Тенггерлар (Нгоко, Мадья, Крама, wòng Tĕnggĕr, Madya Ява телендә: tiyang Tĕnggĕr, Krama Ява телендә: priyantun Tĕnggĕr, Индонезия телендә: suku Tengger) - бу Көнчыгыш Явада Явалылар этник төркеме, алар Маҗапаһит принцларыннан килеп чыккан дип фараз ителә. Аларның саны якныча 100 000 һәм үзәге көнчыгыш Явада, Бромо Тенггер Семеру Милли Паркында изоляцияләнгән Тенггер тауларындагы (Бромо Тавы) 30 авылда урнашкан.

Тенггерлар
Үз аталышы

wång Thěnggěr/ tiyang Thěnggěr/ priyantun Thěnggěr

яшәү җире

:
Индонезия Индонезия (Көнчыгыш Ява)

Теле

Ява теле (Тенггер диалекты), Индонезия теле

Дине

Һинд дине (Шива Ходаена табыну) , Ислам, Христианлык, Буддачылык

Кардәш халыклары:

башка Ява халкы суб-этнослары, мәсьәлән, Матарам, Cirebonese, Осинг, Boyanese, Самин, Naganese, Баньюмасан, һ.б.

 Тенггерлар Викиҗыентыкта

Тенггерларның таралган җәмәгатьләре шулай ук Көнчыгыш Яваның Пасуруан, Проболингго, Маланг һәм Лумаджанг районнарында бар. Традицион рәвештә алар риваять Роро Антенг һәм Джоко Сегер токымнары булып санала.[1] Тенггерллар Ява халкының суб-төркеме булып санала.

Тарихы үзгәртү

15-енче гасырга кадәр Тенггерларның үткәне Маҗапаһит Патшалыгы һәм элегрәк периодның башка патшалыклары белән бәйле булган. Риваять буенча Джака Сегер һәм Роро Антенг Тенггерларның бабалары булып торган.[2]

Тел үзгәртү

Тенггерлары Ява теленең борынгы диалектында сөйләшәләр, ул Тенггер Ява теле дип атала. Хәзерге Ява теленең тәэсирләре аларның сөйләмендә очрый. Аларның үзләренең язма Кави шрифты бар, ул борынгы Ява Брахми тибына нигезләнгән.[3]

Дин үзгәртү

 
Һолландия Көнчыгыш Һиндстаны чорында Тенггер каһиннәре.

Тенггерлар гомумән алганда дин буларак Һинд динен тоталар, гәрчә аларда күп Буддачылык һәм Анимизм элементлары бар. Балилылар кебек үк алар алкышлар өчен Ида Санг Хьянг Види Васага табыналар (турыдан-туры мәгънәдә "Олы Бөтен-Куәтле Ходай"), шулай ук Һинд дине һәм Буддачылык Илаһларына табыналар, аларга Тримурти (Шива, Брахма, Вишну Ходайлары керә, һәм шулай ук Буддага табыналар. Табыну урыннарына Пунден, Потен һәм Даньянг керә. Потен Бромо Тавының ком диңгезенең изге өлкәсе булып тора һәм көн саен Касада Церемониясендә аңа игътибар бирелә. Потенда берничә бина һәм киртә бар, алар Мандалалар (зоналар) дип аталган махсус композиция итеп корылган.

Тенггерлар шулай ук рухларга табыналар (бабаларга табыну). Шуларга "чикал бакал" керә, бу авыл нигезләүчеләрнең рухлары, "роһ баһурексо", авылның сакчы рухлары һәм "роһ лелуһур", бабаларның рухлары. Бу рухларны канәгатьләндерү ритуаллары махсус каһиннәр тарафыннан башкарыла. Бу ритуаллар дәвамында рухларны чагылдыручы кечкенә батик тукыма киеменә киендерелгән фигуралар рухларны күрсәтәләр һәм алар ризык һәм эчемлек белән тәкъдим ителә. Ышану буена рухлар бу тәкъдимнәрнең асылын татый дип ышаныла. Бромо янартавы иң изге урыннарның берсе булып таныла. Әгәр дә ул атса, аларның Ходае бик ярсулы булган дип ышаныла.

Тенггерлар Ходайларга ризыклар тәкъдим итәләр.

