Лам-анг (илокан телендә: Biag ni Lam-ang — «Лам-анг тормышы») каһарман эпосы һәм пәһлеван әкияте жанр хаисятләренә ия илокан телендә эпик шигъри әсәр[1], илокларның иң мәшһүр эпосы.
Ул Самтойдан, хәзерге көн Илоко төбәгеннән, төньяк Лусон эпосы.
Мәдәни каһарман Лам-ангның тууы, батырлыклары, өйләнүе, үлүе һәм янә тормышка кайтуы турында сөйли.
Эпосның беренче мәгълүм булган язылып куелган юрамасы, мөгаен, 1640 елда латин язмасы белән „Historia a Pacasaritaan ti Panagbiag ni Lam-ang iti Ili a Nalbuan nga Asaoa ni D.a Ines Cannoyan iti Ili a Calanutian“ атамасы астында Педро Буканег исемле тумыштан сукыр авторныкы булган.
Хикәя Рамаянаның Лусон адаптациясе булып тора һәм анда Лам-Анг каһарманы турында сөйләнә. Анда испан йогынтысы сизелсә дә, ул илокларның борынгы җәмгыять структурасын һәм традицияләрен күрсәтә.
Берничә юрамада мәгълүм.

Лам-анг

Әдәби корылышы

үзгәртү
  • Пролог: Лам-анг тууы (5–108 юллар)
  • Әтисен эзләү (109–370 юллар)
    • Әзерләнү (109–192 юллар)
    • Киртә: Бурикан (193–261 юллар)
    • Триумф (262–315 юллар)
    • Өйгә кайту (315–370 юллар)
  • Хатын эзләү (455–1300 юллар)
    • Әзерләнү (455–586 юллар)
    • Киртәләр: Сумаранг һәм Саридандан (587–724 юллар)
    • Туй сые мәҗлесе (725–1286 юллар)
    • Өйгә кайтуы (725–1286 юллар)
  • Эпилог: Каһарманның үлеме һәм яңадан тормышка кайтуы (1301–1477 юллар)[2]

Искәрмәләр

үзгәртү

Әдәбият

үзгәртү
  • Hornedo, Florentino H. Panitikan: An Essay on the Philippine Ethnic Literature. Manila: Cultural Center of the Philippines, 1992

Сылтамалар

үзгәртү