Даниядә Һинд дине

Даниядә Тамил чыгышлы 7500-8000 Һинд дине тарафдары яши.

Даниядә Һинд дине һәм Сикх Җәмәгате түбәндәгедә мәгълүм ителгәнчә теркәлгән International Religious Freedom Report 2006, Denmark. Шулай ук Кришна тугърылары турында мәгълүм ителә. Шулай да Кришнаизм Һинд диненең тармагы булгач, аны аерым язмыйлар.

Шри Ланкалы Тамил чыгышлы беренче Һинд дине тарафдарларының килүе үзгәртү

Шри Ланкадан беренче Һинд дине тарфдарлары 1983 елда Шри Ланкада конфликт булганнан соң килгәннәр. Болар күбесенчә ир кешеләр булган һәм аларны de facto качаклар төркеменә керткәннәр. Хәзер алар өйләнгәннәр яки гаиләләре бар, Даниядән китәргә туры килгән һәм Тамилларның якынча яртысы Дания гражданлыгына ия булган.

Шри Ланка Тамил чыгышлы Һинд дине тарафдарлары Шри Ланкада якын киләчәктә конфликт чишелмәячәген сизгәч, Даниядә мәдәни һәм дини вәкаләтләрен янә төзегәннәр, шулай итеп алар Дания җәмгыяте традицияләренә дә ияләшкәннәр. Мәсәлән, Танджорда Борынгы Тамил Надуда килеп чыккан бхарата-натьям Тамиллар арасында бик популяр һәм ул Дания җәмгыяте белән яхшы бәйләнештә. Шулай ук Даниядә ИСККОН гыйбадәтләреннән тыш Винаякар яки Ганешага багышланган гыйбадәтханә һәм Абирами Алиһәсенә багышланган Һинд дине гыйбадәтханәләре бар.

Даниядә Һиндлеләр үзгәртү

5,3 миллион халыктан Һиндлеләр җәмәгате саны якынча 5000 (Бу сан Шри Ланка Тамил Һинд дине тарафдарларыннан тыш). Даниядә Һиндлеләр күбесенчә Компьютер Профессионаллары, Докторлар, Киоск һәм ресторан хуҗалары һәм студентлар.

Тышкы сылтамалар үзгәртү