Әфганстанда Һинд дине

Әфганстанда Һинд дине тарафдарлары булып әфганнарның кечкенә азчылыгы тора, алар 1000 шәхес дип исәпләнә һәм Кабулда һәм илнең башка зур шәһәрләрендә яши.[1][2][3][4]

Экамухалинга (Бер йөзле Шива линга), Әфганстан
Кабул Музее сыны

Әфганстанны мөселманнар яулап алуына кадәр әфганнар күп динле булганнар. Күпчелек Һинд дине һәм Будда дине тарафдарлары булган.[5]

Тарих үзгәртү

 
Кушан патшасы Канишка II-нең Шива Ходае белән алтын динары (безнең эраның 200–220 еллар)

Һинд дине Әфганстанда кайчан башланганы турында ышанычлы мәгълүмат юк, әмма тарихчылар фараз иткәнчә Һинду Куштан көньякка таба урнашкан территория борынгы заманнарда Һинду Үзәне Цивилизациясе белән мәдәни бәйләнгән булган дип фараз итәләр. Шул ук вакытта күпчелек тарихчылар Әфганстанда безнең эрага кадәр 330-ынчы елда Бөек Александр һәм аның Борынгы Македон әрмесе килгәнче Ахеменидлар җитәкләгән борынгы Арий кабиләләре яшәгән дип әйтә. Өч ел узгач Александр киткәч, ул Селевкид империясенең өлеше булып киткән. Безнең эрага кадәр 305 елда Селевкид Империясе Селевкид-Маурья Сугышы нәтиҗәсендә Һинду Куштан көньяктагы территорияне Һинд Маурья Империясенә югалткан.

Александр боларны Арийлардан алган һәм үз торак пунктларын нигезләгән, ләкин Селевк I Никaтьıp аларны Чандрагупта Маурьяга өйләнү һәм алмашка 500 фил алу шартларында кире алган.

[6]Страбо (безнең эрага кадәр 64 ел – безнең эраның 24 ел)

Безнең эраның 5-енче һәм 7-енче гасырларда Кытай сәяхәтчеләре Фасәнь, Сон Юн һәм сүанзанг Әфганстанны тикшергәннәр һәм Әфганстан турында ышанычлы мәгълүмат сакланган күп көндәлекләрне язып калдырганнар. Алар раслаганча төньякта Әмудәрья (Окс елгасы) һәм Һинд елгасы арасында төрле өлешләрдә Буддизм таралган булган.[7] Шулай да, алар Һинд дине турында күп язмаганнар, гәрчә Сон Юн хәбәренчә Эфталит хөкемдарлары Буддизмны танымаганнар, ә "Ходайларны эзәрлекләп, ит өчен хайваннарны аулаганнар.[7] Кытай монахлары Буддизм тарафдарлары булган, алар башка диннәр турында язарга кызыксынмаган булырга мөмкин. Шуңа өстәп Әфганстан төбәгендә сәяхәт итү хәрби башлыкларга һәм бандитларга күрә куркыныч булган.[7]

Кабул Шаһи һәм Зунбил династиясе үзгәртү

 
Хәзер Дарга Пир Раттан Натхта, Кабулда булган Гардез, Әфганстанта табылган 5-енче гасыр мәрмәр Ганеша. Язмада әйтелгәнчә бу "бу бөек һәм матур Махавиньяка сурәте Шаһи Хингала Патшасы тарафыннан изгеләштерелгән булган.[8]

