Госайку́нда (ингл. Gosaikunda) — Һималай тауларыларының Непал өлешендәге Лангтанг милли паркында урнашкан күл, Һинд динендә дини сәфәр кылуның популяр урыны.

Госайкунда
Нигезләнү датасы 2007
Сурәт
Объектның бассейны илләре Непал
Дәүләт  Непал
Саклану зонасы Лаңтаң милли паркы[d]
Диңгез дәрәҗәсе өстендә биеклек 4380 метр
Мирас статусы Рамсар җире[d]
Бу объекттан ясалган медиасурәтләр төркеме [d]
Карта
 Госайкунда Викиҗыентыкта

Госайкунда күле. (Непал телендә:गोसाइँकुण्ड). Координаталары:28/4/57.9/N/85/24/49/E. Биеклеге:4380 м. Ил:Непал.

Урнашуы үзгәртү

Непалда, Расува округында 4380 метр биеклегендә урнашкан. Күл Тришули елгасы чыганагы булып тора һәм Дхунче-Госайкунда-Хеламбу популяр туристик маршрутында урнашкан. Бу төбәктә бөтенесе бергә 108 күл һәм Лаурибина биек тау үткеле урнашкан (диңгез дәрәҗәсеннән 4610 метр югарырак). Елда алты ай (октябрьдан июньга кадәр) күл боз астында урнашкан.
Непал хөкүмәте 2011 елда Дхунче һәм Госайкунда күле арасында кабель күтәргече төзү проекты турында игълан иткән.[1]

Барлыкка  килүе турындагы легенда үзгәртү

"Махабхарата"да һәм Пураналарда тасвирланганча, берьюлы Дэвалар һәм асуралар Сөт Океанында май яза башлаганнар һәм аннан амританы алмакчы булганнар. Май язудан океан тирәнлегеннән үлем агуы халахала күтәрелгән. Агу бөтен якларга тарала башлаган һәм беркем дә аны туктата алмаган. Шул вакытта Вишну җитәкчелегендә Дэвалар Шивага мөрәҗәгать иткәннәр. Алар аны Кайлаш тавы өстендә тапканнар, анда ул хатыны Парвати белән утырган. Дэвалар Шива алдында баш игәннәр, аңа догалар укыганнар, аңа һәртөрле дан әйткәннәр һәм бөтен Локалар (Өч дөнья) буенча ага башлаган. Шива куркынычта булган Галәм яшәүчеләренә мәрхәмәтле булып киткән. Мистик көчләре ярдәмендә, Шива агу микъдарын киметкән, учына җыйган һәм шундук эчкән. Риваятьнең кайбер юрамаларының берсе буенча агуны эчкәннән соң Шиваның саф су эчәсе килде һәм ул үз өч япьле чәнечкесе белән җиргә бәргән. Шул ук мәлдә Госайкунда күле барлыкка килгән, ул һаман да дини сәфәр кылу урыны булып тора.

Галерея үзгәртү

Шулай ук карагыз үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Dhunche-Gosaikunda cable car service, archived from the original on 2011-07-05, retrieved 2019-02-23