Төп менюны ачу
Иң борынгы сакланып калган Һинд дине кирпеч гыйбадәтханәсе, Канпур районы.

Бхитаргаон Һиндстанда, Уттар Прадешта, Канпур районында шәһәрчек, үзенең борынгы Һинд дине гыйбадәтханәсе өчен мәшһүр, Гупта Империясе чорыннан сакланып калган иң зур Һинд дине кирпеч гыйбадәтханәсе.[1]

Бхитаргаон ГыйбадәтханәсеҮзгәртү

Бхитаргаон Гыйбадәтханәсе терракотта панель белән терасалы кирпеч бина. 5-енче гасырда Гупта периодында төзелгән булып,[2][3][4][5][6][7][8][9] ул иң борынгы калган кирпеч/терракотта Һинд дине гыйбадәтханәсе, аның түбәсе һәм биек Шихарасы бар, гәрчә аның өске пулаты 18-енче гасырда зыян күрсә дә.
Гыйбадәтханә квадрат планда ике мәртәбә батырылган почмаклар белән һәм көнчыгышка карый торган итеп төзелгән. Стеналар терракотта панельләр белән бизәлгән, аларда су монстрлары, Шива һәм Вишну Ходайлары һ.б. сурәтләнгән. Каннингхэм беренче мәртәбә урынга килгәч, өй алдының һәм ардхамандапаның калдыклары һаман күренә торган булганнар, соңрак алар җимерелгәннәр.

ГалереяҮзгәртү

 
Rear view of the temple at Bhitargaon, 1875

Төзелеш материаллар кирпечләр һәм терракотта. Кирпеч үлчәмнәре 18"*9"*3" һәм башка күренә торган хасиятләр түбәндәгечә:

  • Гыйбадәтханә төзелгән платформаның зурлыгы 36 футка*47 фут.
  • Изге урын эчтә 15 футка * 15 фут.
  • Изге урын ике катлы.
  • Стена калынлыгы 8 фут.
  • Астан өскә кадәр биеклек 68.25 фут.
  • Тәрәзә юк.
  • Терракотта поты секуляр һәм дини темаларны сурәтли, мәсьәлән, Ганеша һәм Дурга Алиһәсе һәм елга Алиһәсе. Риваятьләр һәм кыйссалар Ситаны урлауны һәм Нара-Нараянаның аскезасын күрсәтәләр.
  • Шикара баскычлы пирамида һәм давыл тарафыннан 1894 елда җимерелгән булган.
  • Изге урынның беренче баскычы 1850 елда чабылган булган.
  • Гөмбәзле арка монда беренче мәртәбә кайда да булса Һиндстанда кулланылган булган.

Башка тарихи кирпеч гыйбадәтханәләрҮзгәртү

GalleryҮзгәртү

Шулай ук карагызҮзгәртү

ИскәрмәләрҮзгәртү

  1. Michell, George, The Penguin Guide to the Monuments of India, Volume 1: Buddhist, Jain, Hindu, p. 157, 1989, Penguin Books, [[Служебная:Источники книг/[[[{{{lc}}}|просмотр]]] [[{{fullurl:{{{lc}}}|action=edit}} править]] [[{{fullurl:{{{lc}}}|action=history}} история]] [[{{fullurl:{{{lc}}}|action=watch}} следить]] [обновить]|ISBN 0140081445]]
  2. Schastok, Sara L., [1], The Śāmalājī Sculptures and 6th Century Art in Western India. BRILL, 1985.
  3. Jayewardene-Pillai, Shanti, Imperial Conversations: Indo-Britons and the Architecture of South India. Yoda Press, 2007.
  4. Begler, Joseph David, Бхитаргаон гыйбадәтханәсенең арттан күренеше, Канпур Районы. British Library, 2009.
  5. Brown, Percy, Indian Architecture (Buddhist and Hindu Periods). D B Taraporevala, Mumbai, 1959.
  6. Harle, J. C., Gupta Sculpture. Munshiram Manoharlal, New Delhi, 1974. [[Служебная:Источники книг/[[[{{{lc}}}|просмотр]]] [[{{fullurl:{{{lc}}}|action=edit}} править]] [[{{fullurl:{{{lc}}}|action=history}} история]] [[{{fullurl:{{{lc}}}|action=watch}} следить]] [обновить]|ISBN 8121506417]].
  7. Dalal, Roshen, The Religions of India: A Concise Guide to Nine Major Faiths. Penguin Books India, 2010.
  8. Kramrisch, Stella and Raymond Burnier, The Hindu Temple, Volume 1. Motilal Banarsidass Publ., 1976.
  9. de Laet, Sigfried J., History of Humanity: From the seventh to the sixteenth century. UNESCO, 1994.
  10. A Brick Temple of the Ninth Century, Michael D. Willis, Artibus Asiae , Vol. 52, No. 1/2 (1992), pp. 25-46, Artibus Asiae Publishers

Тышкы сылтамаларҮзгәртү