Самбор Прей Кук (Кхмер телендә: ប្រាសាទសំបូរព្រៃគុហ៍, кхмер телендә латин әлифбасы белән язылышы: Prasat Sâmbor Prei Kŭ) Камбоджада, Кампонг Тһом Провинциясендә, Ангкор Ваттан 176 км (109 миль) көнчыгышта һәм Пномпеньнан 206 км (128 миль) төньякта, провинция башкаласы Кампонг Тһомнан 30 км (19 миль) төньякта урнашкан археологик урын. Хәзерге вакытта хәрабә булган комплекс шуннан бирле Исанапура (кхмер телендә: ឦសានបុរៈ - Isan borak) буларак мәгълүм патша Исанаварман I тарафыннан патша санктуарие һәм башкаласы буларак нигезләнгән һәм Ангкоргача Ченла патшалыгы белән даталана. 2017 елда Самбор Прей Кук UNESCO Дөнья Мирасы урыны дип игълан ителгән булган.[1] Тонле Сап күленең көнчыгыш ярында, Стунг Саен елгасына янәшә урнашып, Самбор Прей Кукның үзәк өлеше өч төп төркемгә бүленгән. Һәр төркемнең планы квадрат һәм ул кирпеч дивар белән уратылган. Бөтен археологик даирәнең корылмалары төрле вакытларда төзелгән булган: көнчыгыш һәм төньяк төркемнәр (7-енче гасыр) шәһәрнең ихтимал нигезләүчесе буларак фараз ителгән Исанаварман I тарафыннан[2] һәм үзәк төркем (соңрак дата). Самбор Прей Кук биналары Ангкор Ватка кадәр вакыт өчен хасиятле, гади тышкы план белән. Төп материал булып кирпеч тора, әмма комташ шулай ук билгеле корылмалар өчен кулланыла.[3] Архитектур хасиятләргә берничә прасат, октагональ манара, шива лингам һәм йони, буалар һәм резервуарлар һәм арслан сыннары керә. Самбор Кук чикләнгән аста үсеш белән олы суб-тропик урманнар арасында урнашкан. Даирәдә миналар куелган булган һәм әле дә шартламаган боеприпаслар булырга мөмкин.[4]

Гыйбадәтханә
Самбор Прей Кук яки Исанапура (борынгы исеме)
кхмер телендә: ឦសានបុរៈ

ប្រាសាទសំបូរព្រៃគុហ៍
Самбор Прей Кук гыйбадәтханәсе урыны
Самбор Прей Кук гыйбадәтханәсе урыны
Самбор Прей Кук гыйбадәтханәсе урыны
Ил Камбоджа
Төбәк / район Кампонг Тһом провинциясе, Прасат Самбор
Кайсы дини агымга карый Шиваизм
Нигезләүче Исанаварман I
Нигезләнгән 7-нче гасыр

Кластерлар үзгәртү

 
Самбор Прей Кукта гыйбадәтханә.

Тулаем план Үзәк өчен С, Төньяк өчен N һәм Көньяк өчен S (Мишон & Калай, 2012) буларак төркемләнгән өч кластердан тора. Алар 1000 акрны биләгән ике кат стена пространствода урнашып, анда хәзер күбесе хәрабә хәлендә 150 Һинду гыйбадәтханәсе булган.

  1. N төркеме: Прасат Самбор (ប្រាសាទសំបូរ) төп гыйбадәтханә булып таныла һәм 7-нче гасыр белән даталана. Ул Шиваның Гамбһирешвара (Санскрит телендә गम्भीर - гамбһир, тирән, изге - һәм शिव, швара, Шива, алкышлы) буларак мәгълүм реинкарнацияләренә багышланган.
  2. S төркеме: Прасат Йеаһ Пуон (ប្រាសាទយាយព័ន្ធ) Ходай Шивага багышланган 7-нче гасыр белән даталанган (б.э. 600 – 635 елы) Исанаварман I хөкеме вакытына караган 22 санктуарийны кертә.[5]
  3. C төркеме: Прасат Борамның (ប្រាសាទបុរាម) Үзәк Санктуарие тарафыннан биләнгән, Прасат Тао (Арсланнар Гыйбадәтханәсе) популяр исемен илһамландырган Үзәк Санктуарий тарафыннан биләнгән. Ул шулай да, 9-ынчы гасыр белән даталанган иң яңа төркем. Башка төп хасият булып Иссей Ашрамының Манарасы тора, әмма шулай ук хәзер хәрабә булган башка корылмалар булган (18 гыйбадәтханә) (Palmer, 2011).[6]

Тарихы үзгәртү

7-нче гасыр үзгәртү

Исанаварман I Ченла Патшалыгы белән б.э. 616 һәм 637 ел арасында хөкем сөргән, башкала итеп Исанабураны ясаган.[7] Һәм шулай ук ул Прасат Самбор төп гыйбадәтханәсен (Group N төркеме), төзегәне турында бәхәс алып барыла, чөнки урында аның хөкеменә караган һәм урында б.э. 627 елның 13 сентябре белән даталанган язма бар.[8] Патша шулай ук Кытайда Суи Династиясе (616-617) сарай янына беренче илчелеген җибәрү өчен мәгълүм. Ченла Төньяк Камбоджада моңа кадәр (638/39 елда) Кытайга салым түләп, Кытай хөкеме периоды yǒnghuī (永徽) – дан соң (ягъни 656 елның 31 январеннән соң) Төньяк-көнбатыш Камбоджада төрле билекләр яулап алган.[9] Исанаварман I хөкеме белән даталанган язмада “ул Суварнабһуми белән хөкем итүче Патшалар Патшасы” дип раслана.[10] Пномпень Патша Университетыннан доктор Вонг Сотһеара раслаганча язма “Суварнабһуминың Кхмер Империясе икәнен исбатлый”. Исанапурада соңгы әһәмиятле патша Джаяварман I булган, аның үлеменнән соң патшалыкта 8-енче гасыр башында фетнә купкан һәм ул күп билекләргә бүленеп яңа вакытка юл ачылган: Ангкор Ват. Бу урын шулай ук Джаяварман II-нең иртә башкаласы дип раслана (O'Reilly & Jacques, 1990).[11]

