Чакрасана (санскр. चक्रासन IAST: Чакрасана, Тәгәрмәч Торышы) яки Урдва Дханурасана (санскр. ऊर्ध्वधनुरासन; IAST: Урдвадханурасана, Өскә Караучы Җәя Торышы) бу асана. Ул Аштанга Виньяса Йоганың башлангыч серияләрнең ахыргы өлеше. Ул арка баганасына зур сыгылучанлык бирә. Акробатикада һәм гимнастикада бу тән торышы гадәттә кире күпер дип атала.

Чакрасана

Этимологиясе үзгәртү

Исем Санскрит сүзләре Чакрадан килә (चक्र, Chakra) бу "тәгәрмәч" дигәнне аңлата,[1] һәм Асана (आसन, Āsana) бу "позиция"не яки "утырыш"ны аңлата.[2][3]

Тасвирлама үзгәртү

Асананың гомуми формасында, практикалаучының куллары һәм аяклары идәндә, ә корсак күпере күккә карый. Аңа ирекле позициядан яки азрак сыгыла торган артка бөгелүдән, мәсәлән Сету Бандха Сарвангасанадан (Күпер торышы) керергә мөмкин. Кайбер алга киткән практикалаучылар Тәгәрмәч Позициясенә Тадасанадан (Тау Позициясеннән) "артка төшеп" хәрәкәтләнә алалар, кулларны баш өстеннән күтәреп һәм куллар белән стена буенча аска атлап. Алга киткән практикалаучылар шулай ук тәгәрмәчкә (аста китерелгән нинди дә булса юрама белән) яки башка артка иелүләр белән, мәсәлән, Дви Пада Випарита Дандасана, яки Тадасанадан артка иелеп итә алалар.[4][5]

Файдасы үзгәртү

Чакрасанада язылу арка мышцаларын тонуста тотарга һәм көчәйтергә ярдәм итә[6] һәм аякның икрыларын, ул шулай ук өстәл артында яки компьютер артында утыручы кешеләрнең киеренкелеген һәм стрессын бетерә.[4]

Юрамалар үзгәртү

бер аяк һавага өскә туры күтәрелгән.[7]
  • Эка Хаста (Бер куллы) Чакрасана//Урдхва Дханурасана
бер кул җирдән күтәрелгән һәм ботта яки тездә урнашкан.

Шулай ук карагыз үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

Шулай ук укыгыз үзгәртү

Тышкы сылтамалар үзгәртү

  1. Chakrasana - AshtangaYoga.info. әлеге чыганактан 2011-03-04 архивланды. 2011-04-11 тикшерелгән.
  2. Sinha, S.C. (1 June 1996). Dictionary of Philosophy. Anmol Publications PVT. LTD.. p. 18. ISBN 978-81-7041-293-9. https://books.google.com/books?id=-zzRvh1fRzEC&pg=PA18. Retrieved 9 April 2011. 
  3. Kaul, H. Kumar (1 July 1993). Yoga and drug addiction. B.R. Pub. Corp.. p. 92. ISBN 978-81-7018-742-4. https://books.google.com/books?id=e_3aAAAAMAAJ. Retrieved 9 April 2011. 
  4. 4,0 4,1 Upward Bow (Wheel) Pose - Urdhva Dhanurasana - Yoga Pose (en-US) (2007-08-28).
  5. Urdhva Dhanurasana: The Full Wheel Pose.
  6. Chakrasana – The Yoga Wheel Pose. YogDev. әлеге чыганактан 2020-04-09 архивланды. 9 August 2016 тикшерелгән.
  7. Eka Pada Chakrasana. Jaisiyaram. әлеге чыганактан 2012-06-20 архивланды. 21 March 2013 тикшерелгән.