Һиндуку́ш (пушту هندوکش, урд. ہندوکش‎, бор. грек. Καύκασος ΙνδικόςҺинд Кавказы, яки Паропамисадлар (бор. грек. Παροπαμισάδαι)) — Үзәк Азиядәге тау системасы. Әфганстан һәм Пакстан территориясендә урнашкан.

Һиндукуш
пушту هندوکش, урд. ہندوکش
ИлләрӘфганстан Әфганстан
Пакстан Пакстан
Мәйдан154 488 км²
Озынлык507 км
Киңлек596 км
Иң биек ноктасы7708 м [1]
Һиндукуш (Әфганстан)
Һиндукуш (Азия)
 Һиндукуш Викиҗыентыкта

Озынлыгы ~800 км, киңлеге 350 кмгача. Иң биек ноктасы — 7708 м (Тиричмир тавы). Үзәк һәм көнбатыш өлешләрнең уртача биеклеге 4000 м. Һиндукуш көньяк-көнбатыштан төньяк-көнчыгышка сузылган булы, Амудәрья, Һинд һәм Һилмәнд елгалары бассейннары арасында суаергыч вазыйфасын, климатик һәм ландшафт чиге вазыйфасын башкара. Төп тезмәләр — Баба, Пагман, һ.б. Таулар альп җыерчыклыгы дәверендә барлыкка килгән. Туфрагы борынгы метаморфик токымнардан (сәверташ, грәнит, акшар һ.б.), шунингдек, мезокайнозойның утырма катламнарыннан төзелгән. Сейсмик актив зона. Климаты коры континенталь. Еллык явымнар саны 300—800 мм, көньяк-көнчыгыш җәйге муссоннар тәэсирендә була. Елгалары кар һәм боздан туена.

Искәрмәләр үзгәртү