Санкат Мочан Хануман Гыйбадәтханәсе

Координаталары: 25.2821062°N, 82.9999769°O

Санкат Мочан Хануман Гыйбадәтханәсе
Урнашуы Уттар-Прадеш, Варанаси
Ходай Хануман, Рама
Архитектурасы Һинду архитектурасы
Тәмамланган вакыты 18-енче гасыр
Санкат Мочан Хануман Гыйбадәтханәсе, Варанаси

Санкат Мочан Хануман Гыйбадәтханәсе ул Һиндстанда, Уттар Прадешта, Варанасида урнашкан Һинд дине гыйбадәтханәсе һәм Һинд дине Ходае Хануманга багышланган. Гыйбадәтханә мәшһүр Һинду дәгъвачысы һәм изге шагыйре Шри Госвами Тулсидас тарафыннан 1500-енче еллар башында нигезләнгән булган һәм Асси елгасы ярлары буенда урнашкан. Ходай "Санкат Мочан" дип атала, бу "бәлаләрдән коткаручы" дигәнне аңлата.[1]

Гыйбадәтханәдә Ходай Хануманга (Прасад дип аталучы) махсус "бесан ке ладу" дип аталган махсус татлы ризыклар сатыла, аларны тугърылар ашый; потны шулай ук матур бархатцы гөлләреннән үрем белән бизиләр. Бу гыйбадәтханәнең хасияте булып Ходай Хануманның Рама Ходаена төбәлеп торуы тора, ул аны нык һәм мин-минлек хиссез тугърысы булган.

Тарихы үзгәртү

Гыйбадәтханә Тулсидаска Хануман күренеше булган урында төзелгән дип ышаныла.[2] Санкат Мочан Гыйбадәтханәсе Авадхи телендә Ходай Раманың тарихы "Рамачаритаманаса" авторы ("Күпчелек кешеләр Рамачаритаманаса Вальмики Рамаянаның авадхи юрамасы дип бутала, әмма Рамачаритаманаса риши Вальмики язган Санскрит Рамаянасыннан аерылып тора, Баба Тулсидас Джи Рамачаритаманасада әйткәнчә "Нана бханти Рам аватара, Рамаян сат коти апара", ягъни һәр Кальпада Ходай Рам Аватар ала һәм төрле лилалар уйный, шулай итеп бездә шул ук Ходай Рам турында төрле тарихлар бар"). Традиция вәгъдә иткәнчә гыйбадәтханәгә регуляр зиярәт кылучылар Ходай Хануманга аеруча кадерле булалар. Һәр сишәмбе һәм шимбә меңнәрчә кеше Ходай Хануманга дога кылу өчен гыйбадәтханә каршында җыела. Ведик Астрология буенча Хануман кешеләрне Шани (Сатурн) планетасы ярсуыннан коткара, һәм бу гыйбадәтханәгә бигрәк тә гороскопларында яман урнашкан Сатурн булган кешеләр яхшыру өчен зиярәт кылалар. Бу Шанины тынычландыру өчен иң эффектив ысул дип таныла. Хануман барлык планеталарның Ходаен Кояшны йотарга икеләнмәгән, бу барлык Ходайларны һәм Ярым-Ходайларны Кояшны җибәрү өчен аңа ялварырга мәҗбүр иткән дип фаразлана. Кайбер астрологлар ышануынча Хануманга табыну Мангалның (Марсның) яман тәэсирен һәм кеше тормышына начар тәэсир итә торган теләсә нинди планетаның тәэсирен нейтральләштерә ала.

Террорист инциденты үзгәртү

2006 елның 7 мартында күпсанлы табынучылар һәм өйләнү кунаклары катнашкан Аарти барышында өч шартлауның берсе гыйбадәтханәгә зыян иткән. Кешеләр шартлаудан соң коткару операциясендә бер-берсенә ярдәм иткәннәр. Киләсе көнгә тугърыларның зур саны гадәттәге кебек табынуларын дәвам иткәннәр.[3]

Гыйбадәтханә бүген үзгәртү

Гыйбадәтханәгә һаман меңнәрчә Рама һәм Хануман тугърылары килә, алар Хануман Чалиса һәм Сундаркандны җырлыйлар (алар шулай ук гыйбадәтханәдә буклет итеп бушлай бирелә). 2006 ел террорист инцидентыннан соң, гыйбадәтханә эчендә даими полиция посты корылган булган.[4]

Санкат Мочан Гыйбадәтханәсе Банарас Һинду Университеты янында.

