Аурва тәртип буенча Вишну, Брахма, Бхригу, Чьявана, Апнуваның токымы булган ярсулы фикер иясе. Ул Кшатрийлар һәм Бхригуның уллары арасында канлы сугыш вакытында туган. Ул Ватсаның оныгы булган, аның хөрмәтенә Шриватса готра атала. Аның улы Рчика булган һәм Рчиканың улы Җамадагни булган.[1][2]

Аурава/Аурва Риши Апнувана һәм Риши Чьявананың оныгы булган. Ул шулай ук Риши Ватсаның оныгы дип атала. Аурваның улы Ручика дип атала. Бхригу, Чьявана һәм Ручика турында Википедиядә мәкаләләр бар. Аураваның тууы һәм аның нишләп Аурава дип аталуы турында кызык эпизод бар. Махабхарата буенча Критавирья дигән патша булган, ул Бхригу халкына караган каһиннәренә бик лояль булган. Шулай итеп алар аның юмартлыгына күрә бик баеп киткәннәр. Әмма патшаның үлеменнән соң аның токымы бик ярлы булып киткәннәр. Алар ярдәм өчен шул вакытта бик бай булган Бхригуларга ялваралар. Әмма Бхригулар патшаларга ярдәм итүдән баш тартканнар һәм брахманнарга берьюлы бирелгән милек кире алынырга мөмкин түгел дип әйткәннәр. Аларның байлыгын саклар өчен алар аны серле урында күмеп куйганнар. Моның турында белеп Кшатрий патшалары Бхригуларның Ашрамнарына яу белән килгәннәр һәм хәтта аналар карынында үсүче балаларны кызганмыйча үтергәннәр. Бхригулар патшаларны аларны үтерүдән туктата алмаганнар. Бер хатын үзенең әле генә туган баласын ботларында үтерүдән яшергән. Моның турында белеп алган Кшатрийлар хатынга таба баласын үтерү өчен йөгергәннәр. Бәби аның ботларыннан шулкадәр ялтырау белән төшкәннәр ки, барлык җәзалаучылар шундук сукырайганнар. Бала хатын-кызның "Уру" (ботыннан) барлыкка килгәнгә күрә аны "Аурава"/Аурва дип атаганнар.

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Encyclopaedic Dictionary of Puranas. 1. Sarup & Sons. 2001. p. 130. ISBN 9788176252263. https://books.google.com/books?id=6F0ZIBIL2ZAC. Retrieved 2014-10-11. 
  2. Gopal, Madan (1990). K.S. Gautam. ed. India Through the Ages. Publication Division, Ministry of Information and Broadcasting, Government of India. p. 73.