Гандхарвалар - ул Һинд дине һәм Буддизмда билгеле күк мәхлукатлары өчен атама; ул шулай ук Һинд классик музыкасында оста җырчылар өчен төшенчә булып тора.

Һинд динендә үзгәртү

 
Апсара белән гандхарва (уңда), 10-ынчы гасыр, Чам, Вьетнам

Һинд динендә, гандхарвалар (Санскрит телендә: गन्धर्व, gandharva, Ассам телендә: গন্ধৰ্ব্ব gandharbba, Бенгали телендә: গন্ধর্ব "gandharba", Каннада телендә: ಗಂಧರ್ವ, Тамил телендә: கந்தர்வர், Телугу телендә: గంధర్వ Gandharvudu, Малаялам телендә: ഗന്ധർവൻ) ир-ат табигать рухлары, Апсараларның ирләре. Кайберләре өлешчә хайван, гадәттә кош яки ат. Аларның бик яхшы музыка осталыклары бар. Алар Сома эчемлеген саклаганнар һәм Ходайлар өчен аларның сарайларында матур музыка ясаганнар. Гандхарвалар еш Ходайлар мәхкәмәсендә җырчылар буларак сурәтләнә.
Гандхарвалар Ходайлар һәм кешеләр арасында юллама тапшыручылар буларак эшли. Һинд дине законнары буенча гандхарва өйләнүе - ул үзара килешү буенча һәм рәсми ритуалларсыз ясала торган өйләнү.
Гандхарвалар еш Махабхарата эпосында искә алына һәм Дэвалар һәм Якшалар белән ассоциацияләнә, дәхшәтле сугышчылар буларак. Алар төрле Гандхарва Патшалыгы территорияләре буйлап таралган дип әйтелә.

Ата-аналары үзгәртү

Гандхарвалар өчен төрле ата-аналар бирелә. Аларны Праджапати, Брахма, Кашьяпа, Мунилар, Аришта, яки Вак барлыкка китергән дип әйтәләр.[1]

Буддизмда үзгәртү

 
Дүрт Күк Патшаларның берсе һәм гандхарваларның патшасы Дхртараштра.

Гандхарва (Санскрит) яки гандхабба (Пали) (Япон телендә: 乾闥婆 Kendatsuba) Буддизм космологиясендә түбән дәрәҗәле Дэвалар. Алар Көнчыгыш Сакчысы Бөек Патша Дхртараштрага буйсыналар. Мәхлукатлар бу форма тәнне Шиланың иң гади формасын практикалау нәтиҗәсендә алып туалар.(Джанавасабха-сутта, DN.18).
Гандхарвалар һава аша очалара һәм оста музыкантлар буларак билгеле. Алар агачлар һәм чәчәкләр белән бәйле һәм кайры, сумала һәм чәчәкләр исендә яшәгән итеп тасвирлана. Алар аулак урында ялгыз медитацияләүче монахны борчырга мөмкин.
Гандхарва һәм якша төшенчәләре кайвакыт бер үк шәхес өчен кулланыла; бу очракларда якша гомумирәк төшенчә, ул төрле түбәнрәк Ходайларны кертә.

Янә тууда үзгәртү

Mahātanhasankhaya Suttaда Маджджхима Никайяда, Гаутама Будда үзенең бхикхуларына яралгы өч шарт үтәлгәндә үсеш ала дип аңлата: хатын үзенең менструаль циклның дөрес ноктасында булырга тиеш, хатын һәм ир җенси якынлык кылырга тиеш һәм гандхабба булырга тиеш. Бу суттага комментарда "гандхабба" сүзе күк дэвасын түгел, әмма кармасы буенча туарга тиеш мәхлукатны аңлата.[2]

Мәшһүр Гандхарвалар үзгәртү

(DN.20 һәм DN.32)-дә искә алынган мәшһүр Гандхарвалар - Панада, Опаманна, Нала, Читтасена, Раджа. Джанесабха мөгаен Джанавасабха белән бер үк, Магадха Патшасы Бимбисараның янә тууы. Матали Гандхарвасы Буддизмда Шакра өчен арба йөртүчесе.
Тимбару (Тумбуру) гандхарваларның җитәкчесе булган. Аның кызы Бхадда Сурияваччаса (Санскрит телендә: Бхадра Сурьяварчаса) һәм башка гандхарва Панчасикха арасында мәхәббәт турында романтик хикәя бар. Панчасикха Сурьяваччасага аның Шакра алдында биегәнен күргәч, гашыйк булган, әмма ул кыз арба йөртүче Маталиның улын Сикхандины сөя торган булган. Панчасикха шуннан соң Тимбаруның өенә барып "бильва" агачыннан ясалган үзенең лютнясында мелодия уйнаган, ул моңа бик тә маһир булган һәм мәхәббәт җырын җырлаган, анда ул Будда һәм аның архатлары турында темалар да кушкан.
Соңрак Шакра Панчасикханы Будда белән уртакчы булырга өндәгән, шулай итеп, Шакра аның белән очрашырлык итеп. Панчасикха шулай ук Дүрт Күк Патшалары юллама тапшыручысы буларак эшли, яңалыкларны алардан Маталига тапшыра, Матали Щакра һәм Траястримса дэваларының вәкиле.
"Гандхарва" яки "гандхабба" шулай ук бөтенләй башка мәгънәдә кулланыла, ул үлем һәм янә туу арасындагы халәтне аңлата.

Һинд классик музыкасында үзгәртү

Һинд классик музыкасын оста уйнаган өчен күп җырчылар гандхарвалар буларак мәгълүм. Аларның бөтенесе дә, бер юлы яки башка юлы, төрле музыкаль тамашаларда катнашканнар. Аларның музыка стиле Маратхи телендә "Кула сангит" буларак мәгълүм, турыдан-туры мәгънәдә "мирас музыкасы". Алар халыкның күпчелеге тарафыннан Һинд классик музыкасы осталары буларак мәгълүм, бигрәк тә Махараштра штатында.

Шулай ук карагыз үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. A Sanskrit-English dictionary: etymologically and philologically arranged, by Sir Monier Monier-Williams. https://books.google.com/books?id=zUezTfym7CAC&pg=PA346. Retrieved 2012-12-19. 
  2. Error on call to Template:cite web: Parameters url and title must be specifiedThanissaro Bhikkhu (30 November 2013). . Access to Insight (BCBS Edition).