Мальтада Һинд дине

Һинд дине Мальтада азчылык дине булып тора. Рәсми рәвештә ул илдә культ дип таныла, ә дин булып танылмый.[1].

Җәмәгать тормышы үзгәртү

Мальтада якынча 100 Һинд дине гаиләсе бар, әмма Һинд дине гыйбадәтханәләре юк һәм үлгән Һиндулар Мальтада еш күмелә торган булалар, ә кремацияләнми. Трик Белла Веста, Сан Гваннда Мальта-Һиндле Җәмәгать Үзәге бар. Бу җәмәгать шулай ук ел саен тере тамашалар һәм бәйрәм итүләр белән Дивали балын оештыра.[2]

Мальтада Һинд дине тарафдарлары Дивали, Һолины, Онамны бәйрәм итәләр.[3][4] Һәм шулай ук башка Һинд дине фестивальләрне дә.

Һинд динен рәсми тану үзгәртү

Мальтада Һинд дине һәм Иудаизм культ буларак, ә дин түгел буларак танылган. 2010 елда Һинду һәм Иудаизм төркемнәре Папа Бенедикт XVI-га Мальтада барлык диннәр закон алдында тигез булсын өчен мөрәҗәгать иткән,[1] әмма Папа катнашмаган. Универсаль Һинд дине Җәмгыятенең президенты Раджан Зед, һәм АКШ-да Невадада һәм Калифорниядә Яһүд җитәкчесе Джонатхан Б.Фрайрих Невадада Мальтада Католик Чиркәве азчылык карашларын уртаклашуга җитди карамаган һәм аларның азчылык тигезлеге турында сүз алып барырга теләмәвенә канәгатьсезлек белдергән.[5]

Искәрмәләр үзгәртү