Амудәрья (дәрья — зур елга; таҗ. Амударё, үзб. Amudaryo, төрекм. Amyderýa) — Урта Азиядә иң зур елга. Озынлыгы 1415 км; Пәнеҗ белән бергә — 2540 км; бассейн мәйданы 309 мең км². Пәнеҗ һәм Вәхыш елгалары кушылудан барлыкка килә; дельта ясап, Арал диңгезенә коя. Җәен ташый. Декабрь һәм февраль айларында боз ага. Урта һәм түбән агымнары судно йөрешле, суы сугаруда киң кулланыла. Керки шәһәрендә янында уртача су чыгымы 2000 м³/с.

Амудәрья
География
Ил Төрекмәнстан, Таҗикстан, Әфганстан, Үзбәкстан
ДДӨБ 29 метр Edit this on Wikidata
Координатлар 37°6'21.6"тн, 68°18'22.7"кнч, 44°6'29.9"тн, 59°40'52.0"кнч
Tarddiad Памир Edit this on Wikidata
Нинди сулыкка коя Большое Аральское море Edit this on Wikidata
Бассейн мәйданы 309 000 км² Edit this on Wikidata
Озынлык 2620 километр Edit this on Wikidata
Су чыгымы 1400 м³/с Edit this on Wikidata
Карта

Тарих үзгәртү

Татар халкы, бөтен гарәп-мөселман мәдәнияте бер өлеше буларак, әүвәл елганың Җәйхун (иске тат. جيحون‎) гарәп исеме да кулланды[1], әмма хәзерге вакытта бу исем кулланмый.

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Гарәпчә-татарча-русча алынмалар сүзлеге: татар әдәбиятында кулланылган гарәп һәм фарсы сүзләре / К.З. Хәмзин, М.И. Мәхмүтов, Г.Ш. Сәйфуллин. — Казан: Тат. кит. нәшр., 1965. — 792 б. — Б. 773.