Алекса́ндр Григо́рий улы Лукаше́нко (рус. Алекса́ндр Григо́рьевич Лукаше́нко, белар. Аляксандр Рыгоравіч Лукашэнка) — беларус дәүләт һәм сәясәт эшлеклесе, Беларусь Республикасының беренче һәм бердәнбер президенты (1994 елдан).

Александр Лукашенко
Беларусь президенты
Вазыйфага керешкән
20 июль 1994
Аңа кадәр вазифа барлыкка килгән
Шәхси мәгълүмат
Туган 30 август 1954(1954-08-30) (69 яшь)
Копысь, Орша районы, Витебск өлкәсе, БССР, СССР
Сәяси фирка КПСС (19791991)
Җефет Галина Родионовна Лукашенко[d]
Балалар Виктор, Дмитрий, Николай
Әни Екатерина Трофимовна Лукашенко[d][1]
Белем 1) Могилев дәүләт педагогика институты
2) Беларусь авыл хуҗалыгы академиясе
Сугышлар/бәрелешләр Россиянең Украинага бәреп керүе (2022)

2020 елның 9 августында узган президент сайлауларында алтынчы тапкыр кандидатурасын куя һәм Үзәк сайлау комиссиясе тарафыннан җиңүче дип табыла[4].

Тәрҗемәи хәл

Иртә еллар

Александр Лукашенко 1954 елның 30 августында Витебск өлкәсенең Копысь бистәсендә туган. Милләте буенча белорус.[5] Әтисез тәрбияләнгән.

1975 елда Могилев педагогика институтының тарих факултетын, ә 1985 елда Беларусь авыл хуҗалыгы академиясене читтән торып тәмамлый. 1975-1976 һәм 1980-1982 елларда армиядә хезмәт иткән.

1982 елдан — Шклов районының «Ударник» (Бәрмәче) колхозы рәисе, 1983 елдан — Шклов төзү материаллар комбинаты директорының урынбасары, 1985—1987 елларда Шклов районының Ленин исемле колхозының парткомы сәрктибе. 1987 елның мартыннан — Могилёв өлкәсе Шклов районының «Городец» совхозы директоры.

Сәяси карьера

1990 елда Беларусь Югары Шурасы депутаты булып сайланыла.

1993 елның апрельдән 1994 елның июленә кадәр Югары Шурасының коррупция белән көрәш буенча комиссияне җитәкләгән.

1994 елда Беларусь президенты булып сайланыла. 1996, 2001, 2006, 2010 һәм 2020 елларда кабаттан сайланыла.

2024 елның 25 февралендә Александр Лукашенко 2025 елда җиденче срокка сайлауга чыгу нияте турында игълан итә[6].

Бүләкләре, мактаулы исемнәре

  • 2024 ― Дуслык ордены (Татарстан) ― Татарстан белән Беларусь арасында хезмәттәшлекне үстерүгә, халыклар арасында дуслыкны һәм үзара аңлашуны ныгытуга керткән зур өлеше өчен[7][8]
  • 2023 ― Бәйсезлек ордены (Экваториаль Гвинея)
  • 2019 ― Назарбаев ордены (Казакъстан)
  • 2016 ― «Һейдәр Әлиев» ордены (Азәрбайҗан)
  • 2016 ― Республика ордены (Молдова)
  • 2014 ― Александр Невский ордены (Россия)
  • 2001 ― 2нче дәрәҗә Ватан алдындагы хезмәтләр өчен ордены (Россия)
  • 2000 ― Хосе Марти ордены (Куба)

Искәрмәләр

Чыганаклар