу һәм Тави-Тави, шулай ук Марави ислам шәһәре. Бу — Филипинның үз хөкүмәте булган бердәнбер регионы. Төбәк башкаласы (шәһәр аның юрисдикциясенә керми) — Котабато шәһәрендә урнашкан. Мөселман халкы булган башка провинцияләр — Төньяк Котабато, Көньяк Котабато, Солтан Кударат һәм Замбоанга ярымутравы. Алар ММАР cастaфында түгел.

2019 елда үзәк хөкүмәт ММАР урынына Бангсаморо(ингл.) автономияле районы төзи[3].

СылтамаларҮзгәртү

ИскәрмәләрҮзгәртү