Тхирували-Тхирунагари

Тхирували-Тхирунагари Һиндстанда, Тамил Надуда, Нагапатнам районында, Лакшми Нарасимхан, Ведараджан (Вишнуга) һәм Амиртагатавалли, Амиртавалли (Лакшмига) багышланган ике гыйбадәтханә. Координаталары - 11°13'32N 79°47'58O, Дравид архитектурасы. Тхирували - Тхирунагари Гыйбадәтханәләрe Һиндстан, Тамил Наду, Сиркалидан 10 км да һәм бер-берсеннән 5 км да урнашкан Ходай Вишнуга багышланган парлы Һинд дине гыйбадәтханәләре. Ул изге шагыйрьләр яки Алварлар тарафыннан хөрмәт ителгән 108 Вишну гыйбадәтханәләрнең берсе.[1] Башка бер генә гыйбадәтханә искә алынган Дивьядешамнардан аермалы буларак, бу пар гыйбадәтханәләр барлык 41 паасурамнарда (шигырьләрдә) искә алына. Бу гыйбадәтханәләр Тхенкалаи гыйбадәт кылу рәвешен дәвам иттерәләр.
Ул Нангур Вишну Гыйбадәтханәләре белән һәм Тхирумангаи Алвар туу урыны белән якын ассоциацияләнә.

Тхирували үзгәртү

Ажагиясингар Гыйбадәтханәсенең көнбатышка карый торган кечкенә изге урыны бар. Бу авылда Тхирумангаи Алварның хатыны Шри Кумудавалли наачияр үскән.

Тхирунагари үзгәртү

Бу урын Тхирумангаи Алварның туу урыны. Ведараджан Гыйбадәтханәсенең 7-яруслы гопурамы һәм күтәрелгән корылмасы бар. Гыйбадәтханә агачы (Кодимарам) төп Ходайга караган башка гыйбадәтханәләрдән аермалы буларак, монда кодимарам Тхирумангаи Алварның изге урынына төбәлеп тора.

Фестиваль үзгәртү

Тхирумангаи Алвар Мангаласасана утсавам (фестивале)[2] Тхаи (Янв-Февр) аенда була, монда 11 Гаруда севайны күреп була торган карарга мавыктыргыч булган чарага шәһид булырга мөмкин, монда Гарудага атланып Тхирунангурга 11 Тхирунаангур Дивьядешам изге урыныннан пот сурәтләре китерелә. Хамса Ваханам (палакинында) гыйбадәтханәгә шулай ук Тхирумангай Алвар сыны китерелә һәм бу 11 гыйбадәтханәдә дә аның паасурамнары (шигырьләре) укыла. Тхирумангаи Алварның һәм аның хатыны Шри Кумудавалли наачиярның утсаварлары паланкиннарда һәрбер 11 гыйбадәтханәгә төбәктәге дөге кырлары аша китерелә. 11 Дивьядешамның Һәрберсенә багышланган паасурамнар (шигырьләр) тиешле гыйбадәтханәләрдә укыла. Бу төбәктә фестивальләрнең иң әһәмиятлесе һәм ул меңнәрчә зиярәт кылучыларны җәлеп итә.

Искәрмәләр үзгәртү

Тышкы сылтамалар үзгәртү

  1. Hindu Pilgrimage: A Journey Through the Holy Places of Hindus All Over India. Sunita Pant Bansal.
  2. Garuda Sevai', [1]. 19 август 2011 тикшерелде.