Чуррио Җабал (چوڙيو جبل, әйтелеше: choo-ryo ja-bal) ул Пакьстанда, Синдх провинциясендә, Тхарпаркар районында, Нангарпаркарда урнашкан калкулык. Талука штаб-квартирасыннан ерак түгел булып, калкулык илнең тышкы чигендә урнашкан, провинциянең көньяк-көнчыгышында, әйләнәсендә өч яктан Һиндстан, ул өч әйбере өчен мәшһүр: кыйммәтле күп-төсле гранит калкулыгы, тарихи браслет бизнесы һәм Һинд динен тоткан халыкара җәмәгатьтән дини сәфәр кылучылар күп килә торган Дурга Алиһәсе гыйбадәтханәсе.[1]

Гыйбадәтханә
Чуррио Җабал
Ил Пакьстан
Төбәк / район Пакьстан, Синдх провинциясе, Тхарпаркар районы, Нангарпаркар
Кайсы дини агымга карый Дурга Алиһәсенә табыну
Чуррио Җабал (Чуррио Калкулыгы)
Чуррио Дурга гыйбадәтханәсе динамит белән токымнар чыгару сәбәпле куркыныч астында.

Чурио (Чорио) исеме[2] Синдхи теле сүзе, ул Чури (چوڙي) исеменнән алынган, әйтелеше (Choo-rree), мәгънәсе 'браслет'; шулай итеп Чуррио сүзе — Синдхи телендә сыйфат булып тора — мәгънәсе "браслетларга карый торган",[3] чөнки калкулык янында кәсепләре хатын-кызлар өчен браслетлар эшләү булган берничә авыл урнашкан. Бу биредә эшләп чыгарылган браслетлар шуннан соң авыллардан якындагы шәһәрләргә: мәсьәлән, Нангарпаркарга һәм көнбатышта Митхига кадәр һәм төньякта Умеркотка кадәр алып барылган булган. Тәңгәл килгән рәвештә, мәдәни яктан, бу урынның кызлары бик бизәлгән киемнәр һәм беләзекләрендә браслетлар кияләр.[4]

Дурга Мата гыйбадәтханәсе үзгәртү

Чорио авылында Чуррио Җабал калкулыгында Дурга Мата гыйбадәтханәсе бу урынның ике Һинд дине гыйбадәтханәсенең берсе. Бу Чуррио Гыйбадәтханәсе өстендә Һинд дине Алиһәсе Дурга гыйбадәтханәсе урнашкан, [5] бу Һинд дине Алиһәсе ул явызлыкны җимерүче, яхшылыкның начарлык өстеннән триумфы, Галәмнең анасы, дөньяны барлыкка китерү, саклап калу һәм җимерү артындагы көч.[6] Дурга гыйбадәтханәсенә меңнәрчә дини сәфәр кылучылар Пакистаннан гына түгел (бигрәк тә Синдх, Балучистан, Пәнҗаб һәм Хайбер Пахтунхва провинцияләреннән), ә шулай ук Непалдан һәм Һиндстаннан дини бәйрәмнәр өчен Чуррио Калкулыгына килә.[7] Гыйбадәтханә Синдхта, Пакьстанда Һинд дине дини һәм мәдәни мирасы булып тора.[8] Шивратрида гыйбадәтханәләргә 200 000 дини сәфәр кылучы килә. Һинд дине тарафдарлары үлгән кешеләрне яндыралар һәм көлләре Шивратрига кадәр изге суга сибәр өчен саклана. Байрак Пакьстан Һиндулары Һиндстанда көлләрне Гангага ташлау өчен баралар, калганнары Нагарпаркарга көлләрне суга сибү өчен баралар. Бу урын хөкүмәт тарафыннан гыйбадәтханәләр торган калкулыклардан шартлатып токым чыгару өчен рөхсәт ителгән булган. Шуңа күрә гыйбадәтханәләргә куркыныч яный. Ярсуланган дини сәфәр кылучылар бу өлкәнең шахтерлар тарафыннан җимерүгә каршы чыгалар.[9]

Тау токымы чыгару үзгәртү

Чурио Калкулыгы граниттан ясалган.[10] Тхарпаркар һәм Синдх тирәли, гранит геологик төс формацияләре соры булган Һиндстанда тирә-юнь Раджпутана өлкәләре белән чагыштырганда, Чурриода гранит төс формацияләре алсу һәм соры төрле төсләрдән, күп төсле булып тора; шуңа күрә бик кыйммәтле һәм тәңгәл килгән рәвештә биналарны, күперләрне, монументларны һәм башка тышкы проектларны төзүдә кулланыла.[11]

Тау токымын чыгару бу өлкәнең Һинд дине гыйбадәтханәләренә җитди куркыныч күрсәтә.[5][8][9]

Искәрмәләр үзгәртү