Непали Мандир (Хинди телендә:नेपाली मंदिर), шулай ук Кантхвала Мандир яки Мини Каҗураһо буларак мәгълүм (Кантһвала Хинди телендә "агач" дигәнне аңлата), ул Варанаси изге шәһәрендә иң борынгы һәм иң мәшһүр гыйбадәтханәләрнең берсе. Бу гыйбадәтханә Һинд динендә зур дини әһәмияткә ия һәм Шива Ходаена багышланган. Безнең эраның 19-ынчы гасырында Непал патшасы тарафыннан төзелгән, гыйбадәтханә тыштан терракотта, таш һәм агачтан ясалган һәм Катмандуда Пашупатинатх Гыйбадәтханәсенең репликасы булып тора.[1][2][3][4][5]

(नेपाली मंदिर) Координаталары: 25.309821 N, 83.012859 O булган, Һиндстанда, Уттар Прадешта, Лалита Гат, Варанасида 78.161 м биеклектә урнашкан Шива Ходаена багышланган Һинд дине гыйбадәтханәсе. Барлыкка китерүчеләре - Рана Баһадур Шаһ, Гирван Юддха Бикрам Шаһ Дэва (Непал патшасы), 1843 елда тәмамланган, Пагода архитектура стиленда.

Тарихы үзгәртү

Непал Патшасы Рана Баһадур Шаһ Варанасида 1800 елдан 1804 елга кадәр булган һәм үзен "Свами Ниргунанда" дип атаган. Анда торганда ул Варанасида Пашупатинатх Гыйбадәтханәсенең репликасын төзегән. Гыйбадәтханәне төзү аның Варанасида торган вакытында башланган. Төзү дәвамында Шаһ кире Непалга кайткан. 1806 елның 25 апрелендә Рана Баһадур Шаһка аның үги туганы Шер Баһадур Шаһ кадаган. Аның улы Гирван Юддха Бикрам Шаһ Дэва шуннан соң 20 ел узгач проектны тәмамлаган. Җир шуннан соң 1843 елда Рана Баһадур Шаһка Каши Нареш тарафыннан күчерелгән булган. Гыйбадәтханә, янәшәдәге җир, Лалита Гат һәм Дхармшала Непал хөкүмәтенә карый.[1][2][3][4][5]

Төзелүе үзгәртү

 
Кашида Непали Дэвастхан, 1860-ынчы еллар ахыры, Сэмюэль Борн төшергән фотосурәт

Мандир терракотта, таш һәм агачтан ясалган һәм аны тәмамлау өчен утыз ел киткән. Агач термитларга каршы чыдам. Ул Непали стиленда төзелгән һәм тамаринд һәм ficus religiosa (пипал) агачлары белән уратылып алынган. Гыйбадәтханә Пагода стиле архитектурасында, күбесенчә агачтан кисеп ясалган. Анда Каҗураһо Һәйкәлләр Төркемендә күрсәтелгәннәргә охшаш сыннар бар һәм шулай итеп алар "Мини Каҗураһо" дип аталалар.[1][2][3][4][5]

Урнашуы үзгәртү

Непали Мандир Варанасида Лалита Гатта урнашкан. Ул Варанаси төен тимер юл станциясеннән 3,8 км көньяк-көнчыгышка табарак һәм Маникарника Гаттан 100 м көньяк-көнбатышка таба урнашкан.[6]

Шулай ук карагыз үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. 1,0 1,1 1,2 Nepali Mandir, ixigo.com. 1 август 2015 тикшерелде. архив күчермәсе, Archived from the original on 2015-09-25, retrieved 2018-05-08 
  2. 2,0 2,1 2,2 A piece of Nepal in Varanasi, The Times of India. 1 август 2015 тикшерелде.
  3. 3,0 3,1 3,2 This ghat of Goddess Lalita, The Times of India. 1 август 2015 тикшерелде.
  4. 4,0 4,1 4,2 Kathwala Temple, TripAdvisor. 1 август 2015 тикшерелде.
  5. 5,0 5,1 5,2 Information, buzzntravel. 1 август 2015 тикшерелде. 2016 елның 4 март көнендә архивланган. архив күчермәсе, archived from the original on 2016-03-04, retrieved 2018-05-08 
  6. Location, Google Maps. 1 август 2015 тикшерелде.

Калып:Varanasi Калып:Temples in Varanasi Калып:Hindu temples in Uttar Pradesh