Беларусьта Һинд дине

Беларусьта Һинд дине тарафдарлары күп түгел. Беларусьта өч төп Һинду төркеме бар: ИСККОН (Халыкара Кришна Аңы Җәмгыяте), Брахмакумарис һәм Кайласа Нуры. ИСККОНга Александр Лукашенко каты басым ясый, ә Кайласа Нуры тыелган.

Беларусьта Һиндлеләр үзгәртү

Беларусьта 700 Һиндле бар.[1]

Беларусьта Һаре Кришна Җәмгыяте (ИСККОН) тарафдарлары үзгәртү

"Һаре Кришна"лар Һинду диненең тарафдарлары, Вайшнавлар булып торалар.

ИСККОНның Беларусьта биш теркәлгән җәмәгате бар.[2] Биш үзәкнең дүртесе Гомельда, Гроднода һәм Витебскта.

Һаре Кришна Җәмәгате тарафдарлары булган Беларусь Һиндуларына карата вәхшилекләр үзгәртү

Минскның 1000 әгъзалы Халыкара Кришна Аңы Җәмгыяте ябылуга дучар булган. Җирле хөкүмәтләр Һаре Кришналарның 1990 елда сатып алган һәм табыну өчен кулланган биналарын теркәүдән баш тартканнар һәм шул бина яшәү өчен генә яраклы дип әйткәннәр. 2004 елдан бирле Һаре Кришналар җирле хөкүмәтләрдән теркәлмәгән бинада очрашкан өчен алты шелтә алганнар. Минск җәмәгате Берләшкән Милләтләр Кеше Хокуклары Комиссиясенә мөрәҗәгать иткән, бу җирле хөкүмәтнең җәмәгатьне ябудан туктаткан. 2005 Августында Комиссия хөкүмәткә җәмгыятькә 90 көн эчендә "хокукларын кире кайтарырга" киңәш иткән. Шулай да 90 көн узгач хөкүмәтләр Комиссиянең киңәшен тыңламаганнар. ref>BELARUS: Government rejects UN criticism</ref>

Минск Кришна Аңы Җәмгыяте аренда өчен берничә адрес тапкан, әмма җир биләүчеләр хөкүмәт басым ясагач, баш тартканнар. Җәмгыять башка законлы адрес тапкан һәм теркәү документларын җибәргән, әмма хөкүмәтләр теркәүне танымаганнар. Хөкүмәт Һаре Кришналарны законсыз дини әдәбиятны тараткан өчен Һаре Кришналарны куган, штрафлаган һәм тоткарлаган. Минск шәһәре хөкүмәтләре Һаре Кришналарның шәһәрдә дини әдәбиятны таратырга рөхсәт алуларыннан баш тартканга, төркем әдәбият таратудан туктарга булды.

Кайласа Нуры үзгәртү

"Кайласа Нуры" Һинд дине тарафдарлары булып торалар, Шиваизм әгъзалары.

"Кайласа Нуры" Беларусьта теркәлмәгән.

Кайласа Нуры Җәмгыятенә керүче Беларусь Һиндуларына каршы вәхшилекләр үзгәртү

2002 елның 13 июлендә полиция Минск паркларның берсендә Беларусь рухи "Кайлаша Нуры" җәмгыятенең 17 әгъзасын тоткарлап санкцияле булмаган җыелышта һәм процессиядә гаепләнгән. Шимбә кичендә 17 арестланган арасында җиде ир кеше һәм биш хатын-кыз булган, алар Беларусь паркында Һинду җырларын һәм гимннарын җырлаганнар. Мәхкәмәгә китерелгәнче, полициядә көтүче 12 Һинд дине тарафдары, барысы да Беларусь гражданнары ачлык забастовкасын башлаганнар. Рәсмиләр ачлык забастовкасы башланганны раслаганнар һәм тиздән мәхкәмә утырышы булачак дип раслаганнар. [3]

Һинд дине тарафдарлары Парламентның түбән палатасы тарафыннан Беларусьта 20 елдан ким булган төркемнәргә әдәбиятны басырга һәм миссияләр нигезләргә һәм 20-дән кимрәк Беларусь гражданлы деноминацияләргә оештырылган доганы тыючы законга каршы чыкканнар.[3]

Төркем 2002 Ноябренда яңа тагын да чикләнгәнрәк дин законы кертелгәнче уңышсыз теркәлеп караган.

2003 елның 1 июненда коралланган полиция Минск башкаласында Кайласа Нуры җәмгыятенең якынча алты әгъзасының шәхси фатирда үткәрелгән ритуал һәм медитациясенә бәреп кергән, моны төркемнең җитәкчесе Наталья Соловьёва сөйләгән. Бу рейд атна элек шундый ук Һинду медитация җыелышына бәреп керүдән соң булган.[4]

Беларусьта Брахма Кумарис үзгәртү

Беларусьта Брахма Кумарисның ике үзәге бар.

  • Төп Үзәк: Брахма Кумарис Үзәге, 56 Көнчыгыш Урам, фатир 176, Минск 220113
  • 2 Үзәк: Брахма Кумарис Үзәге, Шевченко бульвары 10, 1-енче фатир, Брест 224013

Искәрмәләр үзгәртү

Тышкы сылтамалар үзгәртү