Бөекбританиядә Һинд дине

Берләшкән Корольлектә төбәкләр буенча Һинд дине турында мәгълүмат карау өчен: Англиядә Һинд дине, Шотландиядә Һинд дине, Уэльста Һинд дине һәм Төньяк Ирландиядә Һинд дине бүлекләрен карагыз.

Бөекбританиядә Һинд дине
Дәүләт  Бөекбритания
 Бөекбританиядә Һинд дине Викиҗыентыкта
Тарихи Һинд дине халкы
Ел Сан
1961 30 000
1971 138 000
1981 278 000
1991 397 000
2001 558 810
2011 835 394

Һинд дине Берләшкән Корольлектә 19-ынчы гасырдан бирле бар, чөнки вакытында Һиндстан Британия Империясенең өлеше булган. Англия һәм Уэльс 2011 ел халык санын алу буенча, 817 000 яшәүче (1.5%) үзләрен Һинд дине тарафдарлары дип атаган.[1]

Һинд дине тарафдарлары Берләшкән Корольлектә 2011 ел Берләшкән Корольлектә халык санын алу буенча сан буенча дүртенче дини төркем булган, Христианлыктан (59%), Динсезләрдән (25%), һәм Исламнан (5%) соң.[1] Көньяк Азия чыгышлы кешеләр арасында, Берләшкән Корольлектә Һинд дине тарафдарлары (27%) Көньяк Азия мөселманнарыннан соң (57%) зурлык буенча икенче төркем һәм алар Көньяк Азия Сикхларыннан (14%) күбрәк (2011 ел Берләшкән Корольлек Халык санын алу).[2]

Берләшкән Корольлектә 2001 елда 101 Һинд дине гыйбадәтханәсе булган, моны 2001 елда 614 Мөселман мәсҗеде һәм 193 Сикх гыйбадәтханәсе белән чагыштырып була.[3]

Ел Процент Артыш
1971 0.25%
1981 0.49% +0.24%
1991 0.69% +0.20%
2001 0.95% +0.26%
2011 1.32% +0.37%

Британия Һинд дине тарафдарлары үзгәртү

Британия Һинд дине халкына турыдан-туры Һиндстан суб-кыйтгасыннан килгәннәр, башка илләргә күчеп соңрак Берләшкән Корольлектә яши башлаган Һинд дине тарафдарларының токымнары һәм Берләшкән Корольлектә туган һәм үскән кешеләр. Берләшкән Корольлектә өченче яки дүртенче буын Һинд дине тарафдарларын очрату гадәти хәл. Берләшкән Корольлеккә Һинд дине тарафдарларының өч төп дулкыны булган һәм иң күп санлы Һинд дине миграциясе II Бөтендөнья Сугышыннан соң булган.[4] Беренче дулкын 1947 елда Британиянең бәйсезлеге һәм бүленүе вакытында булган. Шулай ук, 1960 еллар башында Консерватор Сәламәтлек Саклау Министры Рт Хон Енох Пауэлл Һиндстан суб-кыйтгасыннан күп докторлар рекрутлаган.[5] Икенче дулкын 1970-енче елларда булган, күбесенчә Көнчыгыш Африкадан, бигрәк тә Угандадан Азиялеләрне куудан соң.[4][6] Соңрак, җәмәгатьләргә Гайянадан, Тринидад һәм Тобагодан, Маврикийдан һәм Фиджидан кешеләр килгәннәр. Миграциянең соңгы дулкыны 1990 елларда булган, бу Берләшкән Корольлекнең иммиграция сәясәте булган, Берләшкән Корольлектә укырга һәм иммиграцияләргә җиңел булып киткән. Бу дулкын вакытында шулай ук Шри Ланкадан Тамил качаклары һәм Һиндстаннан табибларны һәм программа тәэминаты инженерларын кертеп һөнәр ияләре кергән.[4]

Берләшкән Корольлектә
Дин буенча халык агымнары[1][7]
Year Һинд дине тарафдарлары Мөселманнар Сикхлар
1961 30,000 50,000 16,000
1971 138,000 226,000 72,000
1981 278,000 553,000 144,000
1991 397,000 950,000 206,000
2001 558,810 1,600,000 340,000
2011 835,394 2,707,000 423,000

