Төп менюны ачу

Докипарру Һиндстанның Андһра Прадеш штатында Кришна районында Гудлаваллеру мандалында авыл. Шри Бһусаметһа Венкатешвара Свами Гыйбадәтханәсе www.sbvt.net бу авылда дини сәфәр кылу урыны булып тора.

Докипарру
Ил Һиндстан
Координатлар 16°17'56"N, 81°3'10"E
Мәйдан 15,84 км²
Халык саны 5909 кеше
Телефон коды 08674

Барып җитү ысулыҮзгәртү

KR Market, Vijayawada-дан 333D APSRTC автобусы бу урынга илтә. Поезд белән Кавутарам Секундерабад, Виджаявада һәм Мачилипатнам сызыгында иң якын станция булып тора. Бу станция гыйбадәтханәдән 4,8 км ераклыкта урнашкан. Шулай ук машиналар да бар.

КлиматҮзгәртү

Температура диапазоны җәй көне 40-47 °C арасында, һәм кыш көне 12-28 °C. Мачилапатнамнан барып җитү өчен 45 минуттан 1 сәгатькә кадәр вакыт сарыф ителә, һәм Виджаявададан 2-3 сәгать. Виджаявада 60 км ераклыкта, Мачилипатнам 17 км ераклыкта, Гудивада Докипаррудан 19 км ераклыкта.

ИскәрмәләрҮзгәртү