20-нче гасыр үзгәртү

1970 елда Патшазадә Нородом Сианукка каршы Лон Нол фетнәсеннән соң, Америка Кушма Штатлары президенты Ричард Никсон Кызыл Кхмер партизаннары һәм илдә теләсә-нинди Төньяк Вьетнам йогынтысына каршы көрәшер өчен Камбоджаны серле рәвештә бомбаларга кушкан. АКШ авиациясе археологик урын эчендә позицияләрне бомбалаган, нәтиҗәдә гыйбадәтханәләр янында чокырлар пәйда булган, шул ук вакытта партизаннар шул җирдә берничә мина калдырган, алар бары тик 2008 елда алып куелган булган. Урын ЮНЕСКО Дөнья Мирасына 2017 елның 8 июлендә өстәлгән булган.[12]

Рәсми дин үзгәртү

Самбор Прей Кук шәһәрендә рәсми дин Һинд диненең дүрт иң күпсанлы юнәлешләренең берсе Шиваизм булган, биредә Шива Ходаена Иң Олы Җан Иясенә буларак ителәләр һәм Лингам (Санскрит телендә लिङ्गं, liṅgaṃ, мәгънәсе "тамга", "билге", яки "уйлап фараз ителгән нәрсә") яки Шива линга гыйбадәтханәләрдә табыну өчен Шиваны чагылдыра.[13] Камбоджада Һиндстанда кебек үк, лингам энергия символы һәм Шиваның үзенең потенциалы символы булып тора[14] һәм бу фаллик символ еш Йони белән чагылдырыла (Санскрит телендә: योनि йони, туры мәгънәдә "вагина" яки "карын") бу хатын-кыз барлыкка китерү энергиясе Шакти Алиһәсенең символы.[15]

Шайвизм Ченланың (як. б.э. 550 - як. б.э. 800 елы) дине булып Һинд дине, Буддачылык һәм асаба баба культлары элементларын керткән.[16] Самбор Прей Кук гыйбадәтханәләрендә Санскрит телендә дә, Кхмер телендә дә, Һинд диненеке дә, асаба баба Илаһлары исемнәре дә аталган таш язмалар, һәм Шива һәм лингам белән берничә алтарь турында уйланырга мөмкин.

Галерея үзгәртү

Шулай ук карарга мөмкин үзгәртү

Билгеләмәләр үзгәртү

  1. Sites in Cambodia, China and India added to UNESCO's World Heritage List.
  2. Higham, Charles (May 11, 1989). The Archaeology of Mainland Southeast Asia. Cambridge University Press. pp. 265–267. ISBN 9780521275255. https://books.google.com/books?id=-ifNH4uK0LAC&pg=PA265. 
  3. Groupe de Sambor Prei Kuk - UNESCO World Heritage Centre
  4. Gnarfgnarf:Sambor Prei Kuk : a pre-Angkorian gem in the forest, 20 November 2010, retrieved on 3 May 2012
  5. Description Prasat Yeah Puon. Ministry of Tourism of Cambodia. Link retrieved on July 8, 2015 from http://www.tourismcambodia.org/provincial_guide/index.php?view=attdetail&prv=6&att=280 2015 елның 10 июль көнендә архивланган.
  6. Palmer, B. The Rough Guide to Cambodia. August 1, 2011. p. 211. Link retrieved on July 6, 2015 from https://books.google.it/books?id=oR-Kmnj8wmAC&pg=PA211&dq=Sambor+Prei+Kuk&hl=en&sa=X&ei=0Y6aVZ-qAY_o8AWp-b6QDg&ved=0CD8Q6AEwBA#v=onepage&q=Sambor%20Prei%20Kuk&f=false
  7. “Coedès. ‟Histories of Cambodia”. Page 11.
  8. IC, Vol. V, p. 23
  9. Wolters, "North-western Cambodia in the seventh century", p. 356 and pp. 374-375
  10. Rinith Taing, “Was Cambodia home to Asia’s ancient ‘Land of Gold’?”, The Phnom Penh Post, 5 January, 2018., archived from the original on 2020-06-06, retrieved 2023-12-01 
  11. O'Reilly. Early Civilizations of Southeast Asia. December 21, 2005. Page 113.
  12. https://whc.unesco.org/en/list/1532/
  13. Hinduism: Beliefs and Practices, by Jeanne Fowler, pgs. 42–43
  14. Mudaliyar, Sabaratna. "Lecture on the Shiva Linga 2012 елның 30 июнь көнендә архивланган.". Malaysia Hindu Dharma Mamandram. Retrieved 27 March 2012.
  15. Zimmer, Heinrich Robert (1946). Campbell, Joseph, ed. Myths and symbols in Indian art and civilization. Princeton, New Jersey: Princeton University Press. p. 126. [[Махсус:Китап чыганаклары/[[[{{{lc}}}|просмотр]]] [[{{fullurl:{{{lc}}}|action=edit}} править]] [[{{fullurl:{{{lc}}}|action=history}} история]] [[{{fullurl:{{{lc}}}|action=watch}} следить]] [обновить]|ISBN 0-691-01778-6]]. But the basic and most common object of worship in Shiva shrines is the phallus or lingam.
  16. Chandler, A History of Cambodia, pp.19-20.