Англиядә һәм Уэльста чагыштыру саннары төшенчәләрендә сөйләшкәндә, 2011 ел халык санын алу буенча, 806 000-ле Һинд дине халкы зурлык буенча икенче төркем, алар 1 628 000 Көньяк Азия мөселманнарыннан соң килә.[2] Бу 1991 ел халык санын алуга караганда үсешне чагылдыра, ул вакытта Англиядә һәм Уэльста Һинд дине халкы саны 397 000 булган, моны 703 000 Көньяк Азия Мөселманы һәм 206 000 Көньяк Азия Сикхы чагыштырырга була.[7]

2011 ел халык санын алу буенча, Берләшкән Корольлектә яшәүче 817 000 Һинд дине тарафдарларының яртысы диярлек Лондон метрополия өлкәсе резидентлары булган.[8] Барлык буын Британия Һинд дине тарафдарларының якынча 300 000-е Берләшкән Корольлектә туган булган.[4]

Берләшкән Корольлекнең Һинд дине халкы күбесенчә шәһәр халкы һәм һөнәри һәм менеджер позицияләрендә күп.[9] Гомуми халыкка караганда Һинду ир кешеләре күбрәк сәүдәгәрләр булып китә, һәм Һинд дине ир кешеләрнең дә, хатыннарның да гомуми халыкка караганда югары белемлеләр күбрәк.[9] Берләшкән Корольлекнең Милли Статистика Офисы буенча, Британиядә барлык этник азчылыклардан 2011 елда Британия Һинд дине тарафдарларының иң югары икътисади эшчәнлек дәрәҗәсе иде,[10] һәм 2006 елда урта нетто керемнәре 206 000 Британия фунты иде, моны Британия Христианнары өчен урта нетто 223 000 Британия фунты белән чагыштырырга була.[11] 20-ел период дәвамында Британия Һинд дине тарафдарларының ярлылык дәрәҗәсе өченче иң түбән булган (Британия Христианнарыннан һәм Британия Яһүдләреннән соң),[12] һәм 0,5%-та иң түбән арест, мәхкәмәгә тартылу яки төрмәгә ябылу дәрәҗәсе (Британия яһүдләреннән соң - 0,3%), бу Берләшкән Корольлегенең Юстиция Министрлыгы күзәтеп барган барлык этник төркемнәр арасында.[13]

Гыйбадәтханәләр һәм Оешмалар үзгәртү

Дерби Университеты игъланы буенча Берләшкән Корольлектә Һинд дине тарафдарлары арасында шактый лингвистик һәм теософик аермалар бар, гәрчә аларның уртак Һинд диненең ышанулары, ритуаллары һәм фестивальләре булса да.[14] Берләшкән Корольлекнең Милли Һинд дине Гыйбадәтханәләре Шурасы һәм Һинду Шурасы милли зонтик оешмалар арасында. Берләшкән Корольлектә җәмәгать чараларын һәм иҗтимагый эшләрен оештыра торган төбәк оешмалары бар, мәсәлән, Бирмингемның Һинду Шурасы.[15]

Бөтен Берләшкән Корольлектә эшләүче оешмаларга Берләшкән Корольлекнең Һинду Гыйбадәтханәләрнең Милли Шурасы керә, ул иң иске бөтен Берләшкән Корольлектә эшли торган оешма. Аңа 300 Һинд дине гыйбадәтханәсе һәм Һинду Дине Оешмасы керә.[16] Берләшкән Корольлекнең Һинду Шурасы төрле Һинду деноминациянең 400 кушылган мәдәни һәм дини оешмасының вәкиле булып тора, боларга гыйбадәтханәләр һәм якынча 300 әгъза оешмасы белән Британиянең Һинду Форумы керә.[17][18]

