Джанаки Мандир (Непал телендә - जानकी मन्दिर) Непалның Митхила төбәгендә Җанакпурда Һинд дине Алиһәсе Ситага багышланган Һинд дине гыйбадәтханәсе.[1]

Гыйбадәтханә
Джанаки Мандир
Ил Непал
Төбәк / район Дхануса районы/Джанакпурдхам
Координатлары 26°43′50″ т. к. 85°55′32″ кч. о.HGЯO
Кайсы дини агымга карый Сита (Джанаки), Рама илаһларына табыну
Бина төре Һинду-Кушваха стиле, Могол архитектурасы
Төзелеш еллары ???—1967 (Викрам Самват), безнең эраның 1910 елы

Ул Һинду-Коири Непал архитектурасының мисалы булып тора. Ул еш Непалда Коири архитектурасының иң әһәмиятле моделе булып тора. Тулысынча ачык ак итеп төзелгән булып, ул 4860 квадрат фут мәйданын алып тора һәм катнаш стильдәге Могол һәм Коири гөмбәзләргә ия, гыйбадәтханә 50 метр биеклектә.[2] Ул өч катлы һәм тулысынча таштан һәм мәрмәрдән тора. Аның барлык 60 бүлмәсе дә Непал байраклары, төсле пыяла, гравировкалар һәм рәсемнәр, белән бизәлгән, аның матур рәшәткәле тәрәзәләре һәм турельләре бар. Риваятьләр һәм эпослар буенча, Патша Джанак Рамаяна чоры вакытында бу өлкә белән идарә иткән (ул Видеха) дип атала. Сваямвара вакытында аның кызы Сита Раманы ире итеп сайлаган һәм Айодхьяның патшабикәсе булган. Аларның өйләнү-кияүгә чыгулары якындагы гыйбадәтханә янында булган һәм шулай ук виваха мандап дип аталган. Бу урын 2008 елда ЮНЕСКО тарафыннан сайланган булган.[3]

Тарихы үзгәртү

Гыйбадәтханә популяр рәвештә Нау Лакха Мандир дип атала (мәгънәсе "тугыз лакх"). Лакх 100 000 дигән сүз. Һиндстандагы Тикамгархның патшабикәсе гыйбадәтханәне безнең эраның 1910 елда төзегән. 1657 елда шул урында Алиһә Ситаның алтын поты табылган булган һәм Сита шунда яшәгән дип әйтелә. Риваятьтә әйтелгәнчә ул Санньяси "Шуркишордас" Алиһә Ситә сурәтләрен тапкан урында төзелгән булган. Фактик рәвештә, Шуркишордас хәзерге Джанакпурның нигезләүчесе булган һәм бөек изге һәм шагыйрь булган, ул "Сита Упасана" (шулай ук "Сита Упанишад") фәлсәфәсе турында вәгазь сөйләгән. Риваять бу урында Патша Джанак (Сиравадж) Шива-Дхануска табынган дип сөйли. 2015.4.26 датасына гыйбадәтханә 2015 Апрель Непал җир тетрәвеннән өлешчә җимерелгән дип әйтелә.[4]

Дини сәфәр кылулар үзгәртү

Һәр елны Непалдан, Һиндстаннан, Шри Ланкадан һәм башка илләрдән меңнәрчә пилигримнар Рам Джанаки Гыйбадәтханәсенә Ходай Рама һәм Ситага табыну өчен киләләр. Күп табынучылар Рам Навами, Виваха Панчами, Дашайн һәм Тихар фестивальләре вакытында киләләр.

Галерея үзгәртү

Шулай ук карагыз үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

Тышкы сылтамалар үзгәртү