Беларусь президентын сайлаулар (2020)

Беларусь президентын сайлаулар

2020 елда Беларусь Президентын сайлаулар (белар. Выбары Прэзідэнта Рэспублікі Беларусь 2020 года) — 2020 елның 9 августында узган чираттагы (алтынчы) Беларусь Республикасы Президентын сайлаулар. Александр Лукашенко алтынчы тапкыр президентлыкка кандидатурасын куя һәм башлангыч рәсми мәгълүматлар буенча беренче турда җиңү яулый. Ил гражданнарының бер өлеше фикеренчә, тавыш бирү нәтиҗәләре массакүләм төстә фальсификацияләнгән һәм чынлыкта күпчелек тавыш президентлыкка кандидат Светлана Тихановскаяга бирелгән. Рәсми нәтиҗәләрне игълан иткәннән соң, Белоруссиянең күп кенә шәһәрләрендә протест акцияләре башлана.

← 2015   2025 →
Беларусь президентын сайлаулар (2020)
2020 елның 9 августы
Сайлаучылар килүләре 84,28 %
Кандидат Светлана Тихановская Александр Лукашенко Анна Канопацкая
Фирка фиркасез, үзен-үзе тәкъдим иткән фиркасез, үзен-үзе тәкъдим иткән фиркасез, үзен-үзе тәкъдим иткән
Голосов 588 622
(10,12 %)
4 661 075
(80,10 %[1])

(1,67 %)
Файл:Andrey Dmitriev.jpg
Кандидат Андрей Дмитриев Сергей Черечень
Партия фиркасез, «Говори правду» оешмасы рәистәше Грамада
Голосов
(1,21 %)

(1,14 %)

Сайлау системасы үзгәртү

Беларусь Республикасы Конституциясенең 81 статьясы нигезендә, ил Президенты 5 елга сайлана һәм ант биргәннән соң үз вазифасына керешә.

80 статья нигезендә, 35 яшьтән дә яшьрәк булмаган, сайлау хокукына ия һәм сайлаулар алдыннан республикада 10 ел даими яшәүче Беларусь гражданины президент итеп сайлана ала.

64 статья нигезендә, Президент сайлауларында 18 яшькә җиткән Беларусь гражданнары тавыш бирергә хокуклы.

Тарих үзгәртү

 
Минскида сайлаулар көне күрсәтелгән урам баннеры

Чираттагы (алтынчы) Беларусь Республикасы Президентын сайлаулар 2020 елның 9 августында (бер турда) уздырыла. Алдан сайлау мөмкинлеге тудырыла: Үзәк сайлау комиссиясе алдан тавыш бирүнең 4 көнендә сайлауга килү 32,24 % ка җитүен хәбәр итә[2].

Беларусь Республикасы президентын сайлаулары тарихында беренче тапкыр, сайлау алды кампаниясе башланганчы ук, илнең хәзерге Президенты сайлауларның барышына һәм нәтиҗәләренә йогынты ясау максатыннан, «чит ил (Россия) тыкшынуы» турында игълан итә. Россия хакимияте тыкшынуны кире кага[3][4].

ОБСЕның Демократик институтлар һәм кеше хокуклары буенча бюросы, Аурупадагы иминлек һәм хезмәттәшлек буенча оешма АИХОның парламент ассамблеясе, Аурупа Шурасы Парламент Ассамблеясе, шулай ук РФ Үзәк сайлау комиссиясе (үз вакытында чакыру булмау, сайлау процессының барлык этапларын тулы күзәтеп торырга мөмкинлек бирмәү сәбәпле) Беларусь Республикасы Президентын сайлауларга халыкара күзәтчелек миссиясен җибәрмәячәкләрен белдерә.

Үзәк сайлау комиссиясе башлыгы Лидия Ермошина президент сайлауларында 18.00 сәгатькә сайлаучыларның 50 % тан артыгы тавыш бирүен раслый, Үзәк сайлау комиссиясендә президент сайлаулары узган дип танылды, дип белдерә[5].

