Чандидас (Бенгалия телендә - চণ্ডীদাস); безнең эраның 1408 елында туган) - бу урта гасыр Бенгалия шагыйре. Кришна һәм Радха мәхәббәтенә караган 1250-дән артык шигырь Чандидас исеме астында табылган, Баду, Двиджа һәм Дина һәм шулай ук атамасыз. Бу бханиталар чын мәгънәсендә бер үк шәхескә яки түгел карарга мөмкин. Кайбер хәзерге галимнәр тарафыннан фараз иктәнчә, бу эшләр кимендә дүрт төрле Чандидаска карарга мөмкин. Боларның беренчесе булып Ананта Баду Чандидас булган дип фараз ителә, ул хәзерге көн Көнбатыш Бенгалия штатында Бирбхум районында туган тарихи фигура булган дип әйтелә һәм ул лирик Шрикришна Киртанны язган (Кришнага дан җырлары).

Шрикришна Киртан үзгәртү

1916 елда Бангийя Сахитья Паришад "Шрикришна Киртан"ның Басанта Ранджан Рой Бидватбаллабх тарафыннан Банкурада тапкан кулъязманы нәшер иткән.[1] Аның исеме фараз иткәнчә Шрикиришна Киртан, Кришна һәм Радханың кыйссасын сөйли.[2] Кыйссаның тарихы Бхагавата Пуранадан алынган. Шулай да, Бару Чандидас бу әсәрне Бангла әдәбиятының шедевры иткән. Ул моңсуланган Радхага Бенгалия сурәтен бирә һәм процесста көннең күп иҗтимагый хәлләрен тота.[чыганагы?] Ул мәшһүр Урта Гасыр Бенгалия шагыйре булып саналса да, аның Шрикришнакиртана поэмасы һаман сорау астында, шулай да текст "Ходай Кришнаның көтүче Радхага мәхәббәтнең" популяр хикәясе булып тора.[3] Шрикришнакиртананың 412 җыры унөч секциягә бүленгән, бу Радха-Кришна риваять циклын чагылдыра, күп юрамалар бик яхшы чагыштыру материалы бирә. Кулъязмада бу җыр булырга тиеш дип язылган иде һәм кайбер рагалар тавыш белән уку өчен язылган.[3] Әһәмиятле дини мәгънәгә ия текстның чынлыгы турында күп бәхәсләр алып барыла.

Гуманизм үзгәртү

Банглапедия буенча, Чандидас беренче гуманист булган Бенгали телле шагыйрь булган. Ул раслаганча "Shobar upor manush shotto tahar upore nai" ("Бөтенесе өстеннән кешелеклелек кенә").[1] Соңрак әдәбиятта шулай ук Чандидасның Раджакинига (кер юучы кызга) мәхәббәтенә дан җырланган.

Шулай ук карагыз үзгәртү

Вайшнава-Сахаджия

Искәрмәләр һәм билгеләмәләр үзгәртү

  1. 1,0 1,1 Devnath, Samaresh (2012). "Chandidas". in Islam, Sirajul; Jamal, Ahmed A.. Banglapedia: National Encyclopedia of Bangladesh (Second ed.). Asiatic Society of Bangladesh. http://en.banglapedia.org/index.php?title=Chandidas. 
  2. Bhowmik, Dulal (2012). "Srikrishnakirtan". in Islam, Sirajul; Jamal, Ahmed A.. Banglapedia: National Encyclopedia of Bangladesh (Second ed.). Asiatic Society of Bangladesh. http://en.banglapedia.org/index.php?title=Srikrishnakirtan. 
  3. 3,0 3,1 (1986) «Book Review: Singing the Glory of Lord Krishna: The "Śrīkṛṣṇakīrtana"». Asian Folklore Studies 45 (1): 152–154. DOI:10.2307/1177851.