Әфганстанны мөселманнар яулап алганчы, территориядә (төньякта) Зәрдөштлек, (көньякта һәм көнчыгышта) Мәҗүсилек, (көньяк-көнчыгышта) Буддизм, (Кабул/Логарда) Һинд дине һәм башкалар булган. Анда төрле халыклар яшәгән, шулар арасында фарсылар, хәләҗләр, төрекләр һәм әфганнар. Һинду Куштан көньякта көньяк эфталитларның токымы Зунбиллар хөкем сөргән. Көнчыгыш Кабул Шаһилар тарафыннан контрольдә булган. Зунбиллар һәм Кабул Шаһилар Һиндстан субконтинентының башка урыннары белән мәдәни бәйләнгән булган. Зунбил патшалары "Зун" дип аталган Кояш Ходаена табынганнар һәм исемнәрен шуннан алганнар. Кайбер галимнәр фаразынча Көньяк Азиядә сыннарга табынганнарның һәрберсе Һинд дине тарафдары булган дип әйтә. Мәсәлән, Андре Винк язганча "Зун культы Һинд дине культы, ә Буддизм һәм Зәрдөштлек булмаган."[9] Потларга барлык табыну да Һинд диненең өлеше булмаган. Потларга табыну бөтен дөньяда булган, Мәккә, Согуд Гарәбстанын да кертеп.[9]

Безнең эраның 653-4 елларда Габдеррәхмән бин Самара 6000 Гарәп мөселманнары белән Зунбил территориясенә үтеп кергән һәм Заминдаварда "Зун" гыйбадәтханәсенә юл салган, ул Әфганстанның хәзерге Һилмәнд пpавинcәсенең Муса Каладан өч милә көньяккарак урнашкан дип фараз ителә.

Кабул Шаһилар Зунбил территориясеннән төньякта, Кабулистан һәм Гандахараны керткән территориядә хөкем сөргән. Гарәпләр Ислам юлламасы белән Кабулга барып җиткән, ләкин озак хөкем сөрә алмаган. Кабул Шаһилар гарәп бәреп үтүләреннән саклану өчен шәһәр тирәли гигант дивар төзегәннәр, аны хәзер дә күреп була.[10]

Виллем Фогельсанг үзенең 2002 ел китабында язганча: "Безнең эраның сигезенче һәм тугызынчы эра дәвамында хәзерге Әфганстанның көнчыгыш өлешләре һаман мөселман булмаган хөкемдарлар кулында иде. Мөселманнарның аларга Һиндлеләргә карата мөнәсәбәт тенденциясе булган, гәрчә җирле хөкемдарларның күбесе ачык күренгәнчә Гунн яки Төрки килеп чыгышлы булган."[11] Безнең эраның 870-нче елында Зәранҗтан Сәффарид династиясе Әфганстанның күпчелек өлешләрен яулап алган һәм бөтен ил буенча мөселман хөкемдарларын куйган. 10-ынчы гасырда Газнәвиләр килгәнчегә кадәр мөселманнар һәм мөселман булмаганнар янәшә яшәгән дип хәбәр ителә.

"Кабулда бер юл буенча кереп була торган, көче өчен мәшһүр крепость бар. Аның эчендә мөселманнар һәм анда шәһәрчек анда Һиндстаннан кәферләр яши."

[12] Эстахри, безнең эраның 921 елы

Әфганстанда беренче "Һинду" турында мәгълүмат Хөдүд әл-Галәмдә безнең эраның 982-енче елында очрый, анда "Нинһар"да (Нангархарда) Исламга күчкән патша турында әйтелә, гәрчә аның Мөселман, Әфган һәм Һинду дип тасвирланган 30-дан артык хатыны булса да.[13] Бу атамалар еш географик төшенчәләр буларак кулланылган. Мәсәлән, "Һинду" (яки "Һиндустани") дип Һиндстан (Һиндстан субконтиненты)ннан чыккан кешеләрне тасвирлау өчен кулланган, һәм "Әфган" "Әфганстан"нан чыккан кешеләр өчен кулланылган.[14]

