Манибхадра төп якшаларның берсе. Ул борынгы Һиндстанда популяр Ходай булган.

Паркам Якша. Яшәү урыны:Алькапури. Ваханасы:мангуст. Коралы:сөңге. Әтисе:Кубера. Әнисе:Бхадра.

Иконографиясе үзгәртү

 
Матхурадан якша сурәте

Якша Манибхадраның берничә яхшы мәгълүм сурәте билгеле.[1] Иң борынгы ике мәгълүм сурәт алар:

Паркхамнан Якша Манибхадра үзгәртү

  • Матхурадан Якша Манибхадра, безнең эрага кадәр 200 - безнең эраның 50-енче елына карый.[2] Упиндер Сингх буенча, пот 2.59 метр биеклектә. Стилистик нигезләре буенча ул безнең эраның 2-енче - 1-енче гасырларга даталанырга тиеш, әмма Брахмида язма безнең эраның 3-енче гасыр дип фараз итәргә мөмкинлек бирә. Язмада шулай дип әйтелгән "Куниканың өйрәнчеге, Гомитака тарафыннан ясалган. Сигез иртуган тарафыннан корылган, Манибхара конгрегациясе ("пуга") әгъзалары. Шулай итеп бу язма пот Якша Манибхадраны чагылдыруын күрсәтә.[3] Джон Бордмэн буенча, киемнеж итәге Грек сәнгатеннән алынган. Охшаш потны тасвирлап, Джон Бордман шулай дип яза: "Аның җирле алдан килүчеләре юк һәм бу күбрәк Соң Грек Архаик манеризмына охшаган". Охшаш хасиятләр Бхарут Яванада бар.[4]

Падмавати Паваядан Якша Манибхадра үзгәртү

  • Падмавати Паваядан Якша Манибхадра. Сурәт астында язма Манибхадра табынучылар төркемен искә ала.

Аларның икесе дә тормыш потларыннан зуррак, еш Маурья яки Шунга Империясе чорына карый. Паркхам Якша Рам Кинкер Баидж тарафыннан Якша сурәтен кисү өчен кулланылган, ул хәзер Дәлһидә Һиндстанның Резерв Банкы алдында тора.[5]

Манибхадра еш кулында акча янчыгы белән сурәтләнә.

Һинд дине үзгәртү

Манибхадра Шива Ходаеның аватары булып тора, ул аны ярсулы булганда һәм сугыш өчен җыелыш булганда чакырган. Махибхадра Шиваның башка аватары булган Вирабхадра белән Җаландхара армиясен юк иткән.[6] Махабхаратада Манибхадра Кубера белән бергә якшалар җитәкчесе буларак искә алына. Арджуна аңа табынган.[7] Рамаянада, Манибхадра Равана белән сугышучы дип күрсәтелгән, ул вакытта ул Вайшравананың биләмәләрен Кайлаш Тавында һөҗүм иткән.[8] It is possible that the avatar of Shiva and the chief of the yakshas may be the same Manibhadra but there is no confirmation.

Буддачылыкта үзгәртү

Самьюкта Никаяда, Манибхадра Магадхада Манимала чайтьяда яшәгән дип әйтелә. Якша Манибхадра Дәртле Манибхадраның Дхаранисында катнаша.[9]

Җәйничелектә үзгәртү

 
Манибхадра Гыйбадәтханәсе, Магарвада

Сурьяпраджнапатида Митхилада Манибхадра чайрья искә алынган. Якшалар турында Джинасенаның Харивамса Пуранасында (783 A.D.) искә алынган.[10] Шулар арасында Манибхадра һәм Пурнабадра якшалар һәм Бахупутрика якшини иң популяр булганнар. Манибхадра һәм Пурнабадра якшалар төп якшалар буларак искә алынган, Манибхадра төньякныкыларныкы, ә Пурнабадра көньяклыларныкы дип.

Манибхадрага һаман Җәйннәр якша итеп табыналар, бигрәк тә Тапа Гаччхалар белән бәйлеләре. Мандибхадра белән бәйле өч гыйбадәтханә мәшһүр: Уҗҗайн, Аглод (Сабаркантха) һәм Магарвада (Банаскантха). Манибхадра Якша (яки Вира) Гуҗараттагы Җәйннәр арасында популяр ярым-Ходай.[11] Аның сурәте күп формаларны ала ала, шуларга формасыз ташлар керә, шулай да иң киң чагылышта ул күп казык тешле Айравата буларак күрсәтелә.[12][13]

Шулай ук карагыз үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Yaksha cult and iconography, Ram Nath Misra, Munshiram Manoharlal, 1981
  2. Costumes & Ornaments As Depicted in the Early Sculpture of Gwalior Museum By Sulochana Ayyar, Mittal Publications, Dec 1, 1987, p. 29
  3. "A History of Ancient and Early Medieval India: From the Stone Age to the 12 the century" by Upinder Singh p.365
  4. Bharut Yavana (John Boardman, "The Diffusion of Classical Art in Antiquity", Princeton University Press, 1993, p.112.)
  5. Of Art, Central Banks, and Philistines, RBI History Project, http://www.rbi.org.in/History/Mis_Ane_OfArtCentralBankers.html 2009 елның 16 гыйнвар көнендә архивланган.
  6. http://www.sacred-texts.com/hin/hmvp/hmvp43.htm
  7. Hinduism: An Alphabetical Guide, Roshen Dalal, Penguin Books India, Oct 5, 2011, p. 240
  8. Ramayana: King Rama's Way, William Buck, Barend A. Van Nooten, Shirley Triest, University of California Press, Nov 1, 2000, p. 32–33
  9. THE DHĀRANI OF THE EXALTED MANIBHADRA 2012 елның 2 июль көнендә архивланган., Translated from Tibetan by Erick Tsiknopoulos
  10. "Symbols, Ceremonies and Practices" by Pramodaben Chitrabhanu
  11. Yakshraj Shree Manibhadradev, Nandlal B Devluk, Arihant Prakashan, 1997
  12. Kristi L. Wiley (17 June 2009). The A to Z of Jainism. Scarecrow Press. p. 138. ISBN 978-0-8108-6337-8. https://books.google.com/books?id=cIhCCwAAQBAJ&pg=PA138. 
  13. Shah, U. P. (September-December 1982). «Minor Jaina deities». Journal of the Oriental Institute XXXII (1-2): 97–98.
Sources