Берләшкән Корольлектә 2012 елда 150 Һинд дине Гыйбадәтханәсе бар.[19] Лондон даирәсендә генә 30 гыйбадәтханә булган.[20] Слоу Һинду Гыйбадәтханәсе Слоу Һинду Мәдәни Җәмгыяте тарафыннан төзелгән булган - формаль рәвештә 1981 елда ачылган булган - ул Британия утрауларында максатлы рәвештә төзелгән беренче Һинд дине гыйбадәтханәсе булган. Шулай да Берләшкән Корольлектә беренче Һинд дине гыйбадәтханәсе 1920-енче еллар ахырында Лондонда Эрлс Сарай Яны тирәсендә төзелгән булган һәм якынча дүрт ел эшләгән.[21]

Берләшкән Корольлектә күп Һинду оешмалары бар, шулар арасында Халыкара Кришна Аңы Җәмгыяте (International Society for Krishna Consciousness) (ISKCON), (Зур Лондонда) Нисденда BAPS Сваминараян, Чинмая Миссиясе, Рамакришна Миссиясе һәм Сатья Саи Баба Оешмасы һәрберсенең күпсанлы тарафдарлары бар. Һинду белем бирү оешмасы SHYAM Бхагавад Гитаны, Рамаянаны, Шримад Бхагаватам, Ведаларны һәм Упанишадаларны өйрәтә.[22] Берләшкән Корольлектә иң популяр ышануларга Веданта монизм, Веданта монотеистик һәм төрле сампрадаялар керә.[23] Берләшкән Корольлекнең 1%-тан азрагы үзләрен Илаһи Тормыш Җәмгыяте, Халыкара Кришна Аңы Җәмгыяте һәм башка оешмалар тарафдарлары дип игълан итә.[24]

Фестивальләр һәм җәмәгать чаралары үзгәртү

 
Лестерда, Берләшкән Корольлектә Дивали декорацияләре.[25]

Берләшкән Корольлектә Һиндулар төп фестивальләрне бәйрәм итәләр, мәсәлән, Дивали Бәйрәмен.[25] Өйләр һәм кибетләр бәйрәм утлары һәм ладду һәм барфи кебек татлы бүләкләр белән бизәлә. Биюләр һәм кичәләр кебек җәмәгать чараларында Һинд дине тарафдарлары һәм Һинд дине тарафдарлары булмаганнар бергә катнашалар. Лестерда ел саен Һиндстаннан тыш иң зур Дивали бәйрәме үткәрелә.[26]

Дивали Бәйрәме киңрәк Британия җәмәгате тарафыннан бәйрәм ителә башлады.[27][28] Принц Чарльз Дивали бәйрәменә Берләшкән Корольлекнең иң мәшһүрләрдән Һинду гыйбадәтханәсенә - Нисденда Сваминараян Гыйбадәтханәсенә барган.[29][30][31] 2013 елда, премьер-министр Дэвид Кэмерон һәм аның хатыны Һинду Яңа Елын билгели торган Аннакут һәм Дивали бәйрәмнәрендә Нисденда Сваминараян Гыйбадәтханәсендә меңнәргә кушылганнар.[32] 2009 елдан бирле, Дивали һәр елны Британия Премьер Минситры резиденциясе Даунинг Стрит 10да бәйрәм ителә.[33][34]

Һинд диненә күчүчеләр үзгәртү

  • Британия мәшһүр кешесе Рассел Бранд Һинд диненә күчкән.
  • Битлзның әйдәп баручы гитарачысы Джордж Һаррисон Һинд диненә 1960-ынчы еллар уртасында Һинд диненә күчкән. 2001 үлеменнән соң, аны Һинду ритуаллары буенча яндырганнар һәм көлләрен Ганга елгасына ташлаганнар.[35]
  • Фәлсәфәче Джон Леви шулай ук Һинд диненә күчкән.
  • Ромманнар язучы Кристофер Ишервуд Һинд диненә күчеп үлеменә кадәр Һинду булып калган.[36]
  • Һинду галиме Кришна Дхарма (элек ул Кеннет Андерсон буларак мәгълүм булган), Һинд диненә 1979 елда күчкән.
  • 2006 елның сентябренда, атакай Дэвид Ананда Харт Һинд диненә күчкән, шул ук вакытта Англия Чиркәвенең каһине булып калган.[37]

