Лава Гыйбадәтханәсе

Лава Мандир Раманың улы Һинд дине Ходае Лавага багышланган Һинд дине гыйбадәтханәсе. Ул Пакистанда, Лахорда, Лахор Фортында урнашкан. Шәһәр үзе аның хөрмәтенә багышланган.

Рама уллары Лава һәм Куша белән. Лава Мандир, Лахор. Координаталары: 31°32'59N, 74°20'37 O булган Пакистанда, Пәнҗабта, Лахорда, Лахор кальгасында урнашкан Лава Ходаена багышланган Һинд дине гыйбадәтханәсе. Идарә органы:Пакистан Һинду Шурасы, Веб-сайты:[http://www.pakistanhinducouncil.org/ http://www.pakistanhinducouncil.org/


Этимологиясе үзгәртү

Дешва Бхагада, Лахор "Лавпор" дип атала, бу Рама улы Лавадан килеп чыгуга күрсәтә. Раджпутананың борынгы язмаларында бирелгән исем "Лох Кот", бу "Лох форты" дигәнне аңлата, бу Раманың улы нигезләүчегә күрсәтә.[1]

Тарихы үзгәртү

Сөйләм традициясендә нигезләнгән риваятьтә "Лахор" борынгы заманда "Лавапури" (Санскрит телендә Лава шәһәре) буларак билгеле булган дип әйтелә.[2] Ул Патшазадә Лава тарафыннан нигезләнгән булган.[3] Ул Сита һәм Раманың улы булган. Касур аның игезәк бертуганы Патшаздә Куша тарафыннан нигезләнгән булган.[4]

Хәзерге вакытта Лахор Фортында Лавага нигезләнгән гыйбадәтханә бар. (ул шулай ук Лох, ягъни "Лох-авар" яки "Лох Форты" дип әйтелә).[5]

Лахор турында иң борынгы аутентик документ билгесез автор тарафыннан 982 елда язылган. Ул "Хүдүдү-л-аләм мин әл-мәшрикъ илә-л-мәгъриб" (Дөнья Төбәкләре) дип атала.[6] 1927 елда ул Владимир Фёдорович Минорский тарафыннан инглиз теленә тәрҗемә ителеп, Лахорда нәшер ителгән. Бу документта Лахор "шаккатыргыч гыйбадәтханәләре, зур базарлары һәм зур бакчалары" булган кечкенә шәһәр дип әйтелә. Анда шулай ук "әйләнә-тирәсендә өйләр булган ике төп базар" булганлыгы турында әйтелә һәм "бу ике бина янында балчык стеналар аларны бер итә" дип әйтелгән. Чын документ хәзерге вакытта Британия Музеенда саклана.[7]

Лахор тарихта төрле исемнәр астында билгеле булган. Хәзерге вакытта аның кайчан нигезләнүе турында нәтиҗә итәрлек шәһадәтнамә юк. Кайбер тарихчылар шәһәрнең тарихын 4000 ел элек дип әйтә.[8] Шулай да, тарихи яктан, Лахорга кимендә 2000 ел булганы исбатланган. Көньяк Азиягә төп сәүдә һәм үтеп керү маршутларында ятып, Лахор белән берничә династия һәм урда хөкем сөргән.

Шулай ук карагыз үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. History of Lahore
  2. Bombay Historical Society (1946). Annual bibliography of Indian history and Indology, Volume 4. p. 257. https://books.google.com/books?id=FAS2AAAAIAAJ&q=Lahore+Lavapuri&dq=Lahore+Lavapuri&ei=Fb8gStypC5byygSTlt27Dw&pgis=1. Retrieved 2009-05-29. 
  3. Baqir, Muhammad (1985). Lahore, past and present. B.R. Pub. Corp. pp. 19–20. https://books.google.com/books?id=-pAcAAAAMAAJ&q=Lahore+Lava&dq=Lahore+Lava&ei=x78gSqXAIYWKygTqtNXmAg&pgis=1. Retrieved 2009-05-29. 
  4. Nadiem, Ihsan N (2005). Punjab: land, history, people. Al-Faisal Nashran. p. 111. https://books.google.com/books?id=pyFuAAAAMAAJ&q=Kasur+Kusha&dq=Kasur+Kusha&ei=9rwgSritBZWQyASHk7maDw&pgis=1. Retrieved 2009-05-29. 
  5. Naqoosh, Lahore Number 1976
  6. HUDUD AL-'ALAM 'The Regions of the World' A Persian Geography 2006 елның 24 октябрь көнендә архивланган.
  7. Dawn Pakistan - The 'shroud' over Lahore's antiquity
  8. Glasgow gets a new twin in Lahore, Living in Glasgow (14 September 2006). 6 июль 2009 тикшерелде. 2009 елның 28 февраль көнендә архивланган. архив күчермәсе, Archived from the original on 2009-02-28, retrieved 2018-05-12