Мартин Эванс үзенең 2002 ел китабында язганча: "Хәтта шул вакытта да, Һинду Шаһиларның Һинду династиясе Гандхараны һәм көнчыгыш чикләрне тоткан. Унынчы гасырдан бирле Әфганстанда Фарсы теле тарала башлаган, көч үзәге Газнига күчкән, анда үз кануннары буенча Бохара шәһәренең Саманид династиясеннән башланган Төрки династия үз империясен төзергә дәвам иткән. Мәхмуд Газнәви 998 һәм 1030 еллар арасында хөкем сөргән. Ул Һиндуларны Гандхарадан куган һәм Һиндстаннан 17-дән дә азрак булмаган яу ясаган. Ул Әфганстанда һәм шулай ук Пакстанда массакүләм Исламга күчүне илһамландырылган.[15]

Солтан Мәхмуд Газнәви Һиндстанга (Һиндуларның илләренә) 10-ынчы гасырда Инд елгасын кичә башлаганда, Газнәви мөселманнар хәзерге Әфганстан территориясенә Һинду колларын алып килә башлаганнар.[16] Газнәвиләрнең хәрби бәреп үтүләре хәзер Әфганстан һәм Пакстан территорияләрендә Сөнни Исламның доминациясен тәэмин иткән. Төрле тарихи чыганакларда, мәсәлән, Мартин Эванс, Э.җ. Брилл һәм Фаришта Кабулга һәм Әфганстанның башка өлешләренә Исламның үтеп керүен Мәхмудкә язганнар:

Газнәвиләр Империясе соңрак Гурид Династиясе тарафыннан киңәйтелгән булган. Халҗи династиясе вакытында Һиндстан һәм Әфганстан арасында кешеләр ирекле йөргән. Бу Могол империясе һәм аннан соңгы Сури империясе һәм Дуррани империясенә кадәр шулай дәвам иткән.

Хәзерге чор үзгәртү

Әфганстанда хәзерге вакытта Һинд дине тарафдарлары булып төп этник төркемнәр булып Пәнҗабилар һәм Синдхлар тора, алар Сикхлар белән бергә Әфганстанга 19-ынчы гасырда килгән дип ышаныла.[17] Әфганстанда Сәвит Сугышына кадәр илдә берничә мең Һинду яшәгән, ләкин хәзерге вакытта аларның саны 1000 генә.[1] Башкаларның күпчелеге Һиндстанга, Яypyпa Берлегенә яки башка урынга күчеп киткән.

Әфган Һиндулары һәм Әфган Сикхлары еш гыйбадәт кылу урыннарын уртаклаша.[17] Алар кайчандыр Әфган икътисадында доминацияләгән. Сикхлар белән бергә алар Хиндки исеме астында мәгълүм.[18] Һинду җәмәгате арасында лингвистик демография төрле һәм гадәттә төбәк килеп чыгышына карый: Пәнҗабилар Пәнҗаб телендә сөйләшә, Синдхлар Синдх телендә, ә Кабуллылар һәм Кандхарилар Пушту телендә дә, Һиндко теленең төньяк һәм көньяк диалектларында да сөйләшәләр. Әфганстанның җирле Һинду җәмәгате күбесенчә Кабулда урнашкан. 2002 елда лойя җиргада Һиндулар өчен ике урыны булган.[19] һәм элеккеге Әфганстан Президенты Хәмид Карзайның икътисади киңәшчесе Әфган Һиндуы булган.

Талибанның 1996-ынчы елдан 2001 елга кадәр хөкем сөрүе вакытында Һиндулар үзләрен мөселман булмаганнарын таныту өчен һәм мәчеткә намаз вакытында бармаулары өчен җәза бирелмәс өчен сары бэҗлар кияргә тиеш булган. Һинду хатыннары аларга карата җенси җинаятьләр булмас өчен "бурка"лар кияргә тиеш булган. Бу Талибанның "мөселман булмаган" җәмәгатьләрне "мөселманнар"дан аеру планының өлеше булган.[20]