Берләшкән Корольлектә Һинд дине тарафдарларына карата дискриминация һәм стереотиплар үзгәртү

Раннимед Трасттан авторы Роберт Беркли булган игъланда расланганча Берләшкән Корольлектә Һинду җәмәгать төркемнәре һәм оешмалары систематик рәвештә эзәрлекләнәләр һәм дискриминациягә дучар булалар дип әйтелгән.[9] Алар көнкүрештә массакүләм чаралары тарафыннан тигезсезлеккә, максатка һәм стереотипка дучар була, бу Һинду җәмәгатен изоляцияләнгән итә, башка җәмәгатьләр белән катнаштырмый.[9][38]

Галимнәр раславынча Берләшкән Корольлектә, һәм гомумән Европада, Һинду җәмәгате асаба хөкүмәтләр кабул иткән иммиграция сәясәтеннән дискриминациягә дучар булганнар.[39][40] Асаба шураларда, Һинду гыйбадәтханәләрен һәм җәмәгать үзәкләрен төзү һәм киңәйтү рөхсәтләрне еллар буе көтәргә туры килә, ә шул ук вакытта шул ук Шуралар тарафыннан Мөселман мәсҗедләре һәм Христиан чиркәүләре хуплана һәм төзелә.[41] Британиядә Һинду җәмәгатьләре дучар булган дискриминация Пол Вебер тарафыннан түбәндәгечә тасвирланган булган,

Бистәләрдәге транспорт һәм парклау сораулары проблема булып торалар. Мәсәлән, Һинд дине җәмәгате җитәкчесе аның гыйбадәтханәсенә табынучыларга бәйрәмнәр вакытында гыйбадәтханәдән тыш паркланырга рөхсәт бирелмәгән дип сөйләгән. Моннан аермалы рәвештә, җирле мәсҗед өчен һәрбер җомга парклану чикләүләре бетерелгән булганына игътибар итте һәм моның гаделсез булуын әйтте.


– Paul Weller et al (2015), Religion or Belief, Discrimination and Equality: Britain in Global Contexts, University of Derby[42]}}

Һинд дине балаларның якынча 50%-ы, малайлар да, кызлар да, Һинд дине тарафдары булу өчен һәм аларның дини мирасы өчен мыскылланган булган.[43][44] However, Claire Monks et al. note that children of various races and religions report being victims of bullying in British schools as well.[45]

Берләшкән Корольлектә Һинду җәмгыяте дискриминациягә дучар булу һәм стереотип өчен уникаль түгел.[9][46] Охшаш күпсанлы булмаган Берләшкән Корольлек Яһүд җәмәгате, һәм соңгы вакытларда зуррак Берләшкән Корольлекнең Мөселман җәмәгате шулай ук борчылуларын әйттеләр.[9][46]

Британиядә шәхси гольф, авыл җире клублары һәм башка иҗтимагый клублар рутина рәвешендә Һиндуларны дискриминацияләгән һәм керергә рөхсәт итмәгән - Сикхларга, Мөселманнарга, хатыннарга, Африкалыларга һәм башка азчылыкларга куштырып кертмәгәннәр.[47] and parts of EU-wide law to limit this practice were adopted in the United Kingdom in 1998.[48][49] Кайбер Исламист терроризм очракларында, мәсәлән, 2005 елның 7 июле бомбалавыннан соң Берләшкән Корольлектә Һиндуларны Сикхлар белән бергә Мөселманнардан да күбрәк эзәрлекләгәннәр.[46][50]

  • Саннар өтерләр белән өчәр разрядларны аерып кую өчен күрсәтелгән
    • Вакланмалы саннарда нокта белән вакланмалы өлеше бүленеп күрсәтелгән

