Амалака ул киселгән яки сегментланган таш, гадәттә әйләнәсендә сыртлары бар, ул Һинд дине гыйбадәтханәсенең шихараның яки төп манарасының өстендә тора. Бер интерпретация буенча амалака лотосны чагылдыра, һәм шулай итеп ул Ходай өчен символик утыргыч булып тора. Башка интерпретация булып аның Кояш символы тора һәм шулай итеп ул күк дөньясына капка булып тора.[1]

Кһаҗурахода Дэви Джагадамби Гыйбадәтханәсе өстендә икеләтә амалака
Бхубанешварда Сиддхешвар Муктешвар Төркеме Гыйбадәтханәсендә мәшһүр амалакалар.

Башка чыганаклар буенча амалака формасын Phyllanthus emblica (яки Mirobalanus embilica)ның җимеше илһамландырган,[2] Һиндстан крыжовнигы, яки myrobolan fig агачы. Ул Санскрит телендә āmalaki дип атала, һәм җимеше бераз сегментланган формада, гәрчә бу архитектур формада әзрәк билгеләнгән.[3]

Амалакага үзенә каласам яки ахыр бизәге таҗы киелә,[4] аннан еш гыйбадәтханә байрагы эленеп тора.

Тарихы үзгәртү

Форма беренче мәртәбә Ашока патшасы вакытында, яки безнең эрага кадәр 3-енче гасырда баганаларда пәйда була, безнең эраның беренче гасырында кабатлана.[5] Боларның кайберәүләрендә, мәсьәлән, Карла Мәгарәләренең Бөек Чайтьясында һәм 3,10 һәм 17-енче мәгарәләргә верандаларда амалака турыпочмаклык читлек белән уратылган.[6]

Амалакалар Гупта периодына шихара өстендә гадәти булган, гәрчә шул урында оригиналлар юк. Алар Һиндстан күпчлек урыннарында стандарт булган, тәңгәл килгән рәвештә көнбатыш һәм көнчыгыш стильләрендә, Нагара һәм Калинга архитектурасы стильләрендә, әмма Көньяк Һиндстан Дравид архитектурасында түгел.[7] Декканнда кайбер иртәрәк гыйбадәтханәләрдә, мәсьәлән Ширпур Һәйкәлләр төркемендәге 7-енче гасыр Лакшмана гыйбадәтханәсендә шихараның кайбер дәрәҗә почмакларында кирпечтән ясалып (әмма, сакланып калганнан күренгәнчә өстә түгел).[8]

Символизмы үзгәртү

Һинд дине гыйбадәтханәсе архитектурасының башка өлешләрендә кебек амалака турында күп символик һәм мистик интерпретация бар. Ул санктумда аста Ходайның төп культ сурәтеннән гыйбадәтханә өсте аша күккә омтыла торган багананы тотучы боҗра итеп карала.[9]

Билгеләмәләр үзгәртү

  1. Khajuraho Architecture. Personal.carthage.edu (2006-01-12). әлеге чыганактан 2016-03-02 архивланды. 2012-08-09 тикшерелгән.; Kramrisch, 348-356
  2. Harle, 54; Kramrisch, 356
  3. Kramrisch, 354-355
  4. Kramrisch, 350, 355
  5. Harle, 54
  6. Harle, 54-55; Kramrisch, 352-353
  7. Harle, 111, 140, 166; Kramrisch, 348, 352
  8. Harle, 166
  9. Kramrisch, 348-356. Only a small part of this is summarized here.

Искәрмәләр үзгәртү

  • Harle, J.C., The Art and Architecture of the Indian Subcontinent, 2nd edn. 1994, Yale University Press Pelican History of Art, [[Махсус:Китап чыганаклары/[[[{{{lc}}}|просмотр]]] [[{{fullurl:{{{lc}}}|action=edit}} править]] [[{{fullurl:{{{lc}}}|action=history}} история]] [[{{fullurl:{{{lc}}}|action=watch}} следить]] [обновить]|ISBN 0300062176]]
  • Kramrisch, Stella, The Hindu Temple, Volume 2, 1996 (originally 1946), [[Махсус:Китап чыганаклары/[[[{{{lc}}}|просмотр]]] [[{{fullurl:{{{lc}}}|action=edit}} править]] [[{{fullurl:{{{lc}}}|action=history}} история]] [[{{fullurl:{{{lc}}}|action=watch}} следить]] [обновить]|ISBN 8120802225]], 9788120802223, google books

Тышкы сылтамалар үзгәртү