Бу декрет Һиндстан һәм Әᴍᴎpикə Кушма Штатлары хөкүмәтләре тарафыннан дини ирекне бозу буларак тәнкыйтьләнгән. Һиндстанда, Бхопалда Талибан режимына каршы киң протестлар узган. Әᴍᴎpикə Кушма Штатлары-та Анти Яла Ягу Лигасының сәркатибе, Абраһам Фоксман бу декретны Нацист Германиясендә яһүдләр ярлыклар киюенә тиңләгән.[21] Әᴍᴎpикə Кушма Штатлары-та берничә күренекле канун белгече Әфганстанда Һинду азчылыгы белән солидарлыгын күрсәтү өчен "Мин Һинду" дигән сары бэҗлар кигәннәр.[22][23][24][25]

Һиндстан аналитигы Рахул Банерҗи әйткәнчә бу Әфганстанда Һиндуларның дәүләт тарафыннан эзәрлекләвенең беренче очрагы. Һиндуларга каршы көч куллануы аларның санының кимүенә китергән.[26] 1990-ынчы еллардан бирле күп Әфган Һиндулары илдән сыену эзләп Һиндстан, Германия һәм Әᴍᴎpикə Кушма Штатлары кебек илләргә күчкән.[27]

2013 елның июленда, сайлау буенча Әфган парламентында азчылык төркемнәре өчен урыннар резервлаудан баш тарткан. Ул вакыттагы президент Хәмид Карзайның карарында кабилә кешеләре һәм "хатыннар" өчен урыннар резервланган, ә дини азчылыклар өчен Матәмдә игълан ителгән диннәрнең тигезелеге маддәсе буенча урыннар резервланмаган.[28]

Борынгы Һинд дине гыйбадәтханәләре үзгәртү

Урын Тасвирлама Башка мәгълүмат
Сакаванд Гыйбадәтханәсе [29] Логар пpавинcәсе [29]
Полуша [30] Бхима Дэви (Дурга) һәм Махешвера гыйбадәтханәсе [30] сүанзанг зиярәт кылган[30]

