Бадрина́тх (ингл. Badrinath, һинди बद्रीनाथ) — Һиндстанда, Уттаракханд штатында, Чамоли даирәсендә шәһәр. Алакнанда елгасы ярлары буенда, Гархвал калкулыкларында, Ришикештан 301 км га төньякка таба урнашкан. Нар һәм Нараяна арасында Нилкантха тавы күләгәсендә ята. Бадринатх - ул изге Һинд дине шәһәре. Изге урын буларак язмаларда һәм риваятьләрдә меңнәрчә еллар буена искә алына. Ул Чар-дхам (санскр. चार धाम, «дүрт сыену урыны») маршруты буенча дини сәяхәт кылу буенча дүрт шәһәрләрнең иң мөһиме. Риваять буенча монда Ведалар язылган булган һәм күп пураналар язылган.[1]. Соңгы вакытларда Бадринатх популярлыгы берничә мәртәбә арткан: 2006 ел буена 600 000 дини сәфәр кылучы.[2] против 90 676 в 1961 году[3]. Бадри монда күп үскән җиләкне аңлата, натх "иясе" дигән сүзне аңлата. Бадри шулай ук җиләкләре ашарга яраклы булган ююба агачының Санскрит телендәге атамасы булып тора. Бадринатх территориясе Һинд дине язмаларында Бадари (санскр. बदरि, санскр. (IAST) badari) яки Бадарикашрама (санскр. बदरिकाश्रम, санскр. (IAST) badarikāśrama), яки Бадарика ашрамасы булып искә алына. Бу урын бигрәк тә Нара-Нараяна чагылышындагы Вишну Ходаена табынучылар өчен изге булып тора; бу аватараны монда шулай атыйлар да - Бадринатх яки Бадринараяна. Шәһәрнең иң күркәм урыны булып Вишну Ходаена багышланган Бадринатха гыйбадәтханәсе тора. Бу урын Вайшнавизм тарафдарларының изге урыны булып тора. Риваять буенча, шәһәрнең нигезләүчесе булып саналган Шанкара, Алакнанда елгасында шалаграма-муртидан (ташка әверелгән кабырчык) ясалган Бадринараянаның таш сынын тапкан,- хәзер бу Бадринатхның төп изге әйберләрнең берсе булып тора. Башта ул аны Тапт Кунд кайнар чишмәләре янында мәгарәдә саклаган. XVI гасырда ук Гархвалның патшасы муртины (сынны) хәзерге гыйбадәтханәгә күчергән. Бер риваять буенча Ганга алиһәсе Сурьяванш патшасы Бхагиратха үтенече буенча җәфа чиккән кешелеккә ярдәм өчен Җиргә иңгәч, Җир аның төшүенә чыдый алмаган. Шуңа күрә Ганга ике изге каналга бүленгән булган, шуларның берсе Алакнанда булган. Башка риваять буенча атаманы Бадри куаклыкларыннан чыгара һәм Вишну Ходае медитацияләгәндә, аның сөйгәне Лакшми аның янында торып кыздыручы Кояш нурларыннан саклап торып үзе Бадрига әйләнеп "Бадри Вишал" дигән исем алган, ә аның раббы (Натх) Бадринатх булган. Бадринатх тирәсендәге таулар Махабхаратада искә алынганда, Пандавалар Сваргарохини дип аталган (турыдан туры "Күккә Менү Урыны" мәгънәсендә) көнбатыш Гархвалда пик авышлыкларына менгәндә бер-бер артлы сүлпәнләнгәндә. Пандавалар Сваргага (күккә) юлларында Бадринатх һәм Бадринатхтан 4 км төньякта булган Мана шәһәрчеге аша узганнар. Шулай ук Манада, риваять буенча Вьяса Махабхаратаны язган мәгарә бар. Бадринатх тирәсендәге урыннар Падма Пуранада рухи хәзинәләргә мул дип әйтелә.

right Бадринатх Һинд динен тотучыларның иң популяр һәм изге шәһәрләрнең берсе, Һиндстанда Уттарахандта урнашкан.
right Бадринатх гыйбадәтханәсе төнлә ябылу церемониясеннән соң.

Бу мәкалә тулысынча яки өлешчә төп нөсхәсе Рус Википедиясендәге «Бадринатх» мәкаләсе нигезендә ясалды.
Авторлар исемлеген төп мәкаләнең үзгәртүләр тарихы битеннән карый аласыз.

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Индуизм. Джайнизм. Сикхизм / Под общ.ред. М. Ф. Альбедиль и А. М. Дубянского. — М.: Республика, 1996. — ISBN 5-250-02557-9.
  2. The Hindu newspaper, November 17, 2006
  3. Nautiyal, Govind Prasad, Call of Badrinath, Shri Badrinath-Kedarnath Temples Committee, 1962