Малавида Һинд дине

Малавида Һинд дине шул вакытта Британия Үзәк Африка һәм соңрак Ньясалэнд дип аталган җиргә 19-ынчы гасыр ахырында һәм 20-енче гасыр башында колониаль Британия хөкемдарлары Һиндле эшчеләрне алып китергәч килгән.[1][2] Алар Көнчыгыш Африкага глобаль эшчеләр күчүенең өлеше булган, алар инфраструктура проектларын төзергә булышканнар, хезмәт күрсәтүне оештырырга, ваклап сату базарлары һәм хакимиятне тәэмин өчен ярдәм иткән.[1][2][3] Иммигрантларның кайберәүләре белемле һәм һөнәрле булган, әмма күбесенчә ярлы һәм ачлыктан интегүче Пәнҗаб, Уттар Прадеш, Бихар һәм Бенгалдан, алар Малави һәм Мозамбик арасында беренче тимер юлны төзергә булышканнар.[2][4][5]

Һинд динен күбесенчә Христиан Малавида азчылык тота. Хөкүмәт Христиан һәм Мөселман демографиясен саный, әмма башка диннәрне аерым санамый һәм Һинд дине тарафдарларын традицион Африка диннәре белән бергә "Башкалар" төркеменә язып куя. "Башкалар" 2006 елда 3,1%.[6][7]

Малавиның 1994 ел конституциясе буенча, Сенатта күп урыннар "Малавиның төп диннәре" өчен каралган һәм Христианлык һәм Ислам гына "төп диннәр" дип танылган.[8]

Колониаль хөкем беткәч, Һиндулар (Джайннар һәм Сикхлар белән) Көнчыгыш Африкада эзәрлекләнгәннәр һәм төрле Көнчыгыш Африка хөкүмәтләре Граждан хезмәтләренең африканизациясен алга сөреп икътисадның коммерция һәм һөнәр секторларын Европадан булмаганнарга, Азиядән булмаганнарга, ә асаба халыкка гына бирүче законнарны чыгарган.[9] Элек Малавида яшәгән күп Һинд дине тарафдарлары шул чорда башка илләргә күчкән, бигрәк тә 1960-ынчы еллардан Берләшкән Корольлеккә.[1]

Гуҗарати, Синдхи һәм Бенгали Малавидагы Һинд дине тарафдарларының төп диннәре булып тора. Һинд диненең суб-традициясе булган Брахма Кумарисның Блантайрда Трикум Коттеджында Раджа Йога Үзәге бар.[10]

Искәрмәләр

үзгәртү

Шулай ук укырга мөмкин

үзгәртү
  • Steven Vertovec, The Hindu Diaspora: Comparative Patterns, 2013,Taylor & Francis [1]
  • Richard Carver, Where Silence Rules: The Suppression of Dissent in Malawi, 1990, Human Rights Watch, [2]
  1. 1,0 1,1 1,2 Sushil Mittal; Gene Thursby (2009). Studying Hinduism: Key Concepts and Methods. Routledge. pp. 87–88. ISBN 978-1-134-41829-9. https://books.google.com/books?id=QdBFq2Ia79AC&pg=PA87. 
  2. 2,0 2,1 2,2 Kim Knott (2016). Hinduism: A Very Short Introduction. Oxford University Press. pp. 91–92. ISBN 978-0-19-874554-9. https://books.google.com/books?id=-Ts6CwAAQBAJ&pg=PA91. 
  3. DAVID LEVINSON; KAREN CHRISTENSEN (2003). Encyclopedia of Community: From the Village to the Virtual World. Sage Publications. p. 592. ISBN 978-0-7619-2598-9. https://books.google.com/books?id=t1geOjQ6R0MC&pg=PA592. 
  4. Frederic L. Pryor (1990). Malaŵi and Madagascar. World Bank. pp. 29–34. ISBN 978-0-19-520823-8. https://books.google.com/books?id=0P0fDzMA5lEC. 
  5. Harry Brind (1999). Lying Abroad: Diplomatic Memoirs. The Radcliffe Press. pp. 189–195. ISBN 978-1-86064-377-4. https://books.google.com/books?id=06I32BhzaDkC. 
  6. International Religious Freedom Report 2006, Malawi, State Department of the United States
  7. Malawi IFPRI
  8. Jeroen Temperman (2010). State-Religion Relationships and Human Rights Law: Towards a Right to Religiously Neutral Governance. BRILL Academic. pp. 94–95 with footnote 4–5. ISBN 90-04-18148-2. https://books.google.com/books?id=Khag6tbsIn4C. 
  9. Steven Vertovec (2013). "Chapter 4". The Hindu Diaspora: Comparative Patterns. Taylor & Francis. pp. 87–89. ISBN 978-1-136-36712-0. https://books.google.com/books?id=jRRUAQAAQBAJ. 
  10. Brahma Kumaris in Malawi, Brahma Kumaris Official Site, Malawi