  • Садженан - сакчы Илаһларга формаль литургиядә каһин тарафыннан тәкъдим ителә. Төрле чараларда ризыклар Садженан буларак тәкъдим ителә. Мәсьәлән, өйләнү-өйләнешү церемониясе вакытында дөге конусы "Тумпенг Валагара" тәкъдим ителә. Ул пар өчен һәм бөтен авыл өчен алкыш булып тора.
  • Сугухан гади Тенггер Һинд дине тарафдарлары тарафыннан баба рухларына тәкъдим ителә.
  • Тампинг явыз рухларына ризык тәкъдимнәре, алар бәхетсезлектән арындырырга тиеш дип ышаныла.

Каһиннәр Дукун яки Реси Пуджангга дип атал; алар аларның дини табынуларында урта рольне уйныйлар. Алар Илму дигән Илаһларның һәм рухларның дини белемнәренә ия дип ышаныла, бу белемне гади Тенггерлардан саклап яшерәләр. Каһинлек нәселдән килә һәм гадәттә әтидән угылга тапшырыла. Һәр авылда бу каһиннәрнең берсе генә була, аның өч ярдәмчесе була - "Леген", "Сепуһ" һәм "Дандан".

Соңгы берничә декадада, Мадураның артык халык яшәвенә күрә, күп Мадурадан күчеп килгәннәр Тенггерларның җирен, табигать тыюлыкларын чистартып эксплуатацияләнгәннәр һәм 2-3% Тенггерларны (10 000-гә кадәр) Исламга күчәргә өндәгәннәр — бигрәк тә Тенггер сыртыннан ары түбәнлекләрдә килергә җайлырак урыннарда. Ислам дәгъвачылары активлыгына күрә калган Һинд дине Тенггерлары Бали Һинд дине тарафдарларын аларның мәдәниятен һәм динен Балилыларныкына якынрак итеп реформалаганнар. Индонезия хөкүмәтләре Тенггер тауларын Бромо-Тенггер-Семеру паркы итеп игълан иткәннәр һәм бу җирдә урман кисү тыелган дип игълан иткәннәр, шулай итеп Тенггерларны яклаганнар.

Яшәү ысулы үзгәртү

Тенггерлар нигездә я авыл хуҗалыгында, я күчмә көтүчеләр булып эшлиләр. Крестьяннар гадәттә түбәнрәк биеклекләрдә яшиләр, шул ук вакытта күчмәләр югарырак биеклекләрдә яшиләр һәм кечкенә атларда атланып йөриләр.[4]

Фестивальләр үзгәртү

Яднья Касада үзгәртү

Тенггерларның төп фестивале "Яднья Касада", ул бер ай дәвам итә. "Касада"ның 14-енче көнендә Тенггерлар Потен Бромога баралар һәм төп Ходай Хьянг Види Васа һәм (Семеру Тавы) Ходае Махадэвадан алкышлар сорыйлар, дөге, җимеш, яшелчәләр, мал һәм башка биредәге әйберләрне тәкъдим итәләр.[5] Алар шулай ук дару кешеләренең догаларны истә калдыруларының имтиханын карыйлар. Имтиханны үткән дару кешесе Тенггер кабиләсенең рухи җитәкчесе булып сайлана.

Фестивальнең килеп чыгышы Маҗапаһит патшалыгына карый торган риваять булып тора, бу Патша Бравиджайя хөкеме вакытында булган; Патшалыкның Патшабикәсе Роро Антенг дигән кызга туу биргән, ул соңрак Брамин кастасының яшь кешесе Джака Сегерның хатыны булган.

Риваять буенча, Роро Антенг һәм Джака Сегер тузучы Маҗапаһит Патшалыгыннан 15-енче гасырда киткәннәр арасында булган, бу Явада көчле Ислам таралышы вакытында патшалык упкын чигендә булган вакытта булган. Бу пардан хәзерге Тенггер халкы килеп чыккан дип әйтелә.

Шулай ук карагыз үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Mount Bromo East Java tourism
  2. James Minahan (2012). Ethnic Groups of South Asia and the Pacific: An Encyclopedia. ABC-CLIO. ISBN 15-988-4660-4. 
  3. Frank Webster Price, ed (1950). "P.F. Collier & Son Corporation". Collier's Encyclopedia: With Bibliography and Index, Volume 10. Collier. p. 510. 
  4. James Minahan (2012). Ethnic Groups of South Asia and the Pacific: An Encyclopedia. ABC-CLIO. p. 324. ISBN 15-988-4659-0. 
  5. Lands of the Monsoon | Shows | BBC Nordic | BBC Worldwide Nordic. әлеге чыганактан 2018-04-24 архивланды. 2018-12-02 тикшерелгән.

Тышкы сылтамалар үзгәртү