9 августта кичкә таба «Беларусь 1» милли телеканалы аша экзитполлар(ингл.) игълан ителә. Аның буенча, Лукашенко 80 % җыйган. Илнең күп кенә зур шәһәрләрендә (Барановичи, Бобруйск, Брест, Витебск, Гродно, Гомель, Жлобин, Жодино, Кобрин, Минск, Могилев, Пинск) урамнарга протест белдерүчеләр чыга башлый.

Сайлаулар көнендә 3 меңгә якын кеше тоткарлана, махсус техника бәрдергәннән соң бер кешенең һәлак булуы хәбәр ителә[6].

Рәсми нәтиҗәләр үзгәртү

Рәсми нәтиҗәләр (соңгы нәтиҗәләр)[1]
Кандидат Тавышлар саны %
Александр Лукашенко 4 661 075 80,1  %
Светлана Тихановская 588 622 10,12 %
Анна Канопацкая 97 489 1,67 %
Андрей Дмитриев 70 671 1,21 %
Сергей Черечень 66 613 1,14 %
Барысына да каршы 267 360 4,59 %
Барлыгы 5 818 955
ш. э. 2 806 640 (алдан тавыш биргән)
100 %
Сайлауга килү 84,28 %

10 августта Үзәк сайлау комиссиясе сайлауларның башлангыч нәтиҗәләрен игълан итә, аларның мәгълүматларына караганда, Лукашенко кандидатурасын сайлаучыларның 80 % тан артыгы хуплаган[7].

Кандидат Светлана Тихановская сайлауларның башлангыч нәтиҗәләрен танымавын һәм үзен узган сайлауларның җиңүчесе дип санавын белдерә[8].

14 августта Үзәк сайлау комиссиясе сайлауларның соңгы нәтиҗәләрен игълан итә, аларның мәгълүматларына караганда, Лукашенко кандидатурасын сайлаучыларның 80, 1 % ы, Светлана Тихановская кандидатурасын 10, 12 % ы хуплаган[1]

Халыкара реакция үзгәртү

Беренче булып Александр Лукашенконы сайлауда җиңүе белән КХР Рәисе Си Цзиньпин, РФ һәм Казакъстан президентлары Владимир Путин, Касыйм-Юмарт Тукаев котлый.

Сайлау нәтиҗәләрен тануларын Әрмәнстан, Венесуэла, Вьетнам, Кыргызстан, Никарагуа, Молдова белдерә.

АКШ Дәүләт секретаре Майк Помпео халыкара күзәтүчеләр катнашында Президент сайлауларын яңадан үткәрергә чакыра.

Искәрмәләр үзгәртү

  1. 1,0 1,1 1,2 ЦИК огласил окончательные итоги выборов. За Лукашенко проголосовало 80,1%, за Тихановскую — 10,1%. news.tut.by, 14.08.2020(рус.)
  2. ЦИК заявил, что явка за четыре дня досрочного голосования достигла 32,24%. 2020 елның 12 август көнендә архивланган. news.tut.by, 8.08.2020(рус.)
  3. В Кремле отреклись от существования российских олигархов. lenta.ru(рус.)
  4. Песков: в России нет олигархов, которые спонсируют оппозицию в Белоруссии. kommersant.ru, 10.06.2020(рус.)
  5. В ЦИК заявили, что выборы президента признаны состоявшимися. Данные по явке на 18.00. 2020 елның 22 октябрь көнендә архивланган. news.tut.by, 8.08.2020(рус.)
  6. Задержано около 3 тысяч человек. МВД — о ситуации в Минске и регионах после выборов. 2020 елның 12 август көнендә архивланган. news.tut.by, 10.08.2020(рус.)
  7. ЦИК Белоруссии огласила предварительные итоги выборов президента. rbc.ru, 13.08.2020
  8. Тихановская: Штаб cделает все возможное, чтобы оспорить результаты. 2020 елның 29 сентябрь көнендә архивланган. news.tut.by, 10.08.2020(рус.)

Сылтамалар үзгәртү