Шулай ук карагыз үзгәртү

Тышкы сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. 1,0 1,1 Sikhs struggle for recognition in the Islamic republic 2018 елның 30 сентябрь көнендә архивланган., by Tony Cross. November 14, 2009.
  2. Latest world news, breaking world news - MSN India. әлеге чыганактан 2014-07-14 архивланды. 31 March 2017 тикшерелгән.
  3. Legal traditions of the world: sustainable diversity in law, H. Patrick Glenn Edition 3, Oxford University Press, 2007
  4. Dark days continue for Sikhs and Hindus in Afghanistan. Hindustan Times. әлеге чыганактан 2018-12-24 архивланды. 12 May 2015 тикшерелгән.
  5. Al-Hind, the Making of the Indo-Islamic World: Early medieval India and the expansion of Islam, 7th-11th centuries, Volume 1 of Al-Hind, the Making of the Indo-Islamic World, André Wink, [[Махсус:Китап чыганаклары/[[[{{{lc}}}|просмотр]]] [[{{fullurl:{{{lc}}}|action=edit}} править]] [[{{fullurl:{{{lc}}}|action=history}} история]] [[{{fullurl:{{{lc}}}|action=watch}} следить]] [обновить]|ISBN 90-04-09509-8]], Publisher BRILL, 1990.
  6. Nancy Hatch Dupree / Aḥmad ʻAlī Kuhzād (1972). An Historical Guide to Kabul – The Name. American International School of Kabul. әлеге чыганактан 30 August 2010 архивланды. September 18, 2010 тикшерелгән.
  7. 7,0 7,1 7,2 Chinese Travelers in Afghanistan. Abdul Hai Habibi. alamahabibi.com (1969). August 9, 2012 тикшерелгән.
  8. For photograph of statue and details of inscription, see: Dhavalikar, M. K., "санскр. (IAST) Gaņeśa: Myth and Reality", in: Brown, 1991, pp. 50,63.
  9. 9,0 9,1 André Wink, "Al-Hind: The Making of the Indo-Islamic World", Brill 1990. p 118
  10. The Kabul Times Annual, Kabul Times Pub. Agency, Information, Culture Ministry., 1970, бит  220. 12 май 2015 тикшерелде.
  11. by Willem Vogelsang, Edition: illustrated Published by Wiley-Blackwell, 2002 Page 188
  12. A.—The Hindu Kings of Kábul (p.3). Sir H. M. Elliot. Packard Humanities Institute (1867–1877). әлеге чыганактан 2013-07-26 архивланды. September 18, 2010 тикшерелгән.
  13. Vogelsang, Willem (2002). The Afghans. Wiley-Blackwell. p. 18. ISBN 0-631-19841-5. https://books.google.com/books?id=9kfJ6MlMsJQC&lpg=PP1&pg=PA18#v=onepage&q&f=false. Retrieved 2012-08-16. 
  14. David Lorenzen. Who Invented Hinduism: Essays on Religion in History. Yoda Press. p. 9. ISBN 9788190227261. 
  15. Afghanistan: a new history By Martin Ewans Edition: 2, illustrated Published by Routledge, 2002 Page 15 [[Махсус:Китап чыганаклары/[[[{{{lc}}}|просмотр]]] [[{{fullurl:{{{lc}}}|action=edit}} править]] [[{{fullurl:{{{lc}}}|action=history}} история]] [[{{fullurl:{{{lc}}}|action=watch}} следить]] [обновить]|ISBN 0-415-29826-1]], [[Махсус:Китап чыганаклары/[[[{{{lc}}}|просмотр]]] [[{{fullurl:{{{lc}}}|action=edit}} править]] [[{{fullurl:{{{lc}}}|action=history}} история]] [[{{fullurl:{{{lc}}}|action=watch}} следить]] [обновить]|ISBN 978-0-415-29826-1]]
  16. Al-Idrisi, p. 67, Maqbul Ahmed; Al-Hind, the Making of the Indo-Islamic World, 1991, p. 127, Andre Wink.
  17. 17,0 17,1 Majumder, Sanjoy (2003-09-25). Sikhs struggle in Afghanistan. BBC. 2009-12-17 тикшерелгән.
  18. Hindki. Encyclopædia Britannica Eleventh Edition. әлеге чыганактан 2010-08-11 архивланды. 2007-09-15 тикшерелгән.
  19. Afghanistan's loya jirga BBC 0- June 7, 2002
  20. Taliban to mark Afghan Hindus 2007 елның 21 февраль көнендә архивланган.,CNN
  21. Taliban: Hindus Must Wear Identity Labels,People's Daily
  22. U.S. House condemns Taliban over Hindu badges - WWRN - World-wide Religious News. 31 March 2017 тикшерелгән.
  23. ForAmerica President Brent Bozell and FNC's Megyn Kelly Discuss Eric Cantor's Primary Loss (12 June 2014). әлеге чыганактан 2016-11-05 архивланды. 31 March 2017 тикшерелгән.
  24. rediff.com US edition: US lawmakers say 'We are Hindus'. 31 March 2017 тикшерелгән.
  25. Afghanistan News Center. әлеге чыганактан 2012-04-02 архивланды. 31 March 2017 тикшерелгән.
  26. US Lawmakers Condemn Taliban Treatment Of Hindus 2008 елның 25 май көнендә архивланган.,CNSnews.com
  27. Immigrant Hinduism in Germany: Tamils from Sri Lanka and Their Temples 2012 елның 15 октябрь көнендә архивланган.,pluralism.org
  28. We condemn the discrimination against Sikhs and Hindus of Afghanistan. Kabul Press. 12 May 2015 тикшерелгән.
  29. 29,0 29,1 Buddhist caves of Jāghūrī and Qarabāgh-e Ghaznī, Afghanistan By Giovanni Verardi, Elio Paparatti Page 102
  30. 30,0 30,1 30,2 A History of civisalition of Ancient India Vol 11, by Romesh Chander Dutt, p. 135