Шулай ук карагыз үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

Тышкы сылтамалар үзгәртү

  1. 1,0 1,1 1,2 Religion in England and Wales 2011. Office of National Statistics (11 December 2012). September 7, 2014 тикшерелгән.
  2. 2,0 2,1 2011 Census: KS209EW Religion, local authorities in England and Wales (Excel sheet 270Kb) (xls). Office for National Statistics. 7 July 2014 тикшерелгән.
  3. R. Gale and C. Peach, Muslims, Hindus, and Sikhs in the New Religious Landscape of England, Geographical Review, 93/4 (2003), pp. 469-490
  4. 4,0 4,1 4,2 4,3 Fredman, Sandra (2011). Discrimination law. Oxford England New York: Oxford University Press. p. 81. ISBN 978-0-19-958442-0. 
  5. 'Enoch Powell was not an out-and-out racist'
  6. http://www.ibtimes.com/uganda-legacy-idi-amins-expulsion-asians-1972-214289
  7. 7,0 7,1 R. Gale and C. Peach, Muslims, Hindus, and Sikhs in the New Religious Landscape of England, Geographical Review, 93/4 (2003), pp. 469-490
  8. Minority religions mainly in London. National Statistics. Accessed 3 May 2015.
  9. 9,0 9,1 9,2 9,3 9,4 9,5 Robert Berkeley, Connecting British Hindus - An enquiry into the identity and public policy engagement of British Hindus 2016 елның 14 апрель көнендә архивланган. Runnymede Trust, Hindu Forum of Britain (2006)
  10. Full story: What does the Census tell us about religion in 2011? Office of National Statistics, UK Government (May 2013)
  11. Karen Rowlingson, Policy Commission on the Distribution of Wealth University of Birmingham (2012)
  12. Anthony Heath and Yaojun Li (2015), Review of the relationship between religion and poverty 2015 елның 5 май көнендә архивланган., Nuffield College, Oxford and University of Manchester
  13. Gavin Berman & Aliyah Dar (July 2013), Prison Population Statistics 1991-2012, Social and General Statistics, Ministry of Justice, ONS, UK Government
  14. Weller, Paul (2008). Religious diversity in the UK : contours and issues. London u.a: Continuum. ISBN 978-0-8264-9898-4. 
  15. Weller, Paul (2011). Religions in the UK 2007-2010. Derby: Multi-Faith Centre at the University of Derby. ISBN 978-0-901437-30-3. 
  16. [1] National Council of Hindu Temples UK, accessed 3 August 2009
  17. Affiliates Hindu Council UK, accessed 4 August 2009
  18. About us 2018 елның 20 май көнендә архивланган. About us, accessed 12 December 2008
  19. LIST OF HINDU TEMPLES IN THE UK National Council of Hindu Temples (UK), accessed 3 May 2015
  20. [2] 30 Temples in the London area
  21. Bimal Krishnadas (edited by), Directory of Hindu Temples in the UK, 2004-2006, page 7, published by the National Council of Hindu Trmples (UK), Leicester.
  22. [3]
  23. Paul Weller, Hindu Origins and Key Organisations in the UK 2015 елның 16 июль көнендә архивланган. University of Derby, United Kingdom
  24. Paul Weller, Some ‘Other’ Religious Groups in the UK: Key Information(үле сылтама) University of Derby, United Kingdom
  25. 25,0 25,1 Leicester Diwali celebrations draw large crowds BBC News (3 November 2013)
  26. Diwali – The Festival of Light. Leicester City Council. әлеге чыганактан 2013-04-01 архивланды. 2018-04-02 тикшерелгән.
  27. Roy, Amit. Dazzle at downing, colour at commons (25 October 2011). 3 ноябрь 2013 тикшерелде.
  28. Transcript of the Prime Minister's Diwali reception speech. Gov.UK. Government of the United Kingdom. 3 November 2013 тикшерелгән.
  29. PTI. Prince Charles, Camilla celebrate Diwali in UK (10 November 2007). 3 ноябрь 2013 тикшерелде. 2013 елның 4 ноябрь көнендә архивланган. архив күчермәсе, archived from the original on 2013-11-04, retrieved 2018-04-02 
