Чунилал Бхагвандас Мадан Queen's Counsel (Патшабикәнең киңәшчесе) (туганда исеме Чунилал Бхагвандас Бхусри; 1912 елның 11 ноябре – 1989 елның 22 сентябре) - Кениянең элеккеге Юстиция Шефы.[1] Ул 1985–1986 еллар арасында хезмәт иткән һәм аның варисы Юстициянең Сесил Хенри Этельвуд Миллер булган.

Биографиясе үзгәртү

Бхусри Найробида, Кениядә 1912 елда туган булган. Ул Лондонга күчеп Миддл Темплга кергәнче Дәүләт Һинд Мәктәбендә укыган. Ул мәхкәмәдә аргумент бирергә хокукына 1935 елда Лондонда алган булган һәм Кениягә кайткач ул Югары Мәхкәмәгә 1936 елда адвокат буларак кабул ителгән булган.[2] Ул Бхусри урыына Мадан фамилиясен 1937 елда алган.[3] Ул Найроби Шәһәр Киңәшмәсенә 1937 һәм 1948 еллар арасында сайланган булган һәм Кениянең Закон Бирү Киңәшмәсенә 1948 һәм 1961 еллар арасында сайланган булган.[4] 1955 елда Мадан Коммерция һәм Сәнәгать Министрлыгында Парламент Сәркатибе булган һәм киләсе елда ул портфолиосыз Азия Министры булган.[5] Ул Кения Закон Җәмгыятенең Сәркатибе итеп беренче мәртәбә 1957 елда һәм яңадан 1960-ынчы елда сайланган булган.

In 1957 елда ул Патшаның Киңәшчесе булган. Ул 1961 елда Югары Мәхкәмәгә кече судья итеп билгеләнеп, Кениядә беренче даими Азия чыгышлы судьясы булган.[6] 1977 елда ул Апелляция мәхкәмәсенә билгеләнгән булган, соңрак ул аның рәис судьясы булган. 1985 елда ул Альфред Симпсонның варисы булып Кениянед Юстиция Шефы булган. Ул роленда 1986 елга кадәр булган, шунда ул мәҗбури пенсиягә китү яшенә җиткәч пенсиягә чыккан.[7] Ул Кениядә 1989 елда үлгән.

Шулай ук карагыз үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. архив күчермәсе (PDF), archived from the original (PDF) on 2014-11-29, retrieved 2019-03-16 
  2. Judiciary - About us. әлеге чыганактан 2018-02-06 архивланды. 2019-03-16 тикшерелгән.
  3. Kenya Gazette - 30 Mar 1937 - Page 447
  4. Who's who in East Africa, Marco Surveys, 1967, p.85
  5. East Africa and Rhodesia, Volume 33, Africana., 1957, p.1743
  6. Robert G. Gregory, Quest for Equality: Asian Politics in East Africa, 1900-1967, Orient Blackswan, 1993,p.75
  7. Charles Hornsby, Kenya: A History Since Independence, I.B.Tauris, 30 Apr 2013, p.407