Санкат Мочан Фонды үзгәртү

  Төп мәкалә: Sankat Mochan Foundation

Санкат Мочан Фонды (SMF) 1982 елда гыйбадәтханәнең Маханты (Югары каһине) Веер Бхадра Мишра тарафыннан нигезләнгән булган, ул Ганга елгасын чистарту һәм саклау өчен эшләгән булган. Аның проектлары өлешчә АКШ һәм Швеция хөкүмәтләре тарафыннан ярдәмгә финанслана. Мишра элек Варанасида Һинд Технология Институтының Граждан Инженерлар Бүлегенең мөдире булган.[5] һәм Берләшкән Милләтләр Әйләнә-Тирә Программасы тарафыннан бүләкләнгән булган.[6] һәм соңрак 1999 елда TIME журналының "Планета Каһарманы" бүләге алган.[7][8]

Фонд Австралиядән әйләнә-тирә мохит төркеме Оз Грин белән "Сватча Ганга Абхиян" программасы астында 25 елдан артык эшләгән. Ул көмеш юбилеен 2007 елның 3-4 ноябренда бәйрәм иткән, ахырда Гангада Тулси Гатта ике көнлек чара булган.[9]

Санкат Мочан Сангит Самарох үзгәртү

Һәр елның апрель аенда гыйбадәтханә "Санкат Мочан Сангит Самарох" дип аталган классик музыка һәм бию концерт фестивале үткәрелә, монда бөтен Һиндстаннан музыкантлар һәм башкаручылар катнаша. Беренче фестиваль 88 ел элек оештырылган булган, монда Одисси гуру Келучаран Махапатраны кертеп музыкантлар һәм биючеләр чакырылган булган. Хатын-кызлар да шулай ук катнашкан. [10] 2009 елда, алты көн концертта вокалист Джасрадж һәм Катак экспоненты Бирджу Махараджны кертеп 35 артистны күргән.[11][12] 2010 ел концерты биш көн дәвам иткән, монда Джасрадж, Сунанда Патнаик, Чаннулал Мишра, Раджан-Саджан Мишра һәм Амар Натх Мишра чыгыш ясаган.[13]

2015 елда Санкат Мочан Сангит Самарохта Пакьстан газәл җырлаучысы Гулам Али чыгыш ясаган.[14][15][16]

Шулай ук карагыз үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

Тышкы сылтамалар үзгәртү

Images
  1. Chaturvedi, B.K. (31 December 2002). Tulsidas (Mystics Saints of India). Allahabad: Books For All. ISBN 8173862508. 
  2. Callewaert, Winand M. (2000). Banaras: vision of a living ancient tradition. Hemkunt Press. p. 90. ISBN 81-7010-302-9. https://books.google.com/books?id=RyTeRVRLiOYC&pg=PA90&dq=Sankat+Mochan+Temple,+Varanasi&cd=8#v=onepage&q=Sankat%20Mochan%20Temple%2C%20Varanasi&f=false. 
  3. Blasts in Sankatmochan temple and railway station kill dozen, several injured, Indian Express (8 March 2006).
  4. Varanasi temple gets permanent police post, Indian Express (14 March 2006).
  5. Indian Institute of Technology (Banaras Hindu University), Varanasi
  6. Adult Award Winner in 1992: Veer Bhadra Mishra. Global 500 Roll of Honour website. әлеге чыганактан 2011-06-22 архивланды. 2018-05-04 тикшерелгән.
  7. Jai Ganga Maiyya..., May 26, 2009 (The Times of India).
  8. Holy War for "My Mother", 'TIME' (16 August 1999). 2007 елның 15 март көнендә архивланган.
  9. ‘Centre should take steps to clean Ganga river’, Indian Express (5 Nov 2007). 2012 елның 11 октябрь көнендә архивланган.
  10. Glimpses of eternity, The Hindu (7 April 2006). 2008 елның 30 апрель көнендә архивланган.
  11. Sankat Mochan Sangeet Samaroh from April 13, The Times of India (8 Apr 2009).
  12. Jasraj, Birju Maharaj enthral on first night, The Times of India (14 Apr 2009).
  13. Sankat Mochan music concert begins, The Times of India (4 Apr 2010).
  14. Sports (9 April 2015). Buzz in Varanasi as Ghulam Ali performs at Sankat Mochan. 20 October 2015 тикшерелгән.
  15. Modi to miss Ghulam Ali musical treat at Shankat Mochan temple (8 April 2015). 20 October 2015 тикшерелгән.
  16. Singh, Binay (2 April 2015). Pakisntan's Ghulam Ali to enchant Kashi's Sankat Mochan Hanuman with ghazals. 20 October 2015 тикшерелгән.