  30. Their Royal Highnesses The Prince of Wales and The Duchess of Cornwall Celebrate Diwali at BAPS Shri Swaminarayan Mandir, London. www.mandir.org. BAPS Swaminarayan Sanstha. әлеге чыганактан 14 November 2012 архивланды. 3 November 2013 тикшерелгән.
  31. Thompson, Jessica Cargill. Seven wonders of London: BAPS Shri Swaminarayan Hindu Mandir. Time Out London. Time Out Group. әлеге чыганактан 2014-03-14 архивланды. 3 November 2013 тикшерелгән.
  32. Jones, Toni. Samantha Cameron glitters in a spectacular autumnal sari as she celebrates Diwali on visit to Hindu temple (4 November 2013). 4 ноябрь 2013 тикшерелде.
  33. PTI. Brown celebrates Diwali at 10, Downing Street, in a 'historic' first (17 October 2009). 3 ноябрь 2013 тикшерелде. 2013 елның 4 ноябрь көнендә архивланган. архив күчермәсе, archived from the original on 2013-11-04, retrieved 2018-04-02 
  34. Roy, Amit. Dazzle at downing, colour at commons (25 October 2011). 3 ноябрь 2013 тикшерелде.
  35. Tillery, Gary (2011). Working class mystic : a spiritual biography of George Harrison. Quest Books/Theosophical Pub. House. pp. 91–148. ISBN 978-0-8356-0900-5. 
  36. архив күчермәсе, archived from the original on 2017-06-27, retrieved 2018-04-02 
  37. http://www.thehindu.com/todays-paper/tp-national/british-priest-in-kerala-in-conversion-debate/article3074555.ece
  38. Dias (Editor: Charles Westin), Nuno (2010). Identity processes and dynamics in multi-ethnic Europe. Amsterdam: Amsterdam University Press. pp. 179–180. ISBN 978-90-8964-046-8. 
  39. Skutsch, Carl (2005). Encyclopedia of the world's minorities. New York: Routledge. p. 554. ISBN 978-1-57958-470-2. 
  40. Weller, Paul (2001). Religious discrimination in England and Wales. London: Home Office, Research, Development and Statistics Directorate. ISBN 978-1-84082-612-8. 
  41. Paul Weller et al. (2015). Religion or Belief, Discrimination and Equality: Britain in Global Contexts. Bloomsbury Academic. pp. 178–180. ISBN 978-1474237512. 
  42. Paul Weller et al. (2015). Religion or Belief, Discrimination and Equality: Britain in Global Contexts. Bloomsbury Academic. p. 161. ISBN 978-1474237512. 
  43. Gelfand, Michele (2015). Handbook of Advances in Culture and Psychology, Volume 5. Oxford University Press. p. 175. ISBN 978-0-19-021897-3. 
  44. E Nesbitt (1993), Gender and religious tradition: The role learning of British Hindu children, Gender and Education, 5(1): 81-91
  45. Monks, Claire P. (2008). «Peer victimization in multicultural schools in Spain and England». European Journal of Developmental Psychology 5 (4): 507–535. DOI:10.1080/17405620701307316.
  46. 46,0 46,1 46,2 Paul Iganski (2008), Hate crime and the city, Oxford University Press, [[Махсус:Китап чыганаклары/[[[{{{lc}}}|просмотр]]] [[{{fullurl:{{{lc}}}|action=edit}} править]] [[{{fullurl:{{{lc}}}|action=history}} история]] [[{{fullurl:{{{lc}}}|action=watch}} следить]] [обновить]|ISBN 9781861349408]]
  47. Lindblom (2005). Non-governmental organisations in international law. Cambridge New York: Cambridge University Press. pp. 169–183. ISBN 978-0-521-85088-9. 
  48. Thane, Pat (2010). Unequal Britain equalities in Britain since 1945. Continuum. pp. 58–68. ISBN 978-1-84706-298-7. 
  49. Jacobsen, Knut (2004). South Asians in the diaspora histories and religious traditions. Leiden Boston: Brill. ISBN 978-90-04-12488-2. 
  50. 7/7 backlash against Hindus and Sikhs, The Telegraph; Quote - "There have been 932 hate crimes against Indians, predominantly Hindus and Sikhs, compared with around 600 such instances against Pakistani and Bangladeshi Muslims".