Һималайлар
Гималайлар яки Гималай таулары (санскр. हिमालय,, хинди हिमालय, непалча हिमालय, кыт. 喜馬拉雅山脈) — Җирнең иң бөек таулар системасы. Гималайлар Һиндстан, Непал, Кытай (Тибет), Пакьстан, Бутан территорияләрендә урнаша.
Һималайлар | |
![]() | |
Дөнья кисәге | Азия |
---|---|
Дәүләт |
![]() ![]() ![]() ![]() ![]() ![]() |
Иң югары ноктасы | Җомолуңма |
Диңгез дәрәҗәсе өстендә биеклек | 8848 метр |
Эра | эоцен[d] |
Озынлык | 2400 киламитер |
Киңлек | 400 киламитер |
Мәйдан | 600 000 км² |
![]() | |
![]() |
Гималайларның иң бөек ноктасы (Җомолунгма) шулай ук дөньяның иң югары нокта булып санала.
Гималайлар 2900 кмга сузыла. Таулар системасы киңлеге якынча 350 км. Якынча биеклеге — 6000 м, ә Җомолунгма биеклеге исә 8848 м тәшкил итә.
Дөньяның иң зур елгаларның кайберәүләре: Ганг, Һинд, Брахмапутра, Янцзы, Меконг, Салвин, Кызыл елга (Азиядә), Хунзян, Чао Прайя, Иравади елгасы, Аму Дәрья, Сыр Дәрья, Тарим елгасы һәм Сары елга Һималай тауларыннан агып төшә һәм аларның кушылган агым бассейны 3 млрд кеше өчен Әфганстан, Бангладеш, Бутан, Кытай Халык Җөмһүрияте, Һиндстан, Непал, Бирма, Камбоҗа, Таҗикстан, Үзбәкстан, Төркмәнстан, Казакъстан, Кыргызстан, Таиланд, Лаос, Вьетнам, Малайзия һәм Пакъстанда (бу Җир халкының яртысы диярлек) өй булып тора.
ЭкологиясеҮзгәртү
Гималай тауларының флора һәм фаунасы климат, явым-төшем, биеклек һәм туфракларга бәйле рәвештә үзгәрә. Климат тау нигезендә тропиклардан иң югары биеклектә мәңге боз һәм карга кадәр дәвамлы рәвештә үзгәрә. Бу климат, явым-төшем, биеклек һәм туфраклар шартларының төрлелеге аерылып тора торган үсемлек һәм хайван төркемнәрен барлыкка китерә. Югары биеклекнең экстремаль шартлары (түбән атмосфера басымы) һәм иң күтәрелеп торган урыннарда бик салкын булу экстремофил организмнарга яшәргә мөмкин итә.