Табон мәгарәләре

Табон мәгарәләре, шулай ук Филипинның цивилизация бишеге дип атала,[1] ул Филипинда, Палаван провинциясенең көнбатыш өлешенең көньягында Кесон муниципалитетыннан төньякта, Липуун Ноктасында урнашкан мәгарәләр төркеме. Алар Липуун ноктасы резервацияләренең өлеше, аларны Филипин хөкүмәте музей резервациясе буларак мәгарәләрне һәм якындагы урыннарны урмансызландырудан саклап һәм монда булган мәдәни артефактларны саклау өчен игълан иткән.[2] Мәгарәләр Megapodius cumingii кошы хөрмәтенә аталган. Аның көньягында Кезон шәһәре, көнбатышында Панитиан һәм төньяк һәм көнчыгышында Көнбатыш Филипин Диңгезе. 215 мәгълүм мәгарәдән 29-ы өйрәнелгән булган һәм җидесе җәмәгатькә ачык. Җидегә Табон, Дивата, Иганг һәм Лайанг мәгарәләре керә. Филипинда табылган иң борынгы кеше сөякләре Табон кешесе биредә 1962 елда табылган булган.[3] Башка казып чыгарылган, әле өйрәнелмәгән хәрабәләр урында сакланып тора. 2006 елда Табон мәгарә комплексы һәм бөтен Липуун киләчәк ЮНЕСКО Дөнья мирасы урыны номинациясе исемлегенә тәкъдим ителгән булган. Комплекс белән Филипин милли музее идарә иткән[4] һәм шул ук оешма тарафыннан 2011 елның февралендә милли мәдәни хәзинә дип игълан ителгән булган.[1][3][5]

Табон мәгарәләре. Mga Yungib ng Tabon

Археологик табылдыклар үзгәртү

 
Манунггул мәет көле чүлмәге.

Мәгарәләрне 1962 һәм 1966 ел арасында Филипин Милли Музее хезмәткәрләре төркеме һәм доктор Роберт Б.Фокс өйрәнгән.[2] Иң зур ачыш булып Табон кешесенең баш сөягенең өсте булган. Аңа якынча 22000-24000 ел дип ышаныла.[3][4] Галимнәр төркеме 1500-дән артык мәет көле чүлмәкләре тапкан. Аеруча бер чүлмәк Манунггул чүлмәге милли мәдәни хәзинә дип танылган. Башка табылдыкларга балчык савыт-саба, жадеит орнаментлар һәм бизкләр, күп таш кораллары, хайван сөякләре һәм 47000 ел элек дип даталанган кеше казылмалары керә, бу Филипинда иң борынгы кеше калдыклары.[6] Археологик табылдыклар 50 000-нән элек 700 ел элеккә кадәр тору урынын күрсәтә. Резервациядә известьташ формацияләре Түбән Урта Миоцен Периодына 25 миллион ел элек вакытка карый.

Табон мәгарәләре Гаруда алтын асма бизәге үзгәртү

 
Мәгарәдә табылган Палаванның алтын Гаруда поты.

Палаван утравында Табон мәгарәләреннән алтын бизәге Гаруда сурәте булып тора, бу Һинд дине Ходае Вишнуның атланган бөркет кошы.[7] Табон мәгарәләреннән нәфис Һинду бизәкләре һәм алтын артефактлары Вьетнамның көньяк Ан Гианг провинциясендә Меконг елгасы дельтасында Тһоай Сон районында Ок Эо археологик урыныда табылганга бәйле икәне мәгълүм булган .[8] Болар Һиндстан һәм Филипин һәм Вьетнам һәм Кытайның яр буе төбәкләре арасында махсус товарлар һәм алтын актив сәүдә булганы икәнен фараз итәргә мөмкинчелек бирә. Липуун Нокта Резервациясе 138 гектар урманны колачлый, ул Палаван төп җиренә мангр урманы белән тоташтырылган, ул 1972 елның апрелендә Урын Музее Резервациясе булып игълан ителгән булган һәм 1991 елда табигый һәм мәдәни мирасы өчен туризм үсеше өчен приоритет урыны дип танылган булган. Соңгы елларда элек тупланган өлгеләрнең дәвам иткән анализы өстәвенә фактлар верификациясе урынның тулаем аңлавына өстәгән. Радиоизотоп даталау технологиясе якынча даими яшәүнең 30 000 елдан элек 9000 елдан элеккә кадәр периодны күрсәтә алган. Кеше калдыклары, шулай ук таш лачаулары, чүкечләр һәм башка таш кораллары мәгарә остаханә буларак кулланырга мөмкин дигәнне күрсәтә.[9] Мәгарәләрдә табылган сөяк фрагментлары соңгы плейстоценнан иртә голоцен периодларына карый дип фараз ителә.[9] Урынның соңгы казулары дуңгыз һәм болан диетасы булганны ачыклаган, алар Филипиннарда хәзер юк. Мәгарә урнашуы һәм саклык борчылулары булганга күрә аз мәгълүмат булып, алар әкренләп казып чыгарыла һәм иртәрәк мәгълүмат янә тикшерелә. Мәгарәләрдә якынча 25% археологик урыннан казып чыгарылган булган.[2]

Мәгарә кулланышы үзгәртү

Мәгарәнең иртәрәк кулланышына яшәү кергән һәм таш коралларының фабрика сыман җитештерү керә. Доктор Фокс видеосы буенча, чүлмәкләрдә күмү чоры 3000 ел элек башланган һәм 1500 ел элеккә кадәр дәвам иткән. Бу даирәдә Са Һуйнһ мәдәнияте кешеләре яшәве доминтлавы вакыты булып киткәненә шәһадәт булып тора.[10] Са Хуйнһ үлгән кешеләрен Һиндстаннан һәм Ираннан агат, карнелиан һәм пыяла муенса белән бизәгәннәр.[10] Бу табигать артефактлары, пыяла беләзекләрне кертеп мәгарәдә табылган булган һәм Пуэрто Принцесада Палаван Мәдәни Музеенда күрсәтелә. Са Һуйһн кешеләренең Вьетнамга күчүен белгечләр Чам халкының бабалары дип фараз итәләр .[10] Бу кешеләр Чампа буларак мәгълүм империяне барлыкка китергәннәр һәм хәзер дә бар халык. Даирәдә кешеләр тарихы Спратли Утраулары бәхәсенә күрә хәзерге заманнарда яңа әһәмияткә ия башлаган.

Иганг мәгарәләре табылмалары үзгәртү

Иганг өске мәгарәләрнең берсе һәм комплекста иң озыны. Мөгаен ул төп соңгы юлга озату урыны булган һәм күп соңгы юлга озату чүлмәкләре табылган булган.

Табон мәгарәләре стена табылмалары үзгәртү

Табон мәгарәсе комплексның тулысына исем бирә. Зур ачык пулат белән бу зур мәгарәдә галимнәр Сонг династиясе һәм Юан династиясе вакытында Кытай белән сәүдәгә ишарә иткән артефактлар тапкан.[11] Алар хәзер Маниланың Филипин милли музеенда.

Табонология колледжы үзгәртү

2015 елның июлендә, Палаванда, Пуэрта Принцесада Изге Өчлек университеты борынгы Палаван кешесен өйрәнү (Табонология) өчен яңа колледж төзү өчен сайланган булган.[12] Барлык диярлек актив өйрәнүләр доктор Фокс үлгәннән соң туктаган булган.

Галерея үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. 1,0 1,1 Mendoza, Victoria Asuncion (August 7, 2012). Tabon Cave in Palawan declared Nat'l Cultural Treasure. Philippine Information Agency. әлеге чыганактан 2016-03-04 архивланды. September 2, 2014 тикшерелгән.
  2. 2,0 2,1 2,2 Tabon Cave Complex. әлеге чыганактан 2021-02-25 архивланды. 9 February 2016 тикшерелгән.
  3. 3,0 3,1 3,2 Philippine Caves Declared National Cultural Treasure (August 8, 2012). әлеге чыганактан 2014-12-29 архивланды. September 4, 2014 тикшерелгән.
  4. 4,0 4,1 Tabon Caves: Site of an important Philippine archaeological discovery. Palawan Council for Sustainable Development. 1 February 2009 тикшерелгән.
  5. Tabon Cave in Palawan: A national treasure (August 15, 2014). September 4, 2014 тикшерелгән.(үле сылтама)
  6. The Tabon Cave Complex and all of Lipuun. UNESCO World Heritage Centre (16 May 2006). 1 February 2009 тикшерелгән.
  7. Palawan Tabon garuda
  8. Anna T. N. Bennett (2009), "Gold in early Southeast Asia", ArcheoSciences, Volume 33, pp 99-107
  9. 9,0 9,1 (October 2014) «Notes on the Morphology and Age of the Tabon Cave Fossil Homo sapiens». Current Anthropology 43 (4): 660–666. DOI:10.1086/342432.
  10. 10,0 10,1 10,2 The Cham: Descendants of Ancient Rulers of South China Sea Watch Maritime Dispute From Sidelines. National Geographic (18 June 2014). 29 June 2015 тикшерелгән.
  11. The Tabon Cave Complex and all of Lipuun. 9 February 2016 тикшерелгән.
  12. Joy Tabuada (16 July 2015). HTU named as research center for ancient Palawan man. Palawan News. әлеге чыганактан 2015-07-21 архивланды. 17 July 2015 тикшерелгән.