Калава
Калава (Санскрит телендә - कलावा) ул изге Һинду җебе, шулай Хинди телендә маули (मौली) яки чараду дип атала, кайчак ракша.[1] Аны дога кылу церемониясенә килгән кешеләргә Пандит яки гаилә әгъзасы, типик рәвештә дәү әти - дәү әни яки ата-аналар бәйли. Калава ирләрнең һәм кияүгә чыкмаган кызларның уң беләзегенә бәйләнә һәм кияүгә чыккан хатынның сул беләзегенә бәйләнә. Кечкенә сары кертемнәре белән кызыл төстә җеп формасындагы мамык кыллар киң таралган, шулай да башка төсләр дә очрый. Аларда кайвакыт төеннәр бар, алар кеше табигатенең саттвик халәтенә килү өчен мантраларны укыганда ясала һәм алар бу кешедән бу кызыл җепне кигәч явызлыкны читкә кагу өчен киелә. Калаваның стильләштерелгән формасы Ракша Бандхан бәйрәме өчен кулланыла.[2]
Язмаларда
үзгәртүБхагавад Гита буенча Җирдә беркем дә табигатьнең өч гуналардан (тенденцияләр, сыйфатлар, хасиятләр) азат түгел: Раджас (дәрт), Тамас (караңгылык яки җимерү) һәм Саттва (сафлык). Бу гуналар акыл халәтенә, безнең кәефебезгә, табигатебезгә һәм үз-үзебезне тотышыбызга зур йогынты ясыйлар. Мәсьәлән, баласын ашатучы ана саттвик булып санала; баласы белән уйнаганда раджас гунасында була; ә йоклаганда тамас гунасында була. Беләзектә җеп вакыт узу белән акыл кичерүче кәеф дулкынуларын контрольдә тотарга һәм көндәлек тормышта тыныч һәм саттвик халәткә китерә.
Искәрмәләр
үзгәртү- ↑ [Hindu-blog.com http://www.hindu-blog.com/2010/01/why-do-we-hindus-tie-red-thread-mauli.html]
- ↑ [Simplyhindu.com http://www.simplyhindu.com/kalava